Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сазтамак авылыннан Хаммат Шәңгәрәев бар гомерен машина йөртүче

    "Техника ватылмыйча тормый инде ул, әмма шулай да ничә еллар эшләү дәвамында машинаның сынатканы булмады", - ди тәҗрибәле шофер.

    Сазтамак авылыннан Хаммат Шәңгәрәев белән безне районның газ оешмасында мастер булып эшләүче Илмир Минегалиев таныштырды. “Бик булдыклы, җор телле кеше, гомере буе авария-диспетчерлык хезмәтендә машина йөртүче булып эшли”, - диде ул, аны мактап.

    Әйе, Хаммат абыйның газ оешмасында эшли башлаганына утыз тугыз ел икән инде. Бирегә ул армиядән кайтканнан соң урнашкан. Һөнәренә генә түгел, гомере буе хезмәт урынына да тугры булып калган.

    - Байлангар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, тегү фабрикасында слесарь-наладчик булып эшләп алган идем. Шуннан армиягә алындым, - дип, яшьлек елларын искә ала әңгәмәдәшем. -  Ватан алдындагы бурычымны Свердловскида үтәргә туры килде. Ике ел буе шофер булып хезмәт иттем, КАВЗ-51 автобусы белән эшчеләр бригадасын йөрттем. Анда иске техникалар иде, төзекләндерәсең дә утырып чыгып китәсең. Кызганыч, хезмәттәшләрем белән элемтә югалды. Безнең республикадан булганнары Минзәлә, Зәй кебек ерак районнардан иде. Бервакыт шул якларга баргач, адреслары буенча эзләп тә карадым, табып кына булмады, күченгән, диделәр.

    Хаммат абый армиядән кайтышка элеккеге хезмәт урыны сакланмаган була, һәм аңа икенче эш эзләргә туры килә.  Менә шуннан соң газ оешмасына барып керә дә инде ул. Бу вакытлардан бирле 39 ел гомер сизелми дә үтеп киткән. Әлеге вакыт дәвамында шатлыгы-сөенече, авыр чаклары да булган. Әмма дус-тату коллектив аларны бергә-бергә җиңә барган.

    - Бездә дүрт бригада оешкан. Аларның  һәрберсендә бишәр кеше эшли: мастер, диспетчер, ике слесарь, шофер, - диде Хаммат абый. – Диспетчерлык хезмәтенә шалтыратулар төнлә дә була. Халык уяу, игътибарлы бит хәзер, газ исен сизүгә хәбәр бирәләр, килгәнне көтеп алалар. Без исә авыл, шәһәр дип тормыйбыз, биш минут эчендә җыенып чыгып китәбез. Моның өчен бөтен кирәк-ярак әзер тора.

    Хаммат абыйның бу өченче УАЗигы икән. Машинаны үзләре карап, ремонтлап торалар. Дүрт шофер бергә җыелабыз да төзекләндереп куябыз, диде. Шулай булмый ни: коллективта үз эшенең остасы булган, еллар белән сыналган шоферлар хезмәт куя бит.

    - Техника ватылмыйча тормый инде ул, әмма шулай да ничә еллар эшләү дәвамында машинаның сынатканы булмады, - диде тәҗрибәле шофер. – Безнең буын әкренләп лаеклы ялга китә бара, алмашка яшьләр килә, булдыралар егетләр, эшлибез дип торалар, техниканы да яхшы беләләр.

    Хаммат абыйның сөйләве буенча, алар элек машина йөртүче-слесарь вазыйфасын башкарганнар. Күптән түгел генә бригадага тагын бер слесарь алып, аларны шофер итеп калдырдылар. Әмма башкалар эшләгәндә ничек карап торасың, бер команда бит,  баскыч, көрәк кирәкме, ачкыч биреп торасымы – ярдәм итәргә тырышасың, ди әңгәмәдәшем.

    Реклама

    Хаммат абый белән хатирәләрне яңартып, туксанынчы елларга да кайтып килдек. Кукмарада йорт шартлаганда да безнең смена эштә иде, бик куркыныч вакытлар, газ белән шаяртырга ярамый, сак булырга кирәк, дип искә алды.

    Ул өендә дә тик торырга яратмый: бакча эше белән кызыксына, ат тота, әле күптән түгел генә куяннар үрчетә башлаган икән.

    Әйе, Шәңгәрәевларның бакчаларында ниләр генә юк: яшелчәләрдән тыш, чәчәкләрнең дә күплегенә игътибар иттем. Анысы тормыш иптәше Әлфинур апаның хезмәтедер дигән идем - юк икән.

    - Хаммат җитешә барысына да, кулы җиңел аның, ул утырткан яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр бик тиз күтәрелеп китәләр, - дип сүзгә кушыла Әлфинур апа.

    - Бер-ике ел инде сарымсак үстерү белән мавыга башладым. Эре, әйбәт була. Артык мәшәкатьле яшелчә түгел, көз көне кайда урын бар, шунда төртеп куям, - диде Хаммат абый. – Эшләгән хезмәтебез әрәм булмасын дип, аның үзебездән артканын таныш-белешләргә сатам. Шуңа күрә бәясен дә кыйммәт куймыйм. Быел кыяр, помидор уңышы мул булды, бәрәңге дә яхшы чыгарга охшаган.  
    Менә шулай хезмәттән тәм-ямь табып яшиләр алар. Әле Хаммат абый алмагачлар ялгау белән дә мавыга икән, быел беренче уңышларын да алган, шулай ук буш вакытында балыкка да бик теләп йөри. Барысын да авырсынып түгел, ә күңелгә ятышлы бер шөгыль булсын дип эшлибез, диләр алар.


    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: