Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Зур Сәрдек авылыннан Фәтхуллиннар март аеннан бирле үзләре үстергән кыяр ашый

    Гөлүсә Зур Сәрдек авылыннан, ә менә аның тормыш иптәше Ренат – чып-чын шәһәр егете

    Эх, тизрәк җәй җитсен иде! Кышкы салкыннардан соң һәркемнең күңеле җылы, якты, “тәмле” җәйгә ашкынадыр ул. Ә Зур Сәрдек авылыннан Гөлүсә һәм Ренат Фәтхуллиннар хуҗалыгына күптәннән җәй килгән инде. Ничек, дисезме? Теплицаларында егерме градус җылылык, кыярлар өлгергән, бәрхет гөлләре чәчәк атып утыра, шөпшәләр безелди... Без дә “җәйдә” кунакта булып кайттык. 

    Шәһәрдә ямь тапмадык

    Гөлүсә Зур Сәрдек авылыннан, ә менә аның тормыш иптәше Ренат – чып-чын шәһәр егете, Казанда туган, шунда үскән, белем алган... Бөтен яшьләр калага таба агылган заманда Ренат, киресенчә, авыл тормышын сайлап, үзенең хыялын чынга ашырган. Ә хыялы исә бик гади – теплица булдырып, анда яшелчәләр үстерү. Әмма әлеге теләген тормышка ашырганчы, шактый урау юллар үтәргә туры килгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул укыту-җитештерү комбинатында тегүче һөнәрен үзләштергән. 

    - Бу һөнәрне нәрсәгә сайлаганымны үзем дә белмим, заманасына күрә модада булгандыр инде, чөнки кибетләрдә әйбер юк, кием-салымны да үзебез тегеп кия идек. Ул вакытларда теккән киң балаклы чалбарлар һаман да истә әле, - дип елмая Ренат, яшьлек елларын искә алып. – Уку йортын тәмамлагач, бераз һөнәрем буенча эшләдем, аннан армиягә алындым. Ватан алдындагы бурычны үтәп кайтканнан соң, төрле эшләрдә хезмәт куйдым. Әмма соңгы егерме елда кулга энә тоткан юк инде. 

    Ренат белән Гөлүсәне авыл таныштырган. Шәһәр егете Зур Сәрдеккә кунакка кайтып йөргән икән. 

    - Мин аны ике ел армиядән көтеп алдым. Әй, сез минем солдат хатларын укысагыз! – дип сүзгә кушыла Гөлүсә. – Ул чакларда кәрәзле телефоннар юк, матур итеп хатлар сырлый идем. Язарга электән яраттым. Мәктәптә укыганда район газетасында мәкаләләрем дә басылгалады. Бик актив идек без, авыл мәдәният йортында үткәрелгән төрле чараларда катнаштык, алып баручы да булдым. Хыялым да журналистика буенча укырга керү иде. Әмма өйдәгеләр, ул бит хатын-кыз эше түгел дигәч, медицина көллиятен сайладым, шулай ук, читтән торып, Яр Чаллының педагогика институтында белем алдым. Көллиятне тәмамлаганнан соң, Казанның психо-неврология интернатына эшкә урнаштым. 

    Солдат туган якларына әйләнеп кайтканнан соң, яшьләр гаилә корып җибәрә, әмма шәһәр җирендә тормыш итү бер дә ансат булмый. 

    - Казанда үз фатирыбыз булмагач, вакытлыча торак алып торган өчен зур суммада акча түләргә кирәк иде, ә ул елларны хезмәт хакларын вакытында бирми интектерделәр, - диде Гөлүсә, күңелендәге хатирәләрне яңартып. – Туганнар, авылга кайтмыйсызмы соң, дип киңәш иттеләр, Ренат та бик теләп ризалашты. Кеше авылда акча, эш юк, дип зарланырга ярата, бу сүзләр белән бер дә килешәсе килми. Ялкау булмасаң, җир ашата ул, иренмәскә генә кирәк. 

    Шулай итеп, икенче балаларына бер яшь тулгач, яшь гаилә авылга кайтып  төпләнергә карар кыла. Ул вакытта Гөлүсәнең бертуганнарының үз тормышлары, төп йортта исә әти-әнисе һәм әбисе калган була. Ә Гөлүсәнең әнисе Гөлфәрүз апа Зур Сәрдек җирлеге халкына яхшы таныш: ул озак еллар гимназиядә физика фәненнән белем бирде. 

    Авыл ялкауларны яратмый

    Реклама

    Авылга кайтып урнашкач, Ренат төрле эшләрдә хезмәт куя, ишекләр, йорт җиһазлары ясый, йөк төяүче дә була... Балта эше белән йөргәндә, түбәдән егылып төшеп, үкчәсенә зыян килә. Шуннан соң бер ел тирәсе эшләгәч, су кертү белән шөгыльләнә башлый. Хәзерге вакытта  балалар бакчасында каравылчы булып тора. “Биеклеккә караганда җирдә йөрү ышанычлырак икән дип уйладым”, - ди ул, бу турыда шаяртып. Гөлүсә исә авыл китапханәсендә эшләгән, ә 2007 елдан ул Зур Сәрдек авылындагы “Әкият” балалар бакчасын җитәкли. 

    - Теплица исә - безнең хобби, күңелебезгә рәхәтлек китерә торган, кызыклы хезмәт. Аны төзегәндә, әзрәк эшләрбез дә туйдырыр, күңел басылыр, дип уйлаган идек. Шуңа күрә, сүтәргә җайлы булсын өчен, каркасын да агач материаллардан гына җыйдык, фундаментка да утыртмадык, - диде Ренат. - Туйдырамы соң?! Киресенчә, бу эш бик мавыктыргыч булып чыкты. Теплицада рәхәтләнеп эшлибез, вакыт үткәрәбез, тере табигать бит. Балалар да булыша. Көннәр буе компьютер, телефоннарда утырмасыннар өчен аларга бер шөгыль булып тора. Аларны кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләргә кирәк дип уйлыйбыз, эшләгәнне күреп үссеннәр.

    Олы  уллары Булат - буй җиткән егет,  читтән торып югары уку йортында укый, автосалонда эшли икән. Уртанчысы Самат – 4нче урта мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы, авыл тормышы белән кызыксына, мал-туар арасында кайнашырга ярата, диделәр. Ә төпчекләре Азат беренче гимназиядә белем ала, икенче сыйныф укучысы. Музыка мәктәбенә йөри,  биш яшьтән бирле музыка белән кызыксына, диде әти-әнисе. 

    Фәтхуллиннарның теплица төзегәннәренә быел дүртенче ел киткән. Ул 18гә 6 метр мәйданны алып тора. Беренче елны өстен гади пленка белән каплаган булганнар, ә аннан соң кешеләрдән сораша, белешә торгач, махсус чыдамлы пленка бар икәнен ишеткәннәр. Әлбәттә, аның бәясе якынча өч мәртәбә кыйммәтрәк, әмма ул биш ел хезмәт итүгә исәпләнгән, диделәр. Кыш көне өстеннән карын чистарталар, ә теплица җылытыла башлагач, ул үзе эреп төшеп бара икән. 

    - Теплицада эш гыйнвар уртасында башланып, көзгә кадәр дәвам итә. Башта теплицаны утын ягып җылыта идек. Өч урында мич торды. Учак сүнмәсен дип карап, күзәтеп торырга уңайлы булсын өчен ике ел шушында сәке куеп йокладым, - диде Ренат. – Хәзер исә икенче мич урнаштырдык. Аны Краснодар якларыннан кайтарттык. Ул тотылган ягулык-майлау материаллары ягып җылыта, автоматлаштырылган, әгәр төрле сәбәпләр аркасында сүнә икән, телефонга смс хәбәр килә. Бик җайлы, борчылып торасы юк. 

    Алар кыяр үстерү серләрен китаплардан укып та өйрәнгәннәр. Кыярның “Эстафета” дигән сортына өстенлек бирәләр, беренче елны аны кешеләр аркылы тапкан булсалар, хәзер, заказ биреп, почта аша кайтарталар. Ул - махсус теплица сорты, суыкларга, күләгәгә дә чыдамлы, уңышы да күп була, карап-тәрбияләп торсаң, көзгә кадәр кыярдан өзелмисең, тозларга да бик әйбәт, диде хуҗабикә. Бу - бөҗәкләр ярдәмендә серкәләнә торган сорт, шуңа күрә Казаннан махсус шөпшәләр кайтартабыз, дип аңлаттылар. Тик алар бик кыска гомерле, бер ай ярым гына яшәп калалар икән. Орлыкларны яңа ел бәйрәмнәреннән соң иң элек өйдә пластик стаканнарга чәчәләр, шул ук вакытта теплицаны да җылыта башлыйлар. Туфракны исә уңышны җыеп алганнан соң көздән әзерләп калдыралар. Бу эш балаларга йөкләнгән, алар иске балчыкны чыгаралар һәм аның урынына черемә кертәләр. Теплицада чүпне бер тапкыр гына утыйлар, кыярларның яфраклары җәелеп киткәннән соң, башка үлән үсми икән. Кыярны җыйган вакытта яфракларын кисеп баралар, бары тик яңгырлы көнне генә тияргә ярамый, диделәр. 

    150 төп кыяр - азмы ул, күпме ул?

    - Биредә йөз илле төп кыяр утыртылды. Мартның егермеләрендә беренче уңыштан авыз иттек. Бу яшелчә дымлы, җылы һава ярата, температураны уналты градустан да түбән төшерергә ярамый, шуңа күрә без егерме градус җылылыкны сакларга тырышабыз, һава йөрешен көйләр өчен җилләткеч тә урнаштырдык. Теплицага су кергән, коены үзебез борауладык, - ди хуҗабикә. – Ә икенче кечкенә теплицада чәчәк үсентеләре урын алган. Аларны балалар бакчасының әйләнә-тирәсен бизәргә алып барам, анда да күп кирәк бит. Шулай ук помидор, борыч, баклажан үсентеләре бар. Ян бакчада исә җиләк, печән үсә. Бәрәңгене үзебезгә кирәк хәтле генә утыртабыз. Кечкенә генә җирдә булгач, аны әйбәтләп карыйбыз, игътибар зур була, шуңа күрә уңышны да яхшы бирә. 

    Әле Фәтхуллиннарның ике сыер, бозаулар, тавык-чебешләр асравы турында да әйтергә кирәк. Хуҗабикә сыерларны кул белән савам, бер авырлыгы да юк, иң мөһиме - үзебез җитештергән табигый сөт эчәбез, эремчек, каймак ашыйбыз, диде. Аның матур итеп буялган, ясалган тырнакларына карап куйдым. Вакытыңны тигез бүлсәң, шулкадәр хуҗалыкны алып барырга һәм үз-үзеңне карап-тәрбияләп торырга да була икән бит. Билгеле, йорт-кура тирәсендәге эшләрдә әби-бабайның да ярдәме бик зур, диделәр. Шулай булмый ни, өлкәннәрнең киңәше генә дә алтын бәясенә торырлык бит. 

    Фәтхуллиннар гаиләсенең тырышлыгына, чыннан да, сокланырлык. Кемдер тормыштан зарланып, гаеплеләрне эзләгәндә, алар җир җимертеп гомер итәләр. Көнне таң белән каршылап, барысына да өлгерә алар. Яшелчәсен дә үстерәләр, терлеген дә асрыйлар, дәүләт эшендә хезмәт куярга, өч улларына белем һәм тәрбия бирергә дә җитешәләр. Әле Ренат, хыялын дәвам итеп, теплицаны зурайту турында да уйлана икән... Саулык кына булсын, диләр алар.

    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: