Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар подъездларын матур рәсемнәр белән бизәгәннәр

Гафиятуллин урамындагы 3нче йорттның ишеген ачып керүгә үк үзеңне бик уңайлы, үз өеңдәге кебек җылы мохиттә хис итәсең: һәр катта стеналар аллы-гөлле рәсемнәр белән бизәлгән, коридорда, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра...

Матурлыкка омтылу - күңел халәте. Гафиятуллин урамындагы 3нче йортта яшәүчеләр дә торган җирләре чиста-пөхтә булсын, матурлык күзләрне генә түгел, күңелләрне дә иркәләсен, дип тырышалар. Әлеге күпкатлы йортның ишеген ачып керүгә үк үзеңне бик уңайлы, үз өеңдәге кебек җылы мохиттә хис итәсең: һәр катта стеналар аллы-гөлле рәсемнәр белән бизәлгән, коридорда, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра...

Билгеле, бу тормышта зарланам дисәң, сәбәп табарга була, кәефне төшерә торган хәлләр дә гел очрап тора. Ә шул кайнап торган тормыш шаукымында гүзәллекне күрә белү - үзе бер сәләт.

- Безнең йорт 75-76 елларда төзел-гән, элек ул тулай торак буларак файдаланылган. Соңыннан андагы бүлмәләрне хосусыйлаштырганнар, бүгенге көндә биредә 49 фатир бар, - дип сөйләде йорт комитеты рәисе Гөлнара Сафина. – 2017 елда йортыбыз капиталь төзекләндерелде. Аңа кадәр бик начар хәлдә иде: тәрәзәләр ватык, идән-стеналар карарлык түгел, пычрак, коридорга гел исерекләр җыелды, тәртипсезлек булды. Шуның өчен хәтта тәрәзәләрне дә кирпеч белән өеп, томалап куйганнар. Ремонт вакытында аны янәдән сүттердек. Хәзер йортыбызны элеккеге тулай торак димәссең дә! Дуслар-туганнарны кунакка чакырырга да үзе бер күңелле.

Ремонт барышында биредә бик күп эшләр башкарылган: ишек-тәрәзәләр алышынган, стеналар буялган, коридор идәннәренә плитә һәм линолеумнар җәелгән, почта ящиклары урнаштырылган. Барлык эшләрне дә “Ремстройсервис” оешмасы башкарды, диделәр.

Гөлнара апа киез итек-киез комбинатында хезмәт куя, 2017 елдан биредә йорт комитеты рәисе булып тора. Ә бик матур, үзенчәлекле исемле Сандугач Ахунова йортта җыештыручы булып эшли икән.

- Мин пенсиядә инде, киез итек-киез комбинатында эшләп лаеклы ялга чыктым, - диде ул. – Берничә ел дәвамында шушы тирәдәге өч йортның коридорларын җыештырам. Төзекләндерү эшләре барганда бөтен таш-балчыкны үземә күтәреп ташырга туры килде, бик авыр вакытлар иде, хәзер, Аллага шөкер, тәртип керде, үзем дә ияләндем. Кыш көне дә йортны бизибез: һәр катка чыршы куеп, гирляндалар, “энҗеләр” эләбез. Үзебез яшәгән урынны матур, чиста, уңайлы итәсе килә.

- Сандугач эшен җиренә җиткереп башкара, рәхмәт аңа. Идәннәрне айга ике тапкыр гына юасы булса да, йөрәге түзми, атна саен җыештырып чыгара, - дип сүзгә кушыла йорт комитеты рәисе. – Кайбер йортлардагы пәрәвез сарган тәрәзәләрне күреп шаккатам, безнекеләр көлеп тора. Чебен-черки кермәсен дип, москит сеткалары да алып куйдык.

Бу йортта коридорлар киң, иркен, бала-чагалы кешеләргә велосипед, коляскаларын кую өчен дә уңайлы. Ишек бикле торгач, югалыр дип тә борчыласы юк.  Домофонны биредә яшәүчеләр үзләре акча җыешып урнаштырганнар. Әлбәттә, акча белән бәйле эш каршылыкларсыз гына булмый, монда да үз өлешен кертми калган кешеләр бар икән.

Ә менә шушы йортта яшәүче бер ханым (исемен язмавыбызны сорады-авт.) үз теләге белән тәрәзә төпләренә бертөсле чүлмәкләр алып куйган, аларга гөлләр утыртканнар. Гөлләрне бергә-бергә карыйлар, суын да сибеп, хәтта кибеттән витаминнар сатып алып кайтып “сыйлыйлар”. Әлеге уңган ханымнар йорт тирәсендә дә аллы-гөлле чәчәкләр үстерәләр, туфрагын да үзләре ташып җәйгәннәр, су сибәр өчен лейка да сатып алганнар. Эх, йорт каршына бордюрлар урнаштырылса, чәчәкләргә сипкән суларыбыз агып китеп әрәм булмас иде, диделәр.

 

Йортны исә матур рәсемнәр белән Рамил Хәбибуллин исемле егет бизәгән. Буяуларны бергә акча җыешып сатып алганнар. Рәсемнәрне башта беренче һәм өченче катларга ясаганнар, аннан соң башкалар да ошатып, калган катларны да матурлаганнар. Рамилне уңган, булдыклы егет дип мактадылар. Ул гел кич һәм төнлә белән, кешеләр йоклаган вакытта эшләгән. Иртән без йокыдан торышка стеналарда тегермән, шарлавык, кышкы авыл, табигать күренешләре пәйда була иде дип, соклануларын белдерделәр.

- Әле күптән түгел генә “Безнең ишегалды” программасы кысаларында халык белән очрашу үткәрелде. Анда Римма Ратникова да килгән иде, - диделәр әлеге йортта яшәүчеләр. – Без җитәкчелеккә үзебезне борчыган проблемаларны, теләк-тәкъдимнәрне җиткердек. Подвалыбыз ремонтланмыйча калды, шуның өчен борчылабыз. Подъезддагы баскычларны да плитә белән ясатып бетерәсебез килә. Йорт янына машина кую, кер элү урыннары, балалар мәйданчыгы кирәк, агач-куаклар утыртылса, ут баганалары урнаштырылса, әйләнә-тирә тагын да ямьләнеп китәр иде. Безнең 4нче мәктәп янындагы паркка менеп йөрергә мөмкинлегебез юк, шуңа күрә бу тирәдә дә тренажерлар, эскәмияләр белән ял итү урыны эшләнсен иде. Район җитәкчелеге безне ишетер һәм ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Әлбәттә, барлык эшләрне дә берьюлы башкарып чыгу мөмкин түгел. Әмма Кукмара көннән-көн матурлана, яхшы якка үзгәрә бара. Ә  Гафиятуллин урамы, 3нче йортта яшәүчеләргә “афәрин” дияргә кирәк. Күңелләрендәге һәм подъездларындагы матурлык озак еллар уңмый саклансын.


фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk