Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пычак клубында мөхтәрәм кунаклар - авыл табилары

Анда “Ак халатлы шәфкать ияләре” дигән очрашу үтте

Ак  чәчәкләр, ак күңелләр, ак халатлар...

Пычак авылы клубында “Ак халатлы шәфкать ияләре” дигән очрашу үтте.

Кичәнең мөхтәрәм кунаклары – кешеләргә булышуны тормыш мәгънәсе, яшәү рәвеше иткән, тәүлекнең теләсә кайсы мизгелендә авылдашларына ярдәм кулы сузарга әзер торучы “авыл табиблары” – төрле елларда шушы төбәктә эшләгән һәм эшләүче фельдшерлар Вера апа Нәкыйпова, Зөлфия апа Галимуллина һәм Роза апа Гарифҗанова, Мәрзыя Шәрәфиева һәм Гөлирә Мөхәммәтовалар.

“Авыл табибы” дип ялгыш әйтмәдем, чөнки авыл җирендә эшләүче фельдшерлар, чын мәгънәсендә, табиб вазыйфасын үтиләр. Авыруның зарын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керү өчен – нечкә күңел, ә катлаулы  һәм киеренке шартларда дөрес карар кабул итү, ашыгыч ярдәм кирәк булганда кеше гомере өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен алардан күпме көч, ныклык, сабырлык һәм тирән белем таләп ителә. Авыл халкының ишеген бәхетсезлек какканда, чир аяктан екканда иң башта фельдшерга мөрәҗәгать итә.

Үзенең хезмәт юлын 1960 елда иске генә пунктта башлап җибәргән Вера апа Нәкыйпова, төп вазыйфасы белән беррәттән, яңа бина төзү кебек ирләр ныклыгы сораган эшне башкарып чыга алуында гаиләсе таяныч булды, дип саный. Аның эшен дәвам иткән Зөлфия апа Галимуллина, Роза апа Гарифҗановалар да: “Төнме ул, көнме, буран яки яңгырмы – бер кешенең дә үтенечен кире какмадык, кулдан килгән кадәр авыруларга ярдәм иттек, тормышыбыз авылдашлар күз алдында булды”, - дип искә алалар. Аларны бүген дә авыл халкы, һәркемнең тәнен генә түгел, ягымлы сүзләре белән күңелен дә сихәтләндерә белделәр, дип хөрмәтлиләр.

Табиб язган дарулардан тыш физиотерапия процедуралары да сәламәтлек өчен зур әһәмияткә ия. Озак еллар Арпаяз авылы профилакториенда эшләп, бүген Кукмара район үзәк дәваханәсендә хезмәт куючы Мәрзыя Шәрәфиева авылдашларының да, хезмәттәшләренең дә ихтирамын яулаган.

Авылда фельдшер булып эшләү бервакытта да җиңел булмаган, бүген дә иң катлаулылардан санала. Заман белән беррәттән кешеләр дә, чирләр дә үзгәрә. Өлкән хезмәттәшләренең эшен бүген Гөлирә Мөхәммәтова лаеклы дәвам итә. Укол ясыймы, система куямы, башка дәвалау чарасымы – һәр процедураны пөхтәлек, төгәллек белән, иң мөһиме, яратып башкара. Аны иң борчыган мәсьәлә – бүген күпләрнең, профилактик прививкалардан баш тартып, үзләренең, балаларының, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлекләрен куркыныч астына куюы икәнен яшерми.

Үтә дә җылы, эчтәлекле әлеге кичәне оештыручы Фирдәүсә Галимова янәшәбездә яшәп, без йөргән сукмаклардан йөреп, олы йөрәкләренә күпләрнең борчу-сызлануларын, хафалануларын сыйдыра алган, алдагы көнгә ышаныч уяткан ак халатлы “фәрештәләргә” тагын бер кат баш ияргә, рәхмәт сүзләрен җиткерергә  мөмкинлек бирде

Фәния ГАРИПОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk