Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Райондашыбыз кавын-карбыз үстерергә ярата

    Минем кебек ике кысада кавын, ике кысада төрле сорт карбызлар үстерсәгез, 8-10 кешелек гаиләгезне 20 июльдән октябрь ае тәмамланганчы, һәр көн әлеге җимешләрдән авыз иттерерсез

    Үземнең тәҗрибәмнән чыгып, әлеге язмамда укучыларга кавын-карбыз үстерү серләрен тәкъдим итәм. Беренчедән, кавын-карбызларның үзенчәлекләрен, агротехникаларын яхшы белергә, үстерү өчен бер үк шартлар булдырырга, икесенә дә уңдырышлы туфрак кирәк. Эластик тамырлы булу сәбәпле, алар читкә җәелмиләр. Турыга үсеп, 50-60 сантиметрга туфракка керәләр. Шуңа күрә орлыкны утырту өчен 30х30 сантиметр киңлектә, 50 сантиметр тирәнлектә чокыр казыла. Һәр чокыр саен 4-5 ел черетелгән 1,5 килограмм черемне, 120 грамм утын көле, 1 килограмм чамасы ком, 100 грамм известь, 2-3 данә иске тимер кадаклар салып, әйбәтләп болгатыла.

    Безнең шартларда һаваны һәм җирне апрель аенда җылыту өчен,  20-25 сан-тиметр киңлектә, 6 сантиметр озынлыктагы такталар я сайгаклардан җиргә 6 казык кагып, кадаклар белән беркетеп кысалар. Кыса эчләрен кояш әйбәтләп җылытсын өчен,  көнчыгыштан-көнбатышка таба сузып эшләргә кирәк. 

    Кыса әзер булгач, туфрак йомшартылып тырмалангач, орлыкларны утырту өчен (иртә сортларга – 100х80 сантиметр, соң җитешә торганнарына – 100х100 сантиметр) аралар белән уңдырышлы туфракта чокыр әзерлибез. Кысаларны 15-20 апрель көннәрендә ясап, пыялалы рамнар белән каплап куябыз. Кояшта кысалар эчендәге туфрак 3-4 көндә 25-30 градуска кадәр җылынгач, борынлаган орлыкларны 3 сантиметр тирәнлеккә утыртабыз. Орлыкларны алдан борынлату өчен, чүпрәк белән кечкенә савытка салып, 40 градус чамасы җылылыктагы су өстәп, җылы урынга куябыз. Яшәеше булган орлыклар 3 көннән борын чыгара башлый. Карбыз орлыклары кавынныкына караганда 2-3 көнгә соңрак борынлый. Суга манчып каплап куйган чүпрәкләрне ике көннән ике көнгә тикшереп, дымландырып торырга кирәк. Борынлаган кавын-карбыз орлыкларын җылынган кыса туфрагына апрель аеның соңгы 5 көнендә яки май аеның беренче биш көнендә утыртсаң бик яхшы була. Аларны утырткач, 35-37 градуслы җылынган су сибелә, 3-4 көннән тишелеп тә чыгалар. Тишелүгә, бик тиз үсә башлыйлар һәм яфраклары белән төпләрен каплыйлар. Су сипкәндә күрү өчен, төпләренә 50 сантиметр биеклектәге билге таяклар кадарга кирәк.

    Кавын-карбыз яфраклары юешлекне яратмый. Саргаерга, чирләргә мөмкиннәр. Шуның өчен суны чүмеч белән көннең икенче яртысында, сәгать бишләр тирәсендә сибәргә киңәш ителә. Үсентеләр үсә башлагач, болытлы көннәрдә – 2 көнгә бер тапкыр, ә кояшлы, җылы, 25-32 градуслы көннәрдә кичке якта бер тапкыр сибеп, рамнарны ябасы. Чүп үләннәре серкәләнергә комачаулый. Шуның өчен аларны булдырмау яхшырак.

    Ни өчен җылы су сибәргә? Әйтеп узганча, бу культура яшелчәләрнең тамырлары бик эластик, суыкны яратмыйлар. Алай гына да түгел, җылылык 13 градуска төшсә, тамырлары эшләүдән туктый, җылылык тагын 7 градуска калса, 3 көннән үлә башлыйлар. Шуның өчен аларга беркайчан да салкын су сибәргә ярамый. Суны кояшта я булмаса утта җылытып сипкәч, су туфракны да җылыта.

    Апрель, май, июнь айларында кырау булырлык салкын көннәр һәм төннәр була. Кырауны ничек белергә соң? Моны кояш горизонтка кереп баеган вакыт белән билгелибез. Көндезге җылылык шушы вакытта +7 градус булса, иртән сәгать дүрттә 0 градуска кала. Җылылык +6 градус булса, -1 градус кырау, +4 градуска калса, -3 градус кырау була. Май аенда кояш баеганда 0 градуска калып, иртәнге сәгать дүрттә сигез градус салкын булган чакларны хәтерлим. Язның мондый салкын төннәрендә кавын-карбызларны саклап калу ягын кайгырта башлыйбыз.

    Кыса эчендә үсә башлаган кавын-карбыз үсентеләрен саклау буенча берничә киңәшем бар. Беренчедән, үсентенең төбенә җылы су сибү. Икенчедән, рам өсләрен каплап җылыту (тотылмый торган, элеккеге юрганнар, кием-салым белән). Өченчедән, кыса эченә 300-500 ваттлы лампочка сузып, төнгә 5-6 сәгатькә яндырып тору. Дүртенчедән, тимер ләгәннәр белән кайнар су куеп калдыру. Мондый мәшәкатьләр 10-15 елга бер булырга мөмкин.

    Реклама

    Кавын үсемлекләре 5-6 данә чын яфрак чыгаргач, аларын калдырып, төп сабакның очын кисеп алабыз. Калдырган 5-6 яфрак астыннан җимеш бирә торган сабаклар үсеп чыга. Ә карбыз сабакларын кисәргә ярамый. Кояшлы, җылы көннәрдә кысаларның рамнарын караштыргалап тору зарур. Көн үзәгендә бик нык җылытып, пыяла астында алар пешәргә мөмкин. Шуның өчен иртәнге 9лар тирәсендә рамнарны шудырып, аралар булдырырга кирәк. Бик нык эссе булса, рамнарны алып куеп торырга да мөмкин.

    Июньнең икенче яртысында көннәр озынаюдан туктый, җәйнең иң җылы чоры башлана. Төнге температура +15, +18 градус булгач, кысаларны тулысынча сүтәбез. Кавын да, карбыз да җәелеп үсәргә яраталар. Кавыннарның сабаклары – 150 сантиметр, карбызның (иртә сортларның) 180 сантиметрга җитә, көчле сабаклыларныкы 4-5 метрга кадәр үрмәли. Аларны утыртканчы, моны да истә тотарга кирәк. Озын сабаклы үсемлекләрнең бер төбендә 4-5 карбыз үсә ала. Ләкин аның 2-3се генә җитешеп өлгерә. Дәвамлы игътибар булганда, май ахыры-июнь башларында чәчәк бөреләре күренә башлый. Башта ата чәчәкләр ачыла, серкәләре җитешә. Икенче көнне җимеш бирә торган ана чәчәкләр ачыла (иртәнге сәгать 8дә). Серкәләнү барышында бөҗәкләрне җәлеп итәр өчен, мин үзем, умарта да тотучы кеше буларак, умарта кәрәзе куям. Үсемлекләр аз санлы булса, чәчәкләр дә аз була, серкәләндерергә бөҗәкләр дә килми. Бөҗәкләрне җәлеп итүнең тагын бер ысулы бар: ширбәт ясап, чиста мамыкны чылатып, чәчәк бөреләренә сөртү. Бер ияләнгән бал кортлары, шөпшәләр үзләре көн саен килә башлый. Болытлы, сүрән көннәрдә бөҗәкләр очмый. Мондый вакытта ясалма серкәләндерү кирәк. Мондый серкәләндерүне 11.30дан 14.30 сәгатьләр арасында эшләргә кирәк. Җитлеккән ата чәчәкне өзеп алып, ипләп кенә ана чәчәкнең уртасына ышкып яисә мамыклы таякчык белән серкәләндереп була.

    Кайвакыт өчәр тәүлеккә сузылган болытлы, яңгырлы көннәрдә чәчәк эчләренә сулар җыелып тора. Алар шул сәбәпле серкәләнә алмыйлар. Жыелган суны мамыклы таякчык белән киптергән орчакларда да аларның җимешләре үсәргә мөмкин. Кавын-карбызның чәчәкләре бик үзенчәлекле: чәчәк бөреләре ачылганчы, өскә карап үсәләр. Чәчәк атар вакыт җиттеме, сабаклары белән аска борылалар, туфракка тияләр. Нәтиҗәдә серкәләнмиләр. Моны булдырмас өчен, андый сабакларны җайлап, чәчәкле ягын өскә каратып куярга кирәк. Байтак очракларда чәчәк аткан башлары белән туфракка төртелеп, тиеп үсә башлыйлар. Алай үскән вакытта алар тишеләләр, сулары агып чыга. Бу урынга төрле кортлар, суалчаннар җыелып ашап, эченә үк керәләр. Мондый хәлне булдырмас өчен, алданрак юка такта (фанера кисәкләре) әзерләп, асларына куйсаң, таза булып үсәләр.

    Аз гына булса да, кавын-карбыз үстереп караучылар бар. Ул кешеләр миңа килеп, карбызларым 5-10 килограмм булып үстеләр, ләкин эчләре кызармый, баллы, тәмле булмый, дип зарланалар. Кавын-карбыз үскән дәвердә үсемлекләрне тукландыруны да истә тотарга кирәк. Карбызларның тиз үсүе, эче кызыл, баллы, тәмле булу өчен калий ашламасы кирәк. Бу минераль ашламаның күләме җитсә, карбызлар 2 килограмм авырлыкта булганда ук кызара башлый. Калий агач утыны көлендә бар. Утын көле составына үсемлекләргә үсәр өчен кирәк булган 36 элемент кергән. Көл куллану әйбәт нәтиҗәләр бирә. Утын көле булмаса, 10 литр суга бер шырпы тартмасы күләмендә калий ашламасын эретеп яисә катлаулы ашлама “Аммофоска”ны (20 чиләк сыйдырышлы савытка 200 грамм чамасы) эретеп сибәргә кирәк.

    Иң алдан кавыннар өлгерә башлый. Сары төс алгач, ашый башларга кирәк. Саргайган кавыннарны 5-10 көн аралыгында ашарга кушыла. Шулай эшләмәсәң, кайбер төр кавыннар җиргә тиеп торган урыннарыннан чери башлый. Иртә төр кавыннар 22 июльдән өлгерә башлыйлар һәм 27 июльдән ашый башлыйбыз.

    Үз бакчаңда үстергән кавын-карбызлар базардан сатып алганнардан бик нык аерыла. Өлгереп җитмәгән кавын-карбызларда нитрат күп була, ә өлгергәннәрендә тулысынча юкка чыга, бу - галимнәрнең тикшеренү фикерләре.

    Карбызлар, сортларына карап, калын һәм юка кабыклы булалар. Үзең үстереп ашаганда – юка кабыклылары файдалы, көньяктан алып килеп сатучыларга калын кабыклылары файдалы. Без төрле сорттагы кавын-карбызлар утыртабыз: кавыннар – “Оксана” (60-65 көндә җитешә, 1,6-2 килограмм авырлыкта булалар), “Саммит” (62-80 көндә, 1,6-2,9 килограмм), “Дюна” (58-75 көндә, 2-4 килограмм), “Наталька” (60-78 көндә, 1-1,5 килограмм), “Кредо” (63-86 көндә, 2-2,5 килограмм), “Малага” (95-100 көндә, 2-3 килограмм). 

    Карбыз орлыклары: “Васько” (92-95 көндә җитешә, 5-6 килограмм авырлыкта булалар), “Бонта” (62-82 көндә, 5-7 килограмм), “Флорида” (70-75 көндә, 11-12 килограмм), “Мирный” (73-88 көндә, 3-4 килограмм), “Стайл” (64-73 көндә, 2,5-4,6 килограмм), “Крисби” (56-60 көндә, 7-10 килограмм), “Огонек” (70-85 көндә, 1,5-2 килограмм), “Шуга бэйби” (75-85 көндә, 3,5-4,5 килограмм), “СРД-2” (55-60 көндә, 4-5 килограмм), “Бархан” (60-65 көндә, 8-11 килограмм), “Память Холова” (85-90 көндә, 12-16 килограмм), “Холодок” (85-100 көндә, 5-7 килограмм).

    “Холодок” – бик популяр һәм озак сакланучы карбыз. Сабагыннан өзеп алгач та, 120 көн тотып була. Саклаган вакытта бәрәңге сеткасына салып элеп куярга кирәк. Сентябрь башында сабагыннан өзеп алган әлеге төр карбызны Яңа елны каршы алганда ашадык. Авырлыгы 5,4 килограмм иде, 4 ай сакланды. 

    Хөрмәтле якташлар, авылдашлар, дуслар, кавын-карбыз үстерергә теләгегез булса, үзебездә үстереп булган орлыкларны сезгә дә бирә алабыз (апрельның беренче ун көнендә). Авылда яшәүченең җирләре зур. Минем кебек ике кысада кавын, ике кысада төрле сорт карбызлар үстерсәгез, 8-10 кешелек гаиләгезне 20 июльдән октябрь ае тәмамланганчы, һәр көн әлеге җимешләрдән авыз иттерерсез. 

    Камил ХӘМЗИН, 
    Түбән Шәмәрдән авылы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: