Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Ольга Рамазанова: Алты телдә рәхәтләнеп сөйләшәм

    "Тел белү, әлбәттә, һәрчак ярдәм итә", - ди ул

    Якташыбыз Ольга Рамазанова белән моннан өч ел элек Ош.Юмья урта мәктәбендә очрашырга туры килде. Казан аграр университетында белем бирүче бу көләч йөзле ханым Кытайдан килеп укучы татар яшьләрен кунакка алып кайткан иде. Әлеге очрашу бик күңелле булуы белән истә калды. Ольга Владимировна  белән  укучыларыбызны да таныштырырга булдык.

    Иң элек әнисе Любовь Степановна Иванова белән элемтәгә кердем.

    - Олы кызыбыз ул безнең, Казанда туды, - дип сөйләде ул телефоннан. – Мин үзем - авыл хуҗалыгы институтын, тормыш иптәшем Владимир Петрович университетның биология факультетын тәмамладык. Ул бер ел буе фәннәр академиясендә эшләде дә, гомеремне колбалар юып үткәрмим әле, дип, авылга кайтырга ният кылганын әйтте. Мин риза булдым, үзем дә авыл кызы бит, Сәрдәүчтә туып-үстем. Шулай итеп, Ош.Юмьяга кайтып урнаштык. Ольга,  шушы авыл мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, 1993 елда Казан педагогия  университетының чит телләр факультетына  укырга керде, инглиз теле төркеменә билгеләнде, ә мәктәптә немец телен өйрәнгән иде. Уку йортыннан кызыл дипломлы укытучы белгечлеген алып чыкты. Бүгенге көндә ул инде – филология фәннәре кандидаты.

    Әнә шундый гыйльми дәрәҗәгә ия якташыбыз бик тыйнак, мактануны сөйми.

    - Казан аграр университетында 1997 елның августыннан бирле эшлим. Чит телләр кафедрасы мөдире Гүзәл Гыйззәтова бик яхшы җитәкчем булды, - дип башлады ул әңгәмәне. Мин аңа сорау арты сорау яудырдым.

    - Инглиз телен ничек итеп иркенләп сөйләшерлек дәрәҗәдә үзләштерә алдыгыз?

    - Мин аны хәзергәчә өйрәнәм. Чит телләрне өйрәнү миңа бик ошый. Хәзер без олы кызым белән испан телен үзләштерәбез. Укытучыбыз – испан, русча белми. Инглиз телендә укыта.

    Абау, чит телне урау юллар аша өйрәнү була түгелме соң бу? Билгеле, моның өчен зур сәләт кирәк.

    - Чит ил студентларына рус телен ничек өйрәтәсез? Алар белән уртак телне ничек табасыз? Казанга кайсы илләрдән киләләр? - дип сораштыруымны дәвам итәм.

    - Рус телен чит тел буларак укыту бик кызыклы, җаваплы, әмма җиңел дип әйтмәс идем, - дип җавап бирә Ольга ханым. - Төрле студентлар бар. Кемгәдер тел - җиңел, кемгәдер бик авыр бирелә. Әмма иң мөһиме – барысы да  тырыша, аларның стимулы бар. Белем алырга күбесенчә якын чит илләрдән (элеккеге СССР республикалары), Төркиядән, Африка илләреннән киләләр.

    - Эшегез ошыймы?

    - Әйе, хезмәтемне бик нык яратам. Бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр белән эшләү ошый. Алардан шулкадәр күп якты хисләр һәм яхшы нәтиҗә аласың ки, шуннан җыелган  рухи  көч озакка җитәргә мөмкин.

    Әңгәмәдәшемнең гаилә хәле турында да сораштым. Үз авылларындагы Рамазановлар гаиләсенә килен булып килгән ул. Искиткеч яхшы кешеләр, дип телгә алды аларны. Үзенең гаилә тормышыннан бик канәгать. Тормыш иптәше Дмитрий барлык уйланган эшләрендә ярдәм итә, сабыр һәм кайгыртучан ир һәм әти икән. Ике кыз һәм ул үстерәләр. Балаларның барысы да спорт белән дус, бииләр, музыкага сәләтле, уен коралларында уйныйлар һәм, әлбәттә, инглиз телен яраталар, ди.

    - Туган авылыгызны, төп йортны сагынасызмы, еш кайтып йөрисезме? Туган якларыгыз тагын ни белән кадерле сезгә? – дип, сөйләшүебезне дәвам итәм.

    - Мин – үземнең гаиләмә, Ватаныма бик бирелгән кеше. Без, биш бала, әти-әни йортында еш кына бергә җыелабыз, үзебезнең гаилә традицияләре бар. Балаларыбыз да очрашырга бик ярата, күз яшьләре белән аерылышалар. Барыбыз  җыелгач, 25 кеше булабыз. Бу бәхет түгелмени?!

    - Чит илләрдә булганыгыз бармы? Инглиз телен белүегезнең кирәге чыктымы? Башка илләргә, әйтик, Америка Кушма Штатларына яки Англиягә китәргә теләгегез юкмы?

    - Әйе, без сәяхәт итәргә тырышабыз.  Тел белү, әлбәттә, һәрчак ярдәм итә. Әмма башка илгә күченеп китү теләгем беркайчан да булмады. Мин үз нәсел тамырларыма, туган йортыма  бәйләнгән. Авылга җыенганда ирем белән әле хәзергәчә: “корка бертиськом”, ягъни “өйгә кайтабыз”, дибез.

    - Сезнең милләтегез нинди һәм ничә тел беләсез?

    - Мин – керәшен. Билингваль, ягъни берничә телне яхшы белүче гаиләдә үстем, шуңа күрә чит телләрне өйрәнү миңа җиңел бирелә. Мин удмурт, татар, инглиз, төрек, француз, немец белән рәхәтләнеп сөйләшә алам. Телләр белү - зур байлык ул. Шулай итеп, мин – бай кеше!
    Мондый якташларыбыз белән, әлбәттә, горурланырлык. Нәселләрендә халыклар, милләтләр дуслыгы чагыла: удмуртлар да, рус та бар.

    - Барлык балаларыбыз удмуртча, татарча, русча чиста сөйләшәләр, - диләр Любовь Степановна һәм Владимир Петрович Ивановлар. Барысы да югары белемле икән. Алексей Ижау шәһәрендә төпләнгән, хезмәте бик җаваплы: хирург-онколог булып эшли. Людмила Ош.Юмья урта мәктәбенең Иске Юмьядагы филиалында башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә, инглиз телен дә өйрәтә,  башта өстәп немец телен укыткан. Сергей хәтта ике югары уку йортын тәмамлаган: педагогия университетын һәм төзелеш академиясен, Алина авыл хуҗалыгы академиясендә белем алган. Һәркайсы гаиләле. Бәхетле әби-бабайны 13 онык белән сөендергәннәр. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, оныклар да тормышта, һичшиксез, зур дәрәҗәләргә ирешерләр.

    - Ходай бәхет-тәүфыйкларын бирсен. Дөньялар тыныч булып, исән-имин яшәргә язсын, - дип тели Любовь Степановна. Теләкләре кабул булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: