Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Туембашта бер өйдә - дүрт буын

    Кайбер кешеләргә кергәч, үз өеңдәге шикелле рәхәтлек эченә чумасың да аннан һич кенә дә чыгасы килми. Туембаш авылында гомер кичерүче Әлмиевлар гаиләсендә дә нәкъ шулай. Үзгә бер уңай энергия, җылылык бөркелә аларның йортыннан.

     


    Туган ягым, нинди гүзәл син!

    1985 ел. Туембашта туып-үсеп, биредә матур гына гаилә корып җибәргән Факия һәм Назыйм Әлмиевлар, бәхет эзләп, Коми Республикасына керүче, Европаның иң көнчыгыш шәһәрләренең берсе булган Воркута якларына юл ала. 

    - Шәһәргә китеп урнашканда кызыбыз Гөлүзә туган иде инде. Берничә елдан улыбыз Нияз дөньяга аваз салды. Яшәү урыныбыз, эшебез яхшы. Бер караганда, үз көеңә рәхәтләнеп яшисе дә яшисе генә бит. Юк шул, күңел барыбер туган якка тартты, - ди Факия апа. - Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, дигәндәй, гүзәл табигатебезне, зифа буйлы ак каеннарны, авылны сагындык. Назыйм да зур калага ияләнә алмады. Төп нигездә үзләре генә калган әти белән әнине дә кызганып, биш елдан артык яшәгән шәһәрдән Туембашка кайтып төпләндек. Хәзер исә әлеге адым өчен сөенеп бетә алмыйбыз.

    Гаилә башлыгы күп еллар күмәк хуҗалыкта хезмәт куя, авыл җирлеге депутаты да булып тора. Ә Факия ханым 20 елга якын авыл җирлегендә бухгалтер булып эшли. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Бүгенге көндә авылның нәкъ уртасында, зур мәһабәт йортта гомер кичерә алар.

    Капка төбеннән үк чиста-пөхтәлеккә, бар җирдәге тәртипкә игътибар иттек. Ишегалдында да ник бер чүп әсәре булсын! Бакчалары чәчәккә күмелгән, яшелчәләре, җиләк-җимеш агачлары гөрләп үсеп утыра, абзар тулы мал-туар...

    - Пенсиядәге кешенең бер эше юк бит ул. Шуның өчен безнең дә күп вакытыбыз йорт-кура тирәсендә үтә. Балалар да булышалар, - ди Назыйм абый. – Авыл кешесе элек-электән терлек асрап көн күргән. Мин дә бик яратам алар тирәсендә кайнашырга. Сыерлар, тана, үгезләребез бар, вак-төяк кош-кортлар да бик күп. Атларны яшьтән үз итәм. Элегрәк 4-5 ат асрый идек, хәзер инде бер генә. Аның белән җирләр эшкәртәбез, күбрәк бакча сукалыйбыз. Авыл халкы да җигүле ат хезмәтеннән бик теләп файдалана. Умарталар да - күңелгә иң якын булган шөгыльләремнең берсе. Бал кортларының иртән иртүк безелдәшеп сәламләүләре аеруча ошый. Шулай ук итек басарга да вакыт табабыз.

    Терлекләргә кыш өчен азык хәзерләүне дә проблемага санамый Әлмиевлар. 10 гектар мәйданны биләгән пай җирендә бөртеклеләр һәм күпьеллык үлән үстерәләр. “Тойма” ширкәте, авыл җирлеге дә беркайчан мөрәҗәгатьләрен кире какмый, печән, ашлык белән тәэмин итә икән. Җитәкчеләргә бик рәхмәтле алар.

    Бәхетле әби

    Әлмиевлар йортындагы иң хөрмәтле кеше – 88 яшьлек Гөлүфар апа. Үзара шаярып, патшабикә дип йөртәләр аны.

    - Барысы да яхшы: өс-башым бөтен, тамагым тук, урыным һәрчак түрдә, балалар кадер-хөрмәт күрсәтә. Тугызынчы дистәне түгәрәкләп килгәндә моннан да зуррак бәхет бармы икән?! - ди акъәби. - Тик менә бер ягым китек: янымда бабаем Низамгали генә юк. Шулкадәр сагынам үзен. Гомере бигрәк кыска булды шул, 31 ел гына яшәп калдык. Бүгенге тормышыбыз, Аллага шөкер, җәннәткә тиң. Өйдәге уңайлыкларны, хәзерге рәхәтлекне күрсәтәсе иде дә үзенә, булмый бит...

    Реклама

    Гөлүфар апа иң элек Янсыбыда бау әртилендә, тормышка чыкканнан соң күмәк хуҗалыкта эшли, 15 ел фермада сарыклар карый.

    - Хезмәттән бер дә курыкмадым. Нинди генә эшкә алынсам да, ахырына җиткермичә туктамый идем, - ди ул. - Низамгали дә тырыш, эшкә батыр булды. Кулыннан килмәгәне юк иде аның. Ул салган йортлар, күңел җылысын биреп ясаган тәрәзә рамнары, тәрәзә йөзлекләре урамнарны һәрчак бизәп, нурга күмеп торды. Өйләргә дә нинди генә матур бизәкләр төшермәде ул. Оныгым Нияз бабасына охшаган, аның да кулыннан гөлләр тама.

    Пар канаты белән ике кыз, бер малай тәрбияләп үстергән Гөлүфар апа бердәнбер улының гаиләсендә матур картлык кичерә. Җиде оныгы, җиде оныкчыгы бар аның.

    - Назыймның улы да гаиләсе белән төп йортта яши. Аллага шөкер, бер өйдә дүрт буын, ике килен, - дип сөенә әби. – Ике киленем дә үз кызларым шикелле шулкадәр ачык йөзле, тәмле телле. Берсеннән-берсе тәүфыйклы балалар үстергәннәре өчен, кода-кодагыйларга рәхмәт. Олы килен үз әнисен дә бик яхшылап тәрбия кылып, әлеге йорттан соңгы юлга озатты. Сабыр булганнары, өлкәннәрне хөрмәт иткәне өчен, балаларны Ходай үзе олыласын.

    Әти-әни янында рәхәт

    Факия һәм Назыйм Әлмиевларның кызлары Гөлүзә Казанда яши. Ә уллары Нияз гаиләсе белән Туембашта төпләнгән. “Аерым яшисебез килми. Әти-әни янында рәхәт”, - ди алар.

    - Мин – белгечлегем буенча инженер. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә югары белем алдым. Шунлыктан авылдан чыгып китәсем килмәде, - ди Нияз.- Бүгенге көндә үз эшем бар. Махсус программа буенча теркәлеп, хәзерге вакытта пластик тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнәм. Сатып алынган җиһазларның бәясен капладым инде. Шөкер, табыш бар. Заказлар да һәрчак булып тора.

    Ниязның тормыш иптәше Миләүшә – укытучы. Туембаш төп мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирә ул. Бүгенге көндә декрет ялында булган, ике яшьлек улы Искәндәрне тәрбияләүче килен:

    - Әни дә, әби дә кызым дип кенә йөртәләр үземне, - ди. - Хезмәт белән көн күрүче, акыллы, тәртипле, дини гаиләгә килен булып төшүем - минем өчен зур бәхет.
     

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: