Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Тарлау авылыннан Илфат Ибәтуллин капка төбен матур эшләнмәләр белән бизәгән

    Ибәтуллиннарның капка төбендә урын алган җил тегермәне, самавыр, кое һәм балалар мәйданчыгы беркемне дә битараф калдырмый: берәүләр шунда истәлеккә фотосурәткә төшә, сабыйлар исә рәхәтләнеп уйный

    Кулларыннан гөлләр тама... Һәркем сокланырлык матур эшләнмәләр ясаучы, үз куллары белән гүзәллек тудыручы кешеләр турында әйтәләр бу сүзләрне. Безнең дә сезне шундый алтын куллы райондашларыбызның берсе белән якыннанрак таныштырасыбыз килә. Сүзебез Тарлау авылыннан Илфат Ибәтуллин турында.

    Ибәтуллиннарның капка төбендә урын алган җил тегермәне, самавыр, кое һәм балалар мәйданчыгы беркемне дә битараф калдырмый: берәүләр шунда истәлеккә фотосурәткә төшә, сабыйлар исә рәхәтләнеп уйный. Ай-яй, сезнең җирлек балта осталарына бай, ахрысы, дим Илфатка. Хәтерләсәгез, күптән түгел генә Ядегәрдән Мулланур абый Зарипов турында язып чыккан идек. “И-и, безнең якларда нинди генә һөнәрле кешеләр юк”, - ди ул, якташлары белән горурланып. Үзе дә төрле эшләнмәләр ясаганда  Мулланур абый белән киңәшләшә, аның фикерләренә колак сала икән. Әле ярый ярдәм кулы сузардай авылдашлар, туганнар бар, дип сөенә Илфат.

    Шулай булмый ни, бик яшьли әти-әни назыннан, терәк-игътибарыннан ятим калган малайга тормышны күтәрергә нәкъ менә шундый олы йөрәкле кешеләр булыша.

    - Әти - мин тугач биш көннән соң, ә әнием унбиш яшьлек вакытымда якты дөньядан китеп бардылар. Без йортта абый белән икәү яшәп калдык, - дип сөйли әңгәмәдәшем. – Ядегәр урта мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Кукмара аграр көллиятендә агроном белгечлеген үзләштердем. Әмма мин һөнәрем буенча эшләмәдем, ул вакытта хуҗалыкның авыр чагы, хезмәт хакын да аз түлиләр иде, шуңа күрә Шәмәрдәннең коммуналь хезмәтләр оешмасына слесарь-сантехник булып урнаштым. Анда эш вакыты чикләнмәгән иде: төнге сәгать берләргә кадәр калып хезмәт куйган чаклар булды.

    Озакламый ул Энҗе исемле кыз белән гаилә кора, һәм алар, авылдан вакытлыча бер кечкенә генә йорт алып, үз көннәрен үзләре күрә башлый. Югалып калмый яшьләр, тормыш дилбегәсен нык тотып, йорт салу эшенә керешәләр һәм бер ел эчендә аны җиткезеп тә чыгалар. Монда Илфат хезмәт куйган оешма бик нык булыша: төзелеш материаллары бирә, техника белән ярдәм итә. “Туганнар да йөгереп кенә йөрделәр, бик тырыштылар”, - дип, рәхмәт сүзләре белән искә ала ул. Шул елларны “Восток” хуҗалыгына эшкә кайтырга да мөмкинлек туа, һәм ул терлекчелек тармагында эшли башлый. Гаиләләрен тулыландырып, ике сабыйлары дөньяга килә. Олы кызлары Камилә быел алтынчы сыйныфка бара икән. Әмма тормыш гел көйле генә бармый шул: язмыш әзерләп куйган сынауларны, сикәлтәле юлларны да узарга туры килә. Икенче нарасыйлары Сәмирәнең сәламәтлеге белән проблемалар килеп чыккач, Илфат хезмәтен калдырырга мәҗбүр була. 

    - Сәмирәне көн саен Шәмәрдәнгә балалар бакчасына йөртәм, анда бассейн бар, логопедлар белән шөгыльләнәбез, - диде әңгәмәдәшем.

    Реклама

    -  Камиләне исә атнага өч мәртәбә Кукмара музыка мәктәбенә алып киләм, җырларга бик ярата. Аңа бу сәләт әти ягыннан бирелгәндер, дип уйлыйм. Ул җыр-моңга гашыйк кеше булган, үзе дә гармунда уйнаган.

    Минем дә күңелемдә гармунда уйнарга өйрәнү теләге бар иде, бәлки алга таба бу хыялымны тормышка ашырып булыр.

    Капка төбенә уен мәйданчыгын да Илфат кызларының күңелен күрим, күрше-тирә балалары белән бергә-бергә уйнасыннар, дип ясаган. Аны койма белән әйләндереп алып, комлык, атынгыч урнаштырган. Барлык эшләнмәләрне дә үзе ясаган, аның өчен интернет челтәрен шактый актарырга туры килгән. Бакчачылык буенча төрле форумнарда утырган, үзенә ошаган үрнәкләрне теркәп барган. Балалар мәйданчыгында шугалак, беседка өчен дә урын бар, киләчәктә аларны эшләп куярга җыена. 

    - Шугалакны тимер калайдан ясарга дип уйлаган идем, әмма ул җәй көне кояшта кыза бит, балалар пешәргә мөмкин. Шуңа күрә интернет челтәреннән башка ысул эзләдем. Мәсәлән, линолеум җәй-кыш айлары өчен иң кулай материал икән, - диде Илфат, уй-фикерләре белән уртаклашып. - Тегермән, коены да башкалардан карап өйрәндем дә үземчә итеп үзгәртеп эшләп куйдым. Коены элеккеге формада – чиләкне чылбырга эләктереп, бүкәнне әйләндереп күтәрә торган итеп ясадым. Чөнки хәзер авылларда коелар бетеп бара, яшьләр аны белми дә диярлек. Хыялланып йөри торгач, башка төрле фикерләр килә. Бервакыт Шәмәрдәнгә тимер ватыклары тапшырырга менгәч, күзем анда аунап яткан мичкәгә төште. Кара әле, минәйтәм, нәкъ самавыр бит бу. Шуннан соң аны үзем белән алып кайтып киттем, коелган җиһазлар сатыла торган кибеткә кереп, тагын башка кирәк-яракларны алдым. Ә эретеп-ябыштыру эшләрен Мәмәшир авылында яшәүче туганыбыз Фәрит абый Ваһапов башкарды. 

    Илфатның хыяллары зурдан: алга таба утын кисә торган стан, арбасына олау төягән җигүле ат, су тегермәне ясап куярга уйлый. Болар барысы да  - безнең тарихыбыз, аларны төрле экспонатлар формасында булса да саклап каласы иде, ди ул, планнары белән бүлешеп.
    Әлбәттә, авыл җирендә йорт-кура тирәсендәге эшне тавык та чүпләп бетермәслек.  Ибәтуллиннар да мал-туар, кош-корт асрап көн күрәләр, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Әмма  кызу тормыш шаукымында матурлык тудырырга, аны башкалар белән уртаклашырга да вакыт табалар.

    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны", Зиннур Исхаков

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: