Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Табибә Зөлфирә Нәҗипова: Саулыкны алтын таулары да алыштыра алмый

    Зөлфирә Маратовнаның район үзәк дәваханәсендә эшли башлавына берничә генә ел, әмма ул шул вакыт аралыгында хезмәттәшләренең, авыруларның ихтирамын, хөрмәтен яуларга өлгергән.

    Соңгы вакытта яшьләр арасында медицина белән кызыксынучылар арта бара. Ак халатлы һөнәр ияләре булырга теләүчеләрнең хыял-омтылышлары аңлашыла да. Чөнки табиб - дөньяда иң кирәкле һәм шул ук вакытта иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе бит. Район үзәк дәваханәсендә хезмәт куючы яшь табибә Зөлфирә Нәҗипова да һөнәр сайлаганда югалып калмый. Күңеле кушкан уку йортына бара. Ә биредә эшли башлагач, үзенең дөрес юл сайлаганына тагын бер кат инана.

    Зөлфирә Маратовнаның район үзәк дәваханәсендә эшли башлавына берничә генә ел, әмма ул шул вакыт аралыгында хезмәттәшләренең, авыруларның ихтирамын, хөрмәтен яуларга өлгергән. Бүгенге көндә аның участогына Кукмараның Эшчеләр тыкрыгы урамы, Купка, Камышлы, Оштырма-Юмья, Адай авыллары керә. Соңгы вакытта тагын Уразай, Сәрдекбаш, Каенлык авыллары, Кукмараның Гагарин, Гомәров, Үтәмешев, Маяковский, Планетарная урамнары керүче участокны да үз канаты астына алган. Шулай ук әле ул терапия бүлегендә авыруларны дәвалый. Эше тыгыз булса да зарланмый, иң мөһиме - авыруларны вакытында кабул итәргә һәм тиешле ярдәм күрсәтергә кирәк, диде ул.
    Яшь табибә - Кукмара кызы. Аларның гаиләсен медицина хезмәткәрләре династиясе дип тә атарга була.

    - Мин күппрофильле лицейны тәмамладым. Ә аннан соң гаиләмнең эшен дәвам итәргә булдым һәм Казан дәүләт медицина университетын сайладым. Минем әни дәваханәдә лаборатория мөдире булып эшли, әти, туганнарым – фармацевтлар, әбием дә табигый фәннәр - химия-биология укытучысы, туганым Башкортостанда медицина университетында укытты. Без бергә җыелсак, бик күңелле була: сөйләшер сүзләребез, уртак темаларыбыз күп, хәтта кайвакыт бәхәсләшәбез дә, - диде ул, елмаеп. – Ә югары уку йортында белем алу бер дә җиңел булмады. Ул елларны йокы күрмәдек. Бу авырлыклар без, студентларны, бик нык берләштерде. Хәзер барыбыз да медицина өлкәсендә хезмәт куябыз. Әле дә үзара аралашып торабыз, киңәшләшәбез.

    Ул укыганда гинекология, офтальмология бүлекләре белән дә кызыксына. Әмма дәваханәләрдә практика уза башлагач, күңеле терапия юнәлешенә тартканын аңлый.

    - Дөресен генә әйткәндә, мин район алдында бурычлы, чөнки ул миңа теләгән һөнәрем буенча укырга мөмкинлек – юллама бирде. Ә укып бетергәч, бирегә эшкә кайту минем өчен зур шатлык иде, - диде табибә. - Дәваханәгә беренче тапкыр эшкә килүем әле дә хәтеремдә. Сентябрь ае иде ул. Өлкән шәфкать туташы Гүзәлия Гыйззәтуллина, мине каршы алып, бүлмәгә кадәр озатып куйды. Һәм мин шәфкать туташы Миләүшә Галимбәкова белән эшли башладым. Ялгышмасам, беренче кабул иткән кешем – ул дарулар алу өчен рецептка дип килгән йөрәк авырулы инвалид иде. Әлбәттә, башта авыр булды: документ эше дә бик күп, аларның һәрберсен тәртип белән тутырырга кирәк... Күрше бүлмәләрдә кабул итүче табиблар Илфат Шәймарданов, Мәгъсүм Хөсәенов, Расим Гаязов, Раушания Гыйләевалар бик булышты, һәрвакыт алар янына йөгереп керә идем. Аеруча әнием Светлана Нәҗипованың ярдәме зур булды. Гомумән, дәваханәдә коллектив бик әйбәт, нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә булышалар. Әйтик, диспансеризация үткәрү, документларны тутыру тәртибенә мине Валентина Бектина өйрәтте. Дәваханәнең баш табибы Равил Хәлиев та һәрвакыт хәлләрне белешә, аның янына кайчан һәм нинди мәсьәлә буенча керсәк тә, кире борып чыгармый. Аның урынбасарлары Нурзидә Зарипова, Руслан Димитриевлар турында да бары тик җылы сүзләр генә әйтә алам. Ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре белән дә бик тыгыз элемтәдә эшлибез. Аларның тәҗрибәләре зур, күп беләләр.

    Баш табибның теләктәшлеге, ярдәме белән Зөлфирә үзенең тагын бер хыялын тормышка ашырган: Санкт-Петербург дәүләт медицина университетында гематология буенча укып кайткан.

    Реклама

    - Бәлки бу белгечлек Кукмара өчен шулкадәр үк мөһим дә түгелдер. Әмма мин Казанда укыганда ук гематология белән кызыксына идем инде. Әлеге юнәлештә фәнни хезмәтләр дә яздым, табиблар белән очраштым, конференцияләрдә катнаштым, - диде ул. – Ә Санкт-Петербургта уку минем өчен зур тәҗрибә мәктәбе булды. Анда яңа кешеләр, үз эшләренең осталары булган табиблар белән таныштым, алар белән телефон номерларын да алыштык.

    Әлбәттә, кайвакыт кеше гомерләрен саклап калырга хәтта алтын куллы табибларның да кодрәтеннән килми. Һәр табибның үз зираты бар, диләр.

    - Кешегә ярдәм итә алмаганыңны аңлау, пациентыңны югалту бик авыр, күңелдә озак саклана, уйландыра торган күренеш. Авыру гына түгел бит әле, аның туганнары, якыннары бар. Алар белән аралашу, бөтен хәлне аңлату өчен дөрес сүзләр сайлый белергә кирәк. Бу дөньяда бар нәрсәне дә белеп бетерү мөмкин түгел. Юкка гына табиблар гомер буе укый, димиләр бит, - диде Зөлфирә Маратовна. – Шуңа күрә һәркем үзенең сәламәтлеген кайгыртсын иде. Саулык – зур байлык. Чыннан да, аны алтын таулары да алыштыра алмый. Ә сәламәт булыр өчен, иң беренче чиратта, үзеңне яратырга кирәк.
     

    Зөлфирә НӘҖИПОВА:

    - Кукмара дәваханәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү кысаларында 2017 елдан – артериаль гипертензия, ә 2019 елдан башлап онкология авыруларын кисәтү мәктәпләре актив эшли башлады. Әлеге мәктәпләр, авырулар санын киметү буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы куйган максатларны күздә тотып, дәваханә администрациясе тарафыннан оештырылды. Без, табиб-терапевтлар, ай саен әлеге юнәлешләр буенча дәресләр үткәрәбез. Пациентлар кызыксынып дәресләргә йөриләр, күп сораулар бирәләр. Без һәрвакыт аларны борчыган  сорауларга җавап бирергә, аңлашылмаган очракларга ачыклык кертергә әзер.

     

    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: