Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мусиннар гаиләсе: Кул кушырып утырып кына уңышка ирешү мөмкин түгел, моның өчен тырышырга кирәк

    Мусиннар ел саен малларына 1500 түк печән, 600 түк салам, 15 тоннадан артык ашлык хәзерлиләр.

    Район үзәгеннән бормалы юллар аша Каенлыкка юл тоттык. Тыныч, матур авыл уртасында урнашкан зур, мәһабәт кирпеч йортта Мусиннар гаиләсе гомер кичерә. Аларны мин авылның бар ямен, тәмен татып яшәүчеләр, хәтта авыр хезмәтнең дә рәхәтен тоя белә торган кешеләр дияр идем. Аралашкан вакытта да тормыштан, эшнең күплегеннән зарлану, уфтану сүзләре ишетелмәде.

    Лилия һәм Фәрит Мусиннар гаиләсе - Сәрдекбаш авыл җирлегендә күпләп мал асраучы шәхси хуҗалыкларның берсе. Аларның биш сыерлары, бозаулары, кәҗә-сарыклары бар. Әле кош-кортларны да исемлектән төшерергә ярамый, аларга да тәрбия кирәк бит.

    Лилия үзе – Олыяз авылы кызы. Фәрит белән Каенлыкка туганнарына кунакка килеп йөргән вакытта танышканнар, ә җиде ел очрашып йөргәннән соң өйләнешкәннәр. Инде бергә тормыш корып яши башлаганнарына да унике ел булган. Әлеге еллар аралыгында гаиләләре ишәйгән, бүгенге көндә өч уллары тупырдашып үсеп килә. Олысы Ислам - 4нче, Ирек 2нче сыйныфта белем ала, ә төпчекләре Әлфис балалар бакчасына йөри икән.

    - Безнең Фәрит белән очрашу сүздә генә җиде ел ул, минем янга айга бер тапкыр гына килә торган иде, һәрвакыт эштә булды, - дип елмая Лилия. – Ә мин мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга медицина көллиятенә укырга кердем. Әмма шәһәрдә бер көн дә торасым килмәде, күңелем тартмады. Әти-әни үстергән, кеше иткән, ә шәһәргә китеп, мин аларга ничек ярдәм итә алам соң, дип уйладым. Авылга кайткач, тупсага утырып, әбигә елаган чаклар да булды. Ул исә: “Барлык ата-аналар да балаларының бәхетле булуын тели”, - дип, мине тынычландыра иде. 30 августта, бөтен кирәк-яракларны төяп, Казанга киттек, шул ук көнне әйләнеп тә кайттык. Әни: “Сине монда елатып калдырып булмый бит”, - диде.

    Авыл тормышы шулхәтле якын миңа, дип дәвам итә Лилия. Аның тәмләп сөйләгәнен тыңлаган саен баллы кәнфит ашаган кебек йотып куясы килә.

    - Каенлыкны гына карагыз әле сез, нинди матурлык бит! Ике яклап каеннар тезелеп киткән, саф һавасын сулап туйгысыз. Җәй көне бөтен җир яшеллеккә күмелә, ә кышын чиста, ап-ак кар каплый. Чит-ят машиналар да килеп йөрми, тынычлык, җәннәт инде менә... Шәһәрне сайлаганнарга да шушы хозурлыкны калдырып киткәнгә үкенәчәксез әле, моннан да рәхәт җир бармени, димен. Хәзер авыл җирендә дә тормыш начар түгел, бөтен уңайлыклар бар, эшлим дигән кешегә мөмкинлекләр дә күп, тырышлык кына кирәк, - диде ул.

    Лилия укуын ТИСБИның Кукмарадагы филиалында дәвам итә. Шул ук вакытта фермага сыер савучы булып эшкә урнаша.

    - Әнием Рафисә Хәйбуллина ферма мөдире булып хезмәт куйды, хәзер лаеклы ялда, әтием Тәлгать әле дә Т-150 тракторы белән тирес түгә. Мин кечкенәдән алар янында чуала идем, шуңа күрә мал-туар карау ят эш түгел, - диде әңгәмәдәшем. - Шулай бер көнне өйдә идән юып йөрим, әни кайтты да, сыер саварга кеше таба алмыйм, әйдә, фермага, дип, мине алып чыгып китте. “Һай әни, булдырырмынмы, җиленнәрен бозып бетермәмме?” - димен. Кеше группасындагы сыерлар бит әле. Әни минем бер-ике тапкыр аппарат алыштырганны карап торды да, була икән, дип кайтып китте. Шуннан фермада эшләп калдым.

    Еш кына кешеләрдән мал асрауның бер файдасы юк, дип әйткәнне ишетергә туры килә. Бар, нишләп булмасын. Терлек тоткан кешенең өстәлендә һәрвакыт сыйфатлы ит-сөте, акча янчыгында томыш итәрлек кереме була. Билгеле, кул кушырып утырып кына уңышка ирешү мөмкин түгел, моның өчен тырышырга кирәк, ди Мусиннар.

    Хезмәте авыр дип тормый, иртәнге савымга сәгать икеләрдә, йокының иң тәмле вакытында торып чыгып китәргә туры килсә дә, бар күңелен биреп эшли. Әле дә ул вакытларны сагынам, төшләремдә саташып, сыерлар арасында йөрим, ди Лилия.

    - Олыязда да гомер буе мал-туар асрап гомер иттек. Һәрвакыт ике-өч сыер булды, хәзер анда да сөтлебикәләрнең саны бишкә җитә. Бу нигездә дә терлек тотканнар, - диде хуҗабикә. - Кайнанам бик зирәк, акыллы хатын иде. Кызганыч, өченче улыбыз туып, бер-ике атнадан соң, әшәке авырту аны арабыздан алып китте. Әлфия исемле иде, төпчегебезгә исемне аныкына охшатып куштык. Килен булып төшкәч, ул ике көн мине абзарга маллар янына чыгармады. Син – әлегә кунак, ә өченче көннән барысы да үзеңә калыр, диде. Хисапчыга укыгансың, монда сиңа һөнәрең буенча эш табылмас, менә үзең белеп кулланырсың, дип, гаилә акчасын да миңа бирде. Шуннан бирле гаиләдә аерым акча тоткан булмады. Ул вакытта сөтнең литрына өч сумнан түлиләр иде, тора-бара җиде сум булды. Сыер сауганнан соң кайнанам: “Әнә эт белән мәчегә сал да калганы үзебезгә булыр, тапшырып торма, барыбер бәясе юк”, - ди торган иде.

    Лилия кайнатасы Мөнир абый турында да бары мактап кына телгә алды. Ул хуҗалыкның алдынгы эретеп ябыштыручысы була. Бер белемем булмаган килеш Кәрам абый хезмәткә өйрәтте, дип искә ала үзенең яшь вакытларын. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, тик торырга яратмый, кешеләргә тимер эшендә ярдәм итә, өйләргә җылылык торбалары суза икән. Фәрит тә мәктәпне тәмамлаганнан соң, әтисеннән күреп, әлеге һөнәргә өйрәнә һәм хуҗалыкта хезмәт куя. Әмма соңгы елларны аңа эшен калдырырга туры килгән, чөнки йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләргә өлгереп булмый, диделәр.

    - Үзебезнең биш гектарга якын пай җирләре бар. Анда ашлык һәм күпьеллык үләннәр үстерәбез. Җир кешесе һава торышына карап кына тора, теләсә кайсы вакытта басуга чыгып китәргә туры килә, - диде Лилия. – Кырда эшләү өчен үзебезнең барлык төр техника, тагылма агрегатларны да булдырдык. Аларның күбесен Фәрит үзе ясады, кулыннан килмәгән эше юк. Әле ул күрше-тирәгә ярдәм итәргә дә җитешә. Алар исә кул хезмәте белән булышалар икән.
    Кайбер көнне сигезәр агрегат алыштырам: кемгәдер печән җыярга, икенчеләргә бәрәңге арасын эшкәртергә кирәк, диде Фәрит.

    Сыер санын арттыру өчен башта сөтлебикәләрне сатып алганнар. Хәзер үзләренең тана бозауларын калдырып баралар икән. Ә үгез бозауларны үстереп итләтә саталар. Терлек саны ишәйгән саен урын җитми, шуңа күрә киләчәктә абзар төзү турында да уйланалар.

    Хуҗабикә сөтлебикәләрне аппарат ярдәмендә сава. Бүгенге көндә өч сыерлары буаз, берсе сөтен ташлаган. Хәзерге вакытта көндәлек илле литр чамасы сөтне

    Аш-Буҗидан Фәнис Хәмәтдиновка тапшыралар. Соңгы тапкыр литрына 21 сумнан акча алганнар. Тиресне исә үзләренең җирләренә тараталар. Җәен сыерларны көтү өчен, авыл халкы белән җыелышып, электр-көтүче булдырганнар, бик уңайлы, диделәр.

    - Малларга көн саен иртә белән башак бирәбез, чи бәрәңге, пешкән солы, ә төш турысында он, печән, су салабыз, кичен исә иртәнге кебек кабатлана, - диде Лилия. - Солыны буаз сыерларга дип бүрттерәбез, әмма тәмле исенә кызыгып калмасын дип, башкаларына да бирәбез. Фермада да сөттән калдырасы сыерларга коры салам ашатканда и кызгана идем. Тере җан ияләре бит, аларның берсен яратып, икенчесен игътибарсыз калдырсаң да үпкәлиләр.

    Мусиннар ел саен малларына 1500 түк печән, 600 түк салам, 15 тоннадан артык ашлык хәзерлиләр. Быел район программасында катнашып, элеватордан фураж оны алганнар.

    - Сыйфаты шундый әйбәт, исләре үк икенче аның. Биш төрле кушылмадан ясалган, борчагы, көнбагышы да бар, бик канәгать калдык, - диде Фәрит. – Заявка биргәндә шикләнгән идек. Үзе ашлык үстергән кеше чагыштырып карый ала инде, бәясе бик арзанга чыга, бушка алган кебек булдык. Әйтик, безнең җирләрне көздән эшкәртер өчен генә 140 литр ягулык кирәк. Киләчәктә дә мондый программалар эшләсә, терлек азыгы хәзерләү бермә-бер җиңеләер иде.

    Лилия авылда клуб мөдире булып хезмәт куя, җирлектә үткәрелә торган чараларда да актив катнаша. Әмма шунысы кызганыч: клуб буш, авылда яшьләр юк, дип борчыла ул.

    - Каенлык авылы 1930 еллар тирәсендә, колхозлар оешкан вакытларда Зур Сәрдек якларыннан күченгән өч гаиләдән барлыкка килгән. Авылның көчле чагында да биредә 39 гына хуҗалык булган. Хәзер исә бер урамда 27 хуҗалык бар, - дип сүзгә кушыла Мөнир абый. – Кредитларга батып шәһәрдә яшәгәнче, авылда тынычлыкта гомер итүгә җитәме соң?!

    Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз НӘБИЕВ:

    Безнең җирлектә өч һәм аннан күбрәк сыеры булган 48 хуҗалык бар. Район программасы нигезендә элеватордан иң күп ашлыкны безнең җирлек алды: барлыгы 80,6 тонна фураж оны өләшенде, - диде ул. – Әлеге эштә безгә Фәрит бик зур ярдәм күрсәтте. Гомумән, Мусиннар – тырыш, үрнәк гаиләләрнең берсе. Алар күпләп мал-туар асрый, җирлек тормышында да актив катнаша.


    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: