Укытучы да, оста бакчачы да: Кукмара районыннан Гөлназ Нәҗипованың мул уңыш серләре
Бакчага күңел җылысын салган кеше өчен һәр шытып чыккан орлык, һәр өлгергән җимеш — хезмәтнең иң кадерле нәтиҗәсе.
Укытучы һәм бакчачы
Аш-Буҗи авылында яшәүче Гөлназ Нәҗипова — ике дистә елдан артык педагогик эш тәҗрибәсе булган укытучы. Әмма күпләр аны үз эшенең остасы дип кенә түгел, уңган бакчачы буларак та яхшы белә.
Тырышлык, табигатькә мәхәббәт нәтиҗәсендә язмам героеның бакчасы ел саен һәркемне сокландырырлык матурлыкка һәм муллыкка күмелә.
— Без — кечкенәдән хуҗалык басуында бәрәңге, суган, чөгендер чүбе утап үскән буын. Җир, бакча эшенә, үсемлекләргә булган мәхәббәт тә шул вакытларда уянгандыр дип беләм. Өй янындагы бакчабыз шактый зур мәйданны били. Анда ел саен күп төрле яшелчәләр үстерәм, яңа сортларны сынап карыйм. Быел, мәсәлән, яфраклары кишернекенә охшаган помидор утырткан идем, хәзер инде җимешләре дә формалаша башлады. Тәме нинди булыр, ничек сакланыр — анысын уңыш өлгергәч күрербез, — ди Гөлназ.
Бакчада ни генә юк!
Хәвәскәр бакчачының сүзләренчә, соңгы еллардагы климат үзгәрешләре җылы яратучы культураларны да уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә. Әңгәмәдәшем кавын, карбыздан тыш, люффа (лиана шикелле үрмәләп үсүче үсемлек), әрмән кыяры, арахис чикләвеге дә утыртып караган.
— Люффаның формасы — озынча ташкабакка, ә тәме кыярга охшаган. Җимеше тулысынча өлгергәч, эчендәге йомшак өлеше кибә һәм сүскә әйләнә. Аннан көнкүрештә куллану өчен табигый мунчала ясарга мөмкин. Арахис чикләвеген исә интернет челтәрендәге язмалар буенча үстердем. Җиргә утыртканнан соң, аны даими рәвештә бәрәңге шикелле өеп торырга кирәк. Чәчәкләрен дә күмеп куясы. Берникадәр вакыттан сары чәчәкләре балчык эчендә чикләвеккә әйләнә, — ди ул.
Алга таба аның ташкабаклылар семьялыгына керүче момордика дигән тропик яшелчәне утыртып карыйсы килә. Соңгы вакытта кайбер кукмаралылар яратып кулланучы батат (баллы бәрәңге) үстерү теләге дә бар. Шулай ук бакчаның бер өлешендә дару үләннәре почмагы ясарга планлаштыра. Зәңгәр һәм сары мәтрүшкәләр инде үз урынын алды, тиздән калганнарына да чират җитәчәк, ди ул.
100 төп кәбестә
Гөлназ ханымның хуҗалыгында кәбестәнең төрледән-төрле сортлары үсә. Быел ул 100 төп тирәсе — гади, шулай ук чәчәкле, брюссель, брокколи һәм пекин кәбестәләре утырткан.
— Күпме генә шартын китереп утыртуга, тиешенчә тәрбияләүгә карамастан, берничә ел пекин кәбестәсен үстерә алмадым. Тырышлыгым юкка икәнен белгәч, Зур Сәрдек авылында яшәүче фермер Хәмзә абый Хисмәтуллинга мөрәҗәгать иттем. Ул миңа сортын дөрес сайларга кирәклеген әйтте, үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның киңәшләренә колак салып эшләгәч, узган ел пекин кәбестәсеннән шактый мул уңыш алдым. Быел да бер-бер артлы тезелеп киткән кәбестәләремә карап, сөенеп йөрим, — ди Гөлназ Шамил кызы.
Тәрбияләүгә килгәндә, әлеге төр яшелчәгә үсеш чорында берничә мәртәбә нашатырь спирты салынган су сибә икән. Ул корткычларны куркыту белән беррәттән, яшел массаны үстерергә дә ярдәм итә. Шулай ук агач көле белән дә тукландыра.
Пекин кәбестәсе тиз өлгерүе белән отышлы. Иртә язда утыртсаң, 40-45 көннән инде ике килограммлы кәбестәләрне җыеп аласың.
— Икенче партиянең кәлшәләрен мин июль аенда суган, сарымсаклар җыеп алынган түтәлләргә күчерәм. Алары инде август аенда җитешә. Кәбестәләрне, азык пленкасына төреп, салкынча урында 2-3 ай сакларга була. Әлеге төр яшелчә витаминнарга бай һәм тәмле. Без аны һәрдаим салатлар ясаганда кушабыз. Тулма (голубцы) өчен, яшелчәләр белән томалап пешерсәң дә менә дигән, — ди Гөлназ Нәҗипова.
Язмам герое бакчачылык эшендә халык сынамышларына игътибар бирүнең дә әһәмиятен билгеләп үтте. Ул балан чәчәк атмыйча яшелчәләрне җиргә күчереп утыртмый икән. Шулай ук шомырт чәчәк атканда да тиздән салкыннар киләчәге турында онытмаска кирәк!
Яраткан эш күңел тынычлыгы бирә
Райондашыбыз фикеренчә, бакчачылыкны яраткан кеше физик эш белән беррәттән, рухи азык, күңел тынычлыгы да ала.
— Үз кулларың белән утырткан яшелчәләрнең шытып чыгуын, үсеп китүен күзәтү, ә көзен мул уңыш җыеп алу белән килгән канәгатьлек хисен сүз белән генә аңлатып булмый. Табигать белән гармониядә яшәсәң, үсемлекләрне яратсаң, аларга күңел җылыңны бирсәң, һәр көнне хәлләрен белешеп чыксаң, кайчак өсләреннән сыйпап та алсаң, алар моңа үзләренчә җавап бирәләр. Бакча игътибарны бик ярата. Шуңа күрә күңел биреп башкарылган хезмәтнең нәтиҗәсе дә һәрчак мул була. Аннары үз бакчаңда үскән яшелчә, җиләкләрне бернинди сатып алынган җимешләр дә алыштыра алмый, — ди Гөлназ Нәҗипова.
Укытучы буларак, укучыларында табигатькә, хезмәткә һәм бакчачылыкка мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Аларны җир белән эшләүнең кадерен белергә, табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтә. Бакча ул — ял итү генә түгел, тырыш хезмәт белән гаиләгә өстәмә табыш та китерә ала торган урын. Шуңа күрә балалар кечкенәдән үк хезмәтнең нәтиҗәсен күреп үссеннәр, үз куллары белән үстергән уңышның кадерен белсеннәр иде дип тырыша.
Фото: Гөлназ Нәҗипованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев