Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Леонид атакай: Һәр эшебез рухи тәрбия бирүгә багышланган

    Җәйләрен куе чикләвек агачлары белән капланган биек тау итәгендә Нырья авылының мәһабәт Космодемьянск мәхәлләсе күренеп тора. Мәхәлләнең башлыгы – протоиерей Леонид атакай. Ул актив рәвештә җәмәгать эшләрен дә алып бара. Аллаһка аның үз юлы, диләр. Нинди ул, авылдагы чиркәү башлыгы? Леонид атакайны ачык, ягымлы, акыллы киңәшче буларак белеп, үземнең сорауларыма җавап табарга тырыштым.

    - Леонид атакай, сез авиация техникумын тәмамлагансыз. Ничек итеп рухани булдыгыз?

    - Әйе, мин очкычлар өчен двигательләр ясарга теләгән идем. Әмма язмыш үзенчә хәл итте: әни авырып китеп, миңа Нырья авылында калырга туры килде. Колхозга эшкә кердем, электр элемтәсе белән бәйле һөнәр үзләштердем. Техникумнан тыш, Куйбышев электр элемтәсе институтын тәмамладым. Белгечлегем буенча 25 ел эшләдем. Шулай килеп чыкты: кызым укыган мәктәптә – элеккеге чиркәү бинасында – температураны 8 градустан югары күтәрә алмадылар. Балалар туңалар иде, шуңа күрә аны дәресләр бирү өчен файдаланмаска булдылар, ул буш торды. Авыл советы рәисе өлкән авылдашларым белән бергә миңа мөрәҗәгать итеп, биредә чиркәү ачарга тәкъдим иттеләр. Мин рәхәтләнеп ризалаштым. Ул чагында дин йортлары ачыла гына башлаган иде. Киңәшләр сорау өчен Нократ Аланы шәһәренә бардык. Җәмгыять булып теркәлдек. Шуннан соң безгә чиркәү бинасын бирделәр, һәм аны торгызу эшенә керештек. Анда гыйбадәт кылулар башланды, әмма моның өчен руханины ерактан алып кайтырга кирәк иде. Башта Арчадан алып кайттым, аннары – Казаннан, соңрак - Зөя утравы каршындагы Макарьев монастыреннан. Моның өчен 200 чакрым юлны үтеп  барырга, аннары руханины кире илтеп куярга кирәк иде. Шулай итеп, бер тапкыр гыйбадәт кылу өчен 800 чакрым араны кичәргә туры килде. Владыка Анастасий элек минем үземә рухани булырга тәкъдим иткән иде, әмма мин ничектер җөрьәт итмәдем. Чираттагы тапкыр тәкъдим ясагач, 2001 елда руханилык дәрәҗәсен кабул итәргә ризалаштым. Аннары Казан дини семинариясен тәмамладым.

    - Сез, чиркәүдә хезмәт куюдан тыш, Россия Президенты грантлары конкурсларында да актив катнашасыз. Сезнең чиркәү откан грант акчасына төзелгән балалар уен мәйданчыгы өчен нәниләр сөенеп бетә алмый. Мондый конкурсларда катнашуыгыз нидән башланды һәм моңа нәрсә этәргеч булды?

    - Лельвиж авылында чиркәү салырга ниятләгәч, архитектор бездән сорады, кем хөрмәтенә төзергә уйлыйсыз, дип. Удмурт халкының гына түгел, чуаш, мари халыкларының грамматикаларын булдырган митрополит Вениамин (Пуцек-Григорович) хөрмәтенә, дидем. Тик ул изгеләштерелмәгән, данланмаган, дип өстәдем. Ә ул “Чиркәү Вениамин (Пуцек-Григорович) хөрмәтенә төзелә” дип язып та куйган. Бу проект белән владыка Анастасий  янына килгәч, ул изгеләштерү өчен документларны кем җыячагын сорады. Шулчак мин аңа митрополит Вениамин турында диплом проектын язарга тәкъдим иттем. Ул әлеге митрополит хакында интернет челтәрендә мәгълүматлар эзләгәндә “Православие башлангычы” дигән конкурс турында белгән. “Мәдәният” юнәлешендә “Галим руханилар” дигән тема бар иде, миңа бу тема ошады һәм мин грант алу өчен “Митрополит Вениамин (Пуцек-Григорович) – Идел буе халыклары мәгърифәтчесе” дигән проект яздым. Грантны 2014 елда оттык һәм гамәлгә ашыра алдык, ягъни шул исемдәге китап бастырдык һәм “Седмиозерная пустынь” монастыренда митрополит җирләнгән урынга Хач куйдык. Аны изгеләштерү өчен документлар әзерләдек, кызганычка каршы, аларны кире кактылар.

    - Тагын нинди грантларда катнаштыгыз һәм нәтиҗәләре нинди?

    Реклама

    - Аннан соң Президент грантында катнаштык. Ул гражданлык җәмгыятен үстерү һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен бирелә. Башта өлкәннәр белән  дин йортларына  сәфәр кылу һәм чиркәүгә йөрүчеләрне алып килү өчен автобус алырга теләгән идек, әмма грантны отмадык. Һәм бу дөрес булды да. Ул автобус белән проблемалар гына булыр иде. Яшь әниләр авылда спорт мәйданчыгы булмавыннан зарлангач, мин бу бушлыкны тутырырга ниятләдем. “Сәламәт алан” проектын яздым. 2017 елда оттык һәм 2018 елда тормышка ашырдык. 2018 елда “Яхшылык эшлә” проекты белән “Православие башлангычы”нда оттык. Волонтерлар бригадасын туплап, җиһазлар сатып алдык.
    Үткән елның ноябрендә “Гасырлардан соң истә тотсыннар” проекты белән 415 мең сумлык Президент гранты оттык. Әлеге проект документларны, Бөек  Ватан сугышында һәлак булганнарның, исән кайтып үлгәннәрнең исемнәрен эзләүне, яңа исемнәр өстәп, Нырья авылындагы мемориаль обелискны яңартуны үз эченә ала. Проект бик кызыклы, бик әһәмиятле, әмма яшь энтузиастларның катнашуы мөһим. Якташларыбызны бу изге эштә катнашырга чакырам.

    - Чиркәү базасында якшәмбе мәктәбе эшли. Балалар белән нинди дәресләр үткәрелә?

    - “Божий закон” дәресләре алып барабыз. Балалар рәсем ясарга, җырларга, ноталарны өйрәнәләр, дәрес темасына бәйле рәвештә төрле эшләнмәләр ясыйлар. Аларны белемле белгечләр укыта.

    - Леонид атакай, сез мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшлисез. Рухи-әхлакый тәрбия бирү максатында сезнең фикерегез балалар өчен  зур абруйга ия. Үсеп килүче яшь буынга нинди киңәш бирер идегез?

    - Иң мөһиме – иренмәскә, күбрәк белергә тырышырга: уку материалын гына түгел, “Священное Писание”не дә. Шулай ук, нинди булуларына карамастан, әти-әниләрне яратырга кирәк. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый – моны намуслары әйтсен.

    Әңгәмәне Нырья мәктәбенең
    директор урынбасары
    Лариса КОНСТАНТИНОВА
    алып барды

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: