Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Олы йөрәкле авылдашларым

Картлык иртәме-соңмы исән-имин булган һәркемнең ишеген кага. Хәер, янәшәңдә туганнарың, якын кешең булса, бернигә мохтаҗлык кичерергә туры килми. Ә ялгыз калган карт-карчыкларга исә мәрхәмәтле социаль хезмәткәрләр ярдәм итә.

Яшь вакытта гаилә, бала, эш дип яшисең, озакламый киләчәк картлык та куркытмый, аның турындагы куркыныч уйларны да тиз арада башыңнан куып таратасың. Тик табигать законнарына каршы барып булмый шул: картлык иртәме-соңмы исән-имин булган һәркемнең ишеген кага. Хәер, янәшәңдә туганнарың, якын кешең булса, бернигә мохтаҗлык кичерергә туры килми. Ә ялгыз калган карт-карчыкларга исә мәрхәмәтле социаль хезмәткәрләр ярдәм итә. 

Салтык-Ерыклы авылында гомер кичерүче Физәлия апа Вафина лаеклы ялда булуына карамастан тик-торуны белми, мин килгәндә дә бакчада помидор кәлшәләре янында кайнаша иде. Биредә уңган хуҗабикә яшәгәнлеге күренеп тора: ишегалдына ук тәмле коймак, гөбәдия исе таралган. Әңгәмәдәшем бик тыйнак булганга, үзе турында кыяр-кыймас кына сүз башлады. 

-  Тумышым белән Кәркәүч авылыннан мин, тегүче һөнәрен үзләштергәннән соң, кайларда гына хезмәт куймадым: Кукмара тегү фабрикасында, заводта, колхозда, 15 елдан артык фермада сыер савучы, 14 ел социаль хезмәткәр булып эшләдем, - диде, хатирәләргә бирелеп. 

Үз эшен һәрвакыт яратып, намус белән башкара ул. Соңгы хезмәтендә Физәлия апа авыл әбиләренең дусларына әйләнә. Олы кешегә иң мөһиме аралашырга, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга, эч-серләрен уртаклашырга иптәш кирәк бит. Эшне кәгазьдә язылган план буенча гына үтәмичә, өй җыештыру, ипи, дару алып кайтудан тыш, бакчада яшелчәсен, җиләк-җимешен дә үстерә, чүбен дә утый... Ул бар көченә тырышып хезмәт күрсәтә, “бу миңа тиеш” дип кенә эшләми.

- Атнага ике тапкыр Кукмарага отчет тапшырырга йөрдем. Әбиләргә кирәкле дару эзләп, бишәр-алтышар даруханәгә кергәнем булды. Мине өйләрендә зарыгып көтеп торган карчыкларның гозерен үтисе, аларны куандырасы килде. Өлкәннәр күңеле кылдан да нечкә, дип, белми әйтмәгәннәр шул, - диде авылдашым.

Физәлия апаның хәтере бер дә аксатмый, аның күп темаларга кызыклы әңгәмә коруына, бөтенесен дә исендә тотуына, һәркем белән тиз арада уртак тел табуына гаҗәпләнмичә мөмкин түгел. Ә сере бик гади икән. “Хәтер нинди генә яхшы булса да, барлык мәгълүмат истә калмый. Шуңа да мин барысын дәфтәргә язып, теркәп барам. Бик җайлы, кирәк чакта ачып кына карыйм”, - дип елмая.

Мин, үз чиратымда, әбиләрнең фикере белән дә кызыксындым. Нурия абыстай Нуруллина белән телефон аша элемтәгә кердем:

- Физәлия чын күңеленнән мине тәрбияләде, кар-буран, яңгыр димәде, өендә эше булса да, чакырган вакытта йөгереп килә иде, бер начар ягын да күрмәдем. Соңгы арада сәламәтлегем какшап, дәваханәләрдә ятарга туры килде. Менә шушы көннәрдә Олыязда яшәүче сеңлем гаиләсе янына күчендем. Мине түр башында кунак иткәннәре, хәерләрен ышанып тапшырганнары, киткәндә дә озатырга килгәннәре өчен Салтык-Ерыклы авылы халкына рәхмәт.

Без аралашкан вакытта Физәлия апа да берничә тапкыр: “Урын өсләрендә ятарга язмасын, әкренгә үз аякларыбызда йөрергә насыйп булсын”, - дип кабатлады. 

Аның гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәше Фәрит абый озын гомерле булмый: җиде ел элек бакыйлыкка күчә. Ике кыз һәм бер малай үстереп, аякка бастыралар алар. Уртанчысы Гөлназ Камышлы егетенә кияүгә чыга, “Кыңгырау” балалар бакчасында эшли. Улы Илназ гаиләсе белән Казанда гомер итә, төзелештә хезмәт куя.

Ә олы кызы Гөлнур әнисенең эшен дәвам итә. Казанда тәрбияче һөнәрен үзләштергәч, туган авылына тормышка чыга һәм биредә 17 ел клуб мөдире вазыйфасын башкара, аннан социаль хезмәткәр булып урнаша. “Әни өйдә булмаганда, аның урынына карт-карчыклар янына бара идем. Шуңа да нинди җаваплы, зур эш икәнен белеп алындым, хезмәтемне яратып башкарам”, - диде ул.

- Улларым гаиләләре белән Чаллыда гомер итәләр, гел кайтып йөри алмыйлар. Бәхеткә каршы, күршемдә генә яшәүче Гөлнур бар, аның кергәнен көтеп торам. Физәлия дә уңган-булган иде, мине озак еллар бик әйбәт тәрбияләде, аны гел җылы сүзләр белән генә искә алам. Кызы да – мөлаем, ачык йөзле, бергә-бергә дус-тату яшибез, барлык сүземне тыңлый, бөтен эшне җиренә җиткереп башкара. Үзем хәзер таякка таянып кына хәрәкәт итәм. Безгә кылган яхшылыклары өчен аңа Аллаһның рәхмәте яусын, исән-сау эшләсен, балаларының игелекләрен күреп, тигез гомер итсеннәр. Мине алга таба да карасын иде, бу рәхәт тормышта яшәргә дә яшәргә язсын, - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Илсөяр апа Әхәтова.

Гөлнур апа эшендә яраткан хезмәткәр булса, өендә булдыклы хатын, әни дә әле ул. Тормыш иптәше Алмаз абый күмәк хуҗалыкта механизатор булып эшли, алны-ялны белмичә, тырышып хезмәт куя. Алар сарай тутырып, дистәгә якын олы мал, кош-корт асрыйлар. Зур, биек яңа йорт җиткереп башка чыкканнар, ел саен каралты-кураларын төзекләндереп, матурлап торалар. Гаиләләре түгәрәк: Алинә һәм Нәфисә исемле ике кыз үстерәләр. Мәктәп яшендә генә булсалар да, алар – әти-әниләренең төп булышчылары. “Бер эштән дә курыкмаска кирәк, тырышып эшләсәң генә тормышны алып баруы җиңел”, - ди Гыйльмуллиннар.

- Аллага шөкер, авылда туганнарыбыз күп: әни, аның апасы Гүзәлия, кайнана-кайнаталарга кунакка йөрешеп, аралашып торабыз, - дип тәмамлады  сүзен Гөлнур апа. 
Бөтен кешенең дә баласы гомер буе әти-әнисе янында тормый шул. Авылда эш булмау сәбәпле, яшьләр күбесенчә шәһәргә барып урнаша. Ә төп нигездә калган карт-карчыкның үз йортын ташлап, авылдан чыгып китәсе килми, шуңа да алар ялгыз яшәп кала. Әле ярый өлкәннәрне ярата һәм кайгырта белгән, аларның борчуларын үз йөрәге аша уздыра алган социаль хезмәткәрләр бар!

фото: Йолдыз Низамиева/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk