Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 19 гыйнвар – Качману бәйрәме

    Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Үзенең тарихы белән IV гасырга барып тоташып, чиркәүләрдә гыйбадәт кылып, якын кешеләр белән мул табын артында уздырылучы зур бәйрәм - пәйгамбәр Гайсә Коткаручының туган көне, ягъни Раштуа (Рождество)дан соң 12 көнгә...

    Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, йолалары, дини бәйрәмнәре була. Ә менә православие дине вәкилләре өчен гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Үзенең тарихы белән IV гасырга барып тоташып, чиркәүләрдә гыйбадәт кылып, якын кешеләр белән мул табын артында уздырылучы зур бәйрәм - пәйгамбәр Гайсә Коткаручының туган көне, ягъни Раштуа (Рождество)дан соң 12 көнгә сузылган Нардуган билгеләп үтелә. "Кояш туган" дигән мәгънәне аңлатучы әлеге календарь бәйрәм Иске Яңа елга кадәр дәвам итте. Бу көннәрдә халык телендә "бабайлар" дип аталучы нардуганчылар кеше танымаслык булып киенеп йорттан-йортка йөриләр, һәркемгә үзләренең изге теләкләрен ирештерәләр.

    Качману - бөек бәйрәм

    Яңа календарь буенча 19 гыйнварда Качману бәйрәм ителә. Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, Качмануны икенче төрле Белем бирү көне һәм Яктылык көне дип тә йөртәләр икән. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә инде бәйрәм көнендә чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия икән. Бу хакта изге Иоанн Златоуст IV гасырда ук болай дип язып калдырган ди: "Христос чумылган һәм суны аруландырган, шуңа күрә Качману бәйрәмендә кешеләр төн уртасында изге суны өйләренә алып кайтып, ел буе саклыйлар. Су вакыт узу белән хәтта ике-өч ел торса да бозылмый". Ә инде Качмануда бәкегә төшеп су коенсаң, бик күп гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану яши.

    Иң мөһиме - ышаныч!

    Районыбызның Кызыл Тау авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Түбән Чурада гомер кичерүче Анна Степанова җирлек халкына яхшы таныш. Югары Чура чиркәвендә көйләп келәү әйтүчеләрнең берсе ул.

    -Мин моннан 43 ел элек дини гаиләгә килен булып төштем. Әнкәйнең дини китаплары бик күп иде. Ул мине акрынлап аларның серләренә төшендерә башлады. Башта бер дә өйрәнә алырмын шикелле түгел иде, әмма чын күңелдән теләсәң, барысын да булдырасың икән ул. Чиркәүгә йөри башлагач, күңелгә аеруча рәхәтлек иңүен сиздем. Бераздан көйләп келәү әйтә башладым, - ди ул.

    Анна ханым 33 ел мәктәптә пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше Иван абый белән өч ул тәрбияләп үстерәләр алар. Николай һәм Анатолийның инде үз гаиләләре, балалары үсеп килә. Төпчекләре Виталий исә әти-әнисе янәшәсендә. Авылларыннан берничә чакрым ераклыктагы Югары Чура авылындагы гыйбадәт йортына Анна апаны атна саен уллары машина белән алып бара икән.

    -Дини бәйрәмнәр вакытында иптәшем Иванны да үзем белән ияртәм, - ди Анна апа. - Югары Чурада соңгы вакытта яшьләр дә дингә тартыла башлады. Бу, әлбәттә, бик сөенечле хәл. Безгә алмаш бит алар.

    Анна Степанова безгә Качману белән бәйле йолалар турында да сөйләде:

    -Качмануга каршы көнне бар халык бердәм булып авылның "Изге чишмә"сеннән чиркәүгә су ташый. Су алып кайтканда савытның өслеге капланган булырга тиеш. Икенче көнне иртә белән һәркем дин йортына гыйбадәт кылырга җыела. Филипп атакайның вәгазен тыңлаганнан соң, көйләп келәү әйтелә. Төрле шәһәрләрдән, күрше-тирә районнардан да авылдашлар, кунаклар кайта. Алар барысы да үзләре белән чиркәүдә изгеләндерелгән суны салып алып китәләр.

    Без исә, җыру көйләп, Филипп атакай белән бергә бәкедәге суны изгеләндерергә су буена төшәбез. Атакай кач ярдәмендә суны сафландырганнан соң, суга чумулар башлана.

    Ә инде суга килсәк, ул, чыннан да, тәмен һәм файдалы үзенчәлекләрен югалтмый. Безнең узган елгы суыбыз да бетмәде әле, яңа гына чишмәдән алып кайткан төсле... Әлеге суны мең чирдән дәва бирә, дип белми әйтмиләр. Аның балаларга күз тиюдән дә файдасы зур. Мин, гадәттә, оныкларым көйсезләнә башласалар: "И ходаем, балага сихәт бир", - дип, суны аларның йөзләренә бөрким. Файдасы бар, изрәп йоклап китәләр. Иң мөһиме- ышанырга кирәк!

    "Качмануда су җылы була"

    Качмануда көн ел саен диярлек шул дәрәҗәдә салкын була ки, бәкегә чумучыларны күрүгә үк гәүдәгә каз тәннәре чемердәп чыга. Ир-егетләр генә түгел, хәтта гүзәл затлар да төшә бит әле ул пар күтәрелеп торучы салкын сулы бәкегә! Үзләренең тешләре-тешкә тиеп, калтырансалар да, сынатмыйлар...

    Үрәсбаш авылыннан бертуган Владислав һәм Василий Сафаровлар бозлы суга инде берничә ел рәттән чумалар икән. Спортны үз итүче, көрәшче егетләр белән элемтәгә кердек.

    -Чын дөресен әйткәндә, суга кергәнче бераз куркыта ул. Әмма аннан чыккач алган тәэсирләрне әйтеп-аңлатып бетерерлек түгел - тән ут кебек кызыша, үзеңдә җиңеллек тоясың, эчке дөньяң да чистарынып калгандай була, - ди Владислав. - Качмануда су җылы була, бәкегә төшкәч тә суның салкынлыгы сизелми ул, аннан чыккач кына бераз туңдыра. Узган ел Вячеслав Муртазов, Артем, Игорь һәм Алик Михайловлар белән бергә Югары Чура авылындагы бәкегә бардым. Су буенда киенү-чишенү өчен шалаш ясап куйганнар иде. Суга чумып чыгучыларны кайнар чәй һәм майда кызарып пешкән коймаклар көтте. Көннең салкынлыгы -26 градус иде, су исә 2 градус җылы булгандыр, мөгаен. Суга өч тапкыр кач кылып чумасың да, күтәреләсең - аннан да рәхәте юк!

    Салкын суга чумуга карамастан, егетләрнең икенче көнгә беркайчан авырганнары юк икән.

    -Без икебез дә Кукмара беренче гимназиясен тәмамладык. Анда спорт секциясенә йөреп, үзебезне тагын да чыныктырдык. Көрәш белән исә кечкенәдән мавыгабыз, хәзер дә вакыт табып, турнирларда катнашырга тырышабыз, - диләр егетләр. - Сәламәтлек - иң зур байлык бит ул!

    Сүз уңаеннан: Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак. Югары Чурада массакүләм суга чуму 19 гыйнварда, көндезге сәгать 10.00дә башлана.

    Белеп тор!

    -Табиблар суга чумуны кискен һәм хроник (көчәйгән чорында) чирләр - тамак-борын ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы, шикәр, күз, сулыш органнары, ашказаны, тире авырулары булган кешеләргә керергә ярамавын искәртә.

    -Суга чуму бары тик махсус җиһазландырып ясалган бәкеләрдә һәм янәшәдә коткаручылар булган очракта гына рөхсәт ителә.

    -Бәкегә чумганчы бераз йөгереп, сикергәләп алып тәнне җылытырга кирәк.

    -Баш мие тамырларының рефлектор кысылуын булдырмас өчен суга баш белән чумып түгел, ә муенга кадәр генә керү зарур.

    -Су эчендә 1 минуттан артык торырга ярамый.

    -Бәкедә чумынып чыкканнан соң, махер сөлге белән тән кызарганчы сөртенергә һәм тиз арада коры кием кияргә кирәк.

    -Җиләк-җимешләр салып ясалган кайнар чәй эчү иммун системасын ныгытуда ярдәм итәчәк.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: