Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Түбән Казаклар авылыннан Рәфкать Фәләховның тимер ат иярләгәненә быел 40 ел була

    Техника сынатмасын, рәхәтләнеп, тыныч күңел белән эшлим дисәң, вакытында төзекләндереп торырга кирәк, югыйсә, үзеңне авыр хәлдә калдырырга мөмкин, дип киңәшләрен бирде механизатор.

    Рәфкать абый тракторга Ватан алдындагы  бурычын үтәп кайтканнан соң утыра һәм шуннан бирле хезмәтенә хыянәт итми. Аның гомуми эш стажы 43 елга җыела.

    «Без яшь чакта читкә китү турында уйлап та карамадык. Мәктәп елларыннан ук хуҗалыкта атлар җигеп тирес түктек, печән ташыдык. Ә унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, армиягә алындым. Белоруссиядә машина йөртүче-электромеханик-дизелист булып хезмәт иттем, бик тыныч урын иде. Хезмәттәшләремне әле дә сагынып искә алам. 30 елдан соң улым Ришат  интернет аша Яшел Үзән районындагы иптәшемне табып очраштырды. Шуннан бирле араларны өзгән юк. Армиядән кайткач, Әхәт абый белән чылбырлы тракторда эшли башладым. Ул вакытта сменалы хезмәт иде. Аннары Рашит җизни белән эшләдек. Мин алардан күп эшкә өйрәндем, икесе дә - тәҗрибәле механизаторлар. Билгеле, башта авыр булды, техника да ватылмыйча тормый, бергә-бергә ремонтладык. Хәзер генә ул барысын да белгәнсең кебек тоела», - диде әңгәмәдәшем, яшьлек елларын искә алып..

    Дүртенче тракторын иярли икән инде. Өченче ДТ-75ем өр-яңа иде, егерме ике ел игелекле хезмәт итте, ди ул. Техника сынатмасын, рәхәтләнеп, тыныч күңел белән эшлим дисәң, вакытында төзекләндереп торырга кирәк, югыйсә, үзеңне авыр хәлдә калдырырга мөмкин, дип киңәшләрен бирде.

    Механизаторга  иртә яздан кара көзгә кадәр басу-кырларда эш бетми: тырмалый, катоклый, культивация ясый. Басуларда эш тынып торган арада бульдозер белән фермада утарлар чистарта, тирес чыгара. Ә көзен исә сука тага, салам эскерте тарттыра.

    «Элеккеге вакытларда хуҗалыкта эшләү авыррак иде. Киров якларыннан агач ташыган чаклар үзе генә дә ни тора! Хәзер күпме зарлансак та, ул кадәр “ватылып” эшләгән юк, вакытында барып, сәгате тулгач кайтабыз. Чәчү, урак өсте кебек кызу эш булганда гына озынайтылган режим белән хезмәт куярга туры килә. Хуҗалыкта кул-аяк тимәгән басу калмагандыр. Кырлар матур хәзер, үзенә тартып тора, игеннәр дә мул булып үсә. Яшь чакта кырларны үзең генә иңләп йөргәндә ямансу кебек тоелса да, олыгайган саен тынычлыкның кадерен күбрәк белә башлыйсың икән ул. Яз көне тырмада эшләгәндә сабан тургайларының тавышын тыңлап, бер ял итеп кайтасың», - диде механизатор.

    «Урал» хуҗалыгында хезмәт кешесенә хөрмәт зур. Рәфкать абый да берничә тапкыр ял йортларында булып кайткан, кыйммәтле бүләкләр алган.  Хуҗалык мал-туар тотучыларны да ярдәменнән ташламый, җитәрлек күләмдә печән-салам, ашлыгын бирә. Фәләховлар да терлек асрап көн күрә. Тормыш иптәшем Заһидәгә рәхмәтле инде мин, күп вакыт йорт-кура тирәсендәге эшләр аның җилкәсендә булды, ди Рәфкать абый. Ә Заһидә апа исә тормыш иптәшен зурлый. Авылда яшәгәч, көндәлек мәшәкатьләр һәркемгә дә җитәрлек. Барысын да бергә-бергә башкардык, балалар үскәч, алар булышты, диде. Рәфкать абый беркайчан да мин эштән кайттым дип тормый, элек-электән бакчада кайнашырга ярата икән. Бөтен яшелчәләрнең орлыгын үзе әзерләп, март аеннан чәчеп үстерә. Әле пенсиягә чыккач, тормышка ашырасы хыялы да бар: умартачылык белән шөгыльләнергә тели.

    Фәләховлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә онык сөяләр. Олы уллары Ришат үзләре янында яши, «Урал» хуҗалыгында энергетик булып эшли. Икенче уллары Ранис тә авыл хуҗалыгы тармагын сайлаган, белемен күтәрү өчен Германиягә барып кайткан, кызлары Энҗе исә сәүдә өлкәсендә хезмәт куя, алар икесе дә башкалада төпләнеп калган.

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: