Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Муенда – сөлге, җилкәдә - тәкә: Көрәшче өчен шуннан да куанычлысы юктыр

    Күп тапкыр республикада, районда Чемпион исемнәре яулаган якташыбыз, спорт мастеры Таһир Әхкәмов белән әңгәмә

    Сабантуйлар якынлашкан саен батырлар турында сүз куера башлый. Алдагы елларда район, авылларда мәйдан тоткан ир-егетләр кемнәр, кайсысы ничек көрәшкән, алымнары, техникасы – берсе дә хәтер йомгагыннан читтә калмый. Ә чын көрәшче нинди булырга тиеш соң? Бүгенге көндә милли спорт төренә игътибар бармы? Күп тапкыр республикада, районда Чемпион исемнәре яулаган якташыбыз, спорт мастеры Таһир Әхкәмов белән шул турыда сөйләштек.

    - Сезнең белән әңгәмәне туган якларыгыздан, әти-әниегезнең нигезеннән башлыйк әле.

    - Тумышым белән мин Чишмәбаш авылыннан, бүгенге көндә гаиләм белән Кукмарада гомер кичерәбез. Без биш бала үстек: өч малай һәм ике кыз. Әти белән әни без көрәшкән бер авылның Сабан туен да калдырмады. Безнең бөтен башлангычларны да хуплыйлар, ярышларны карап, борчылып торалар иде, зур рәхмәт аларга. Ә нәселебездә көрәшчеләр булган. Әти үзе ныклап шөгыльләнмәсә дә, бил алышкан кеше, шулай ук абый, энем дә көрәшне үз итәләр, нәтиҗәләре дә бар. Энем - яшьләр арасында өч тапкыр Татарстан Чемпионы. Үземнең улым да республика, район ярышларында катнаша, Сабантуйларда мәйданга чыга, югары күрсәткечләргә ирешә. Без тормыш иптәшем Лилия белән бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәбез. Күп вакыт күнегүләр, ярышларда булырга туры килә, шуңа күрә өйдәге эшләр Лилиянең җилкәсенә төшә. Гаиләнең терәген тоймасаң, уңышларга ирешеп булмас иде.

    - Ә сез ничә яшьтән көрәш белән шөгыльләнәсез? Спортка ничек килеп кердегез?

    - Минем бәхет шуннан булды: Зур Сәрдеккә 4нче сыйныфка укырга барган елны мәктәпкә, тренер булып, Нуретдин абый Зыятдинов кайтты. Ул безне спорт дөньясына алып кереп китте. Һәм мин, дәресләрдән соң калып, көрәш секцияләренә йөрдем. Бик күп идек без. Кечкенә чакта аруның нәрсә икәнен дә белмәгәнбез, үзе бер күңелле булган. Иң элек мәктәп, аннан соң авыл Сабантуйларында бил алыша башладык. Анда инде җиңгән, җиңелгән очраклар да булгандыр. Бик актив идек, хәтта милли генә түгел, грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнеп, уңышларга ирештек. Билгеле, ярышларга барып, призлы урыннарны алмый кайтсак, авыз-борын салына иде, шуңа күрә алдынгы урыннарны бирмәскә тырыштык. Әмма спортта һәрвакыт беренче булырга да ярамый, бигрәк тә яшь чакта.

    Ә мәктәпне тәмамлагач, мин, авыл малае буларак, иң элек Янилдәге һөнәри училищега укырга кереп, тракторчы-машинист белеме алып чыктым. Ә аннан соң инде Киров өлкәсендәге педагогия көллиятенә, Казандагы югары уку йортына читтән торып укырга кердем. Һәм беренче мәктәпкә тренер булып эшкә урнаштым.

    - Көрәш белән бәйле күңелдә калган вакыйганы да хәтердә яңартыйк әле. Бәлки ул иң зур бүләк алу белән бәйледер?

    - Һәр көрәш үзенчә истәлекле, аның барысында да борчылып, кайгырып торасың. Ә шулай да минем өчен иң зур вакыйга булып, 1998 елгы Россия Чемпионаты күңелгә кереп калды. Чөнки Татарстан беренчелегенә көрәшкән вакытта Әлмәт егете, мине җиңеп, беренче урынны яулаган иде, ә Россиянекендә мин аны ектым. Икешәр тапкыр илкүләм, Муса Җәлил, бер тапкыр авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына үткәрелгән ярышларда Чемпион, күп тапкыр призер булдым.

    Бәясе ягыннан иң зур бүләкне 2002 елда Кукмара Сабан туенда җиңеп алдым. Ока машинасы иде ул. Әмма көрәшченең муенында чиккән сөлге, ә җилкәсендә батырга бирелә торган тәкә булса – шуннан да куанычлысы юктыр.

    - Көрәшне сәламәтлек өчен куркыныч булган спорт төренә кертәләр. Сезнең җәрәхәтләр алганыгыз булдымы?

    Реклама

    - Әйе, андый хәлләр дә баштан кичте. Бер елны Чишмәбаш Сабан туенда яңак сөяген сындырдым. Тик авырып озак ятмадым: 12 июль көнне Питрау Сабан туенда мин мәйдан уртасында идем инде. Көрәш шундый әйбер бит ул, үзенә тартып тора. Ел саен быел көрәшмим, димен, әмма күңел үзенекен итә...

    - Элек авылларда бил алышмаган, бер тапкыр гына булса да Сабантуй мәйданына чыкмаган егетләр калды микән, юктыр, мөгаен. Ә хәзер Сабантуйларда көрәшчеләрнең саны кимеп бара...

    - Милли көрәш - татарның йөзек кашы. Ул гасырлар буе үскән һәм камилләшкән. Шуңа карамастан, аның үзенчәлеге, нәтиҗәле алымнары һәм нигезе югалмыйча саклана. Әйе, без яшь чакта көрәшчеләр арасында көндәшлек хәзерге заманга караганда көчлерәк, һәм без бер авырлыкта гына да дистәдән артык кеше таяк тотыша идек. Хәзер исә районда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп: “Зилант”, “Олимп”, “Ялкын” спорткомплексларында, шулай ук мәктәпләр, авыл мәдәният йортларында күптөрле секцияләр, түгәрәкләр эшләп килә. Ягъни балалар күңеле ни тели, шуны сайлый ала. Ә элек мондый мөмкинлекләр юк иде.

    - Көрәшче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

    - Көрәштә гәүдә авырлыгы белән генә ерак китеп булмый, техниканы яхшы белергә, башны да эшләтергә кирәк, ә иң мөһиме – әлеге спорт төре белән кызыксыну булырга тиеш. Мин физик яктан көчле, егәрле малайларны беләм, әйтик, алар кул көрәшендә дә сыната торганнардан түгел, әмма милли көрәштә нәтиҗәләргә ирешә алмый. Хәзер көрәш кагыйдәләре дә гел үзгәреп тора, ә яңалары бигрәк тә башны эшләтүне, техника белүне таләп итә һәм, әлбәттә, даими шөгыльләнергә, тырыш, үҗәт булырга кирәк.

    - Менә ничә ел инде сез “Ялкын” спорт мәктәбендә директор вазыйфаларын башкарасыз һәм шул ук вакытта балалар белән шөгыльләнергә дә вакыт табасыз. Яшьләргә нинди бәя бирер идегез?

    - “Ялкын”да мини-футбол, каратэ, волейбол һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнергә мөмкин. Үзем эшли башлаганнан соң, көрәш төркеме булдырдык. Анда Илсур Гыймадетдинов тренер булып тора. Үзем Манзарас урта мәктәбендә көрәш буенча секция алып барам. Анда ике төркем оешкан, аларда 20-25 бала йөри. Хәтта балаларны Сосновкадан да алып киләләр. Күнегүләр кичке сәгать биштән соң башланып, сәгать сигезгә кадәр дәвам итә.

    Яшьләр көчле хәзер. Кукмара командасы да ярышларда матур чыгыш ясый. Быелгы нәтиҗәләргә килгәндә, Актанышта Татарстан Республикасының беренче Президенты Кубогына узган ярышта команда, югары нәтиҗәләр күрсәтеп, Чемпион калды, Биектауда булган Татарстан беренчелегендә – икенче, Әлмәттә “Татнефть” Кубогына үткәрелгән ярышта өченче урынны яуладылар... Районда тренерлар составы да бик көчле, үзләре дә - спортта югары баскычка күтәрелгән кешеләр. Район җитәкчелеге, районның Көрәш Федерациясе дә һәрвакыт ярдәм итә, теләктәшлек күрсәтә.

    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: