Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вахит авылыннан Ринат Габидуллин үзенә трактор ясаган

Трактор якынча 15 мең сумга төшкән

Тимерче – иң борынгы һөнәрләрнең берседер, мөгаен. Элек-электән һәр авылда диярлек тимерче алачыгы эшләгән, ә яхшы останың башкалар алдында дәрәҗәсе дә зур булган, даны еракларга таралган. Соңгы елларда әлеге һөнәр белән кызыксынучылар кими бара, яшьләр җиңелрәк хезмәт сайлый. Ә Вахит авылыннан Ринат Габидуллин 26 ел буе тимерче хезмәтенең игелеген күреп яши. Эштә генә түгел, йорт-кура тирәсендә дә әлеге һөнәр күнекмәләре бик ярап куя, ди.

Без барган вакытта Ринатның чираттагы еллык ялга туктаган вакыты иде.

- Иртә яздан кара көзгә хәтле минем дә урак өсте бит. Техника ватылмыйча тормый, шуңа күрә башкалар эшләгәндә ял итеп булмый, - диде ул, елмаеп.

Ринат тимерче һөнәренә үзлегеннән өйрәнгән. Янил урта мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Кукмара аграр көллиятендә (ул вакытта Янил училищесы – авт.) тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән. Аны тәмамлап, кулына диплом алгач, икенче көнне үк Новосибирскка армия хезмәтенә җибәрелгән. Ә Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, яшь егет Вахитов исемендәге хуҗалыкта эшли башлаган.

- Миңа кадәр анда тимерче булып Әмир абый хезмәт куйган. Ул берничә ай миңа беренче эш алымнарын күрсәтте. Калганын тора-бара үзлегемнән өйрәндем, - диде Ринат, яшь вакытларын искә алып.

Ринатның әлеге һөнәргә кулы ятып тора. Хезмәттәшләре дә аның булдыклылыгына сокланып карый. Ул үзе бу сәләтне әнисенең әтисе - Чишмәбаш авылыннан Сәгыйдулла Хисамиевтан бирелгәндер дип уйлый. Бабасы да заманында тирә-якка билгеле тимерче булган. Туганнан туган Рәшит абыйсы да тимерне җиңел буйсындырган.

Халык телендә тимерне кызуында сугалар, дисәләр дә, аның кызып өлгергән вакытын эләктереп калырга кирәк, дип сөйләде оста. Тимер кызып җитми икән, үзеңә авырга туры килә, ә  артык янып, очкыннар чыга башласа, ул бернигә яраксызга әйләнә.

- Бөтен әйберне дә төзекләндерергә була, дип уйлыйм: кыздырасың, эретәсең, турайтасың, ашалган җире булса, эретеп ябыштырасың. Һәр эшкә теләк белән тырышлык кына кирәк. Кайвакыт бер детальне ремонтлау өчен ярты сәгать тә җитә. Ә бу эштә иң авыры калын тимерне турайту, - диде тимерче. – Детальләрне игътибар белән ясарга тырышам, чөнки алар берсе дә арзан түгел, кайберләре 60-70 мең сум торырга мөмкин. Бигрәк тә хәзерге заманда, техникалар чит илнеке бит.

Ринатның кулыннан килмәгән эше юк: ул хуҗалыкта эретеп ябыштыру, шиномонтаж эшләрен дә башкара. Эретеп-ябыштыручы лаеклы ялга киткәннән соң, бу хезмәткә дә үзе алынган. Ул катлаулырак детальләрне ясый, яшьләргә җиңелрәкләрен бирәләр икән. Хәзер алар да остарды инде, булдыралар, диде әңгәмәдәшем. 

Яңа танышым өендә дә тик торырга яратмый. Тормыш иптәше Гөлнара белән терлек, кош-корт асрап гомер итәләр. “Авылда малсыз буламени?! Ике сыер, үгезләр тотабыз, хуҗалык печән, саламын, ашлыгын җитәрлек итеп бирә, сөтен сатсаң, акчасы да була”, - диделәр Габидуллиннар. Гөлнара да Вахитов исемендәге хуҗалыкта бозау караучы булып эшли. Ә олы кызлары Айгөл Казанда белем ала, кечкенәсе Алинә Янилдә сигезенче сыйныфта укый. Ринатка тимерче һөнәре үзенең шәхси хуҗалыгында да бик ярап куя. Хәзерге вакытта ул малларга урамда бәрәңге пешерү өчен  мич (халык телендә - буржуйка - авт.) ясауга керешкән.

- Быел язын менә шушы тракторны кордым, - диде оста, капка төбендә торган тимер атына күрсәтеп. – Аның алдына - “Ока”, артына “Жигули” машинасының тәгәрмәчләрен урнаштырдым, ә двигателе мотоблокныкы, руле дә “Ока”ныкы. Ул якынча унбиш мең сумга төште. Тракторга ике төрле прицеп ясадым. Берсе - гади арба, икенчесе төргәкле печән-салам ташый торган итеп көйләнгән. Хуҗалыкта эшләгән өчен бирелгән бер тоннадан артык ашлыкны да үземнең техника белән алып кайттым. Аның белән бөтен эшне дә башкарып була. Алга таба тагылма агрегатлар да ясарга планлаштырам, әлегә каток гына бар. Бер елны иптәш малайга чәчкеч ясаган идем, хәзер үземә дә кирәк.

Әлбәттә, бу әле Ринатның соңгы хезмәт җимешләре булмас. Аның осталыгына, булдыклылыгына сокланмый мөмкин түгел.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk