Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарадан Михайловлар гаиләсе күпләп терлек асрап көн күрә

    Алар хуҗалыгыннан көндәлек 180-190 литр тирәсе сөт озатыла

    Авылда тормыш көтү бер дә җиңел түгел,  иртә таңнан караңгы төнгә кадәр армый-талмый эшләргә, бил бөгәргә туры килә, дигән зарлану сүзләрен еш ишетәбез. Имеш, мал асрауның да файдасы юк: терлек азыгын сатып аласы, җитештергән продукциянең дә бәясе бик түбән... Әмма авылда таңны - әтәч тавышыннан, кичне исә урамнарны тутырып, мөгри-мөгри кайткан сыер көтүеннән башка күз алдына да китереп булмый. Файдасы да юк түгел, әнә Югары Чура авылыннан Татьяна һәм Юрий  Михайловлар гаиләсе күпләп терлек асрап көн күрә, бу хезмәттән тәм-ямь табып яши.

    Нинди зарлану?! Әлеге гаилә белән аралашкан арада бер уфтану сүзе дә ишетелмәде.

    - Хәзерге заманда кемгәдер, нәрсәгәдер өметләнеп кенә булмый, үзеңә берәр шөгыль табарга кирәк. Мин аны нәкъ менә терлекчелек кенә дә димим, кем нинди эшне булдыра бит, - диде Татьяна апа. - Ә үзем авыл җирендә мал-туарсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Әнием фермада эшләде, без һәрвакыт аның янына бара идек, терлекләр арасында уйнап үстек, шуңа күрә бу хезмәтне бер дә авырсынмыйм. Мин килен булып төшкән йортта да мал-туар асрап көн күргәннәр, әлеге шөгыль белән кыз-улларын башлы-күзле иткәннәр. Бүгенге көндә авылда яшәү шартлары да шәһәрнекеннән бер дә ким түгел, өйдә бөтен уңайлыклар бар. Калада тормыш та кыйммәт бит. Үз торагың булмаса, чит кешенең фатирында яшәгән өчен зур суммалар түләргә кирәк. Авылның саф һавасы гына да ни тора, үз йортыңда яшәүгә җитәме соң?!

    Татьяна апа унбиш елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган, ә 2012 елдан әлеге эшне калдырган. “Хәзер маллар арасында җырлыйм да, биим дә”, - ди ул, елмаеп. Тормыш иптәше иртәдән кичкә кадәр эштә булу сәбәпле, йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләр күбесенчә аның җилкәсенә төшә икән. Ә Юрий абый исә Саба районы Иске Икшермә авылында крестьян-фермер хуҗалыгында  мал табибы булып эшли. Юрий абыйның җитеш, матур йортларын тагын да бизәп торучы агач эшләнмәләре дә күзгә ташланды. Көне буе эштә, диләр бит гаилә башлыгын, кай арада ясарга өлгергән диген?!

    Михайловларның бүгенге көндә ун сыерлары, бозаулары бар. Алга таба да мал санын арттыру турында уйланалар. Тик моның өчен яңа мал тораклары җиткезергә кирәк, диделәр. Әмма хәзерге вакытта төзелешләр алып бару бик кыйммәткә төшә, бәлки дәүләт ярдәменнән файдалана алырбыз, дип өметләнәләр.

    - 2012 елдан бирле күпләп терлек асрыйбыз. Башта нәселле өч сыер сатып алдык. Алар бозаулагач, таналарын үзебезгә калдырып бардык. Ә үгез бозауларын бераз үстереп саттык, - дип сөйләп китте Татьяна апа.

    - Бу кадәр малны үзегезгә генә карау авыр түгелме? Ничек өлгерәсез? – дип кызыксынам яңа танышымнан.

    - Абзар тирәсендәге эш һәркемгә дә җитә ул. Көн саен таң белән торабыз, сәгать дүрттә үк маллар янына чыгабыз.  Төш турысында да печән салып керәм. Ә кич белән абзарга бишләр тирәсендә чыгам.  Укудан кайткач, балалар да булыша: асларын да җыештыралар, сөтләрен дә сөзәләр... Ә терлек азыгы табу, ветеринария чараларын башкару, сөт тапшыру исә ирем өстендә. Без әлеге режимга ияләнгән инде, - диде ул.

    Татьяна апа сөтлебикәләрен  аппарат ярдәмендә сава. Сыерлар уртача 25 литр сөт бирә икән. Аны уникешәр литрлы чиләкләргә салып, сандык шикелле зур туңдыргычка куеп суыта. Иртә белән ире эшкә барганда сөт белән мичкәләрне Түбән Шәмәрдәнгә илтеп тапшыра. Михайловлар хуҗалыгыннан көндәлек 180-190 литр тирәсе сөт озатыла. Соңгы тапкыр сөт өчен литрына 22 сум 80 тиеннән исәп-хисап ясалган.
    Малларга яхшы тәрбия кирәк, өч тиен чыгармыйча, биш тиен керми, ди Михайловлар. Алар сыерларына иртә-кич башак бирәбез, көндез печән салабыз, диделәр. Рационны жмых, катнаш азык белән баеталар. Үзләре дә күпьеллык үләннәр чәчәләр, пай җирләре өчен Вахитов исемендәге хуҗалык  терлек азыгы бирә икән. Шуңа күрә мөмкинлекләр барында мал асрауның авырлыгы юк, теләк кенә булсын, диләр алар.

    Терлекчелектә югары продукция алу өчен балансланган азык кирәк, ди белгечләр. Ул рацион нигезендә төзелергә, макро, микроэлементларга бай булырга тиеш. Шәхси хуҗалыкларны да сыйфатлы терлек азыгы белән тәэмин итү өчен районда берничә махсус цех булдыру бурычы куелган иде.  Вахитов исемендәге хуҗалыкта үткән ел эшли башлаган азык цехы әлеге таләпләрне күздә тотып төзелгән. Анда җитештерелгән сыйфатлы азык шәхси хуҗалыкларга да сатыла башласа, терлек асраучылар өчен зур файда булыр, дип көтелә...

    Реклама

    - Район, республика күләмендә төрле программалар эшләп килә. Әйтик, соңгы бер-ике елда очсызлы бәядән төргәкле печән өләшенде, сыйфаты да бик яхшы иде. Сөт бәяләре төшкән вакытта да дәүләттән субсидия алдык, - диде хуҗабикә. - Әгәр бәясе кеше сатып алырлык икән, балансланган терлек азыгына да ихтыяҗ булыр дип уйлыйм. Шунысы да бар бит әле: әйтик, сөт бәясе кинәт кенә түбән тәгәрәргә мөмкин, ә терлек азыгы белән бу хәл булмаячак, ул һаман югарыга үрмәли. Кибетләрдә шифалы суның бәясе генә дә сөтнекенә караганда күпкә югары бит. Халык сыерларын саклап калып, мал санын арттырсын өчен, авыл хуҗалыгы тармагында тотрыклылык җитми.

    Татьяна апа белән Юрий абыйларның гаиләсе көчле бер команданы хәтерләтә. Гаилә башлыгы гына түгел, уллары да авыл хуҗалыгы тармагын сайлаганнар икән.  Олысы Артем Казан аграр университетында агроном белгечлегенә укый, тиздән армиягә барырга әзерләнә, диделәр. Ә игезәкләр Даниил белән Лидия Кукмара аграр көллиятендә техник-механик һәм тегүче һөнәрләрен үзләштерәләр. Балалар – төп ярдәмчеләребез, диләр әти-әниләре. Менә шулай бердәм булып, тырыш хезмәт белән көн күрәләр Михайловлар.

    Николай МИХАЙЛОВ, Югары Чура авыл җирлеге башлыгы:

    Авыл җирендә мал-туар асрамыйча буламы соң?! Бездә дә халыкның күбесе терлекчелек белән шөгыльләнә. Соңгы елларда бу эш тагын да активлашты. Җирлектә 900гә якын мөгезле эре терлек бар, шуның 367се – савым сыерлар. Үткән елга караганда сөтлебикәләрнең саны 42гә артты. Гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары оешты. Авыллардан сөт җыю да җайга салынган. Югары, Кече Чура, Поршур авылларыннан - Вахитов исемендәге, Пчеловодтан “Восток” хуҗалыгы җыя. Җәй көне авылларда көтү чыга. Җирлек халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен  алга таба да үзмәшгульлекне үстерәсе иде. Хәзер бар җирдә дә алдынгы технологияләр кулланылган заманда хуҗалыклар гына кешене эш белән тәэмин итеп бетерә алмый, шуңа күрә һәркем үзенең тормышын үзе кайгыртырга тиеш, дип уйлыйм.

    Марина ФЕДОРОВА, Вахитов исемендәге хуҗалыкның баш икътисадчысы:

    Бүгенге көндә цехта иң югары продуктлы сыерлар өчен көндәлек 230 тонна азык әзерләнә. Алардан калган очракта гына башка малларга бирәбез. Азык Вахитов хуҗалыгының үзенә, Поршур, Лельвиж бүлекчәләренә, “Вахитов” җәмгыятенә озатыла. Рацион составында кукуруз, сыттырылган ашлык, жмых, премикс, тоз, печән, сенаж, силос һәм башка азык кушылмалары бар. Уртача тәүлеккә егерме литр сөт бирә торган бер терлеккә көндәлек азык әзерләү бәясе - 190-197 сумга, 25 литр сөт бирә торган сыерга 220 сумга чыга. Әгәр цех ике сменада эшләсә, ул тәүлеккә 500 тонна монокорм әзерләргә сәләтле. Ул вакытта аны шәхси хуҗалыкларга да сату мөмкинлеге булачак.

    Бер сыерга исәпләнгән уртача еллык азык күләме (якынча бәясе):

    • Печән - 7 тонна (26 мең 827 сум).
    • Фураж – 2 тонна (20 мең 440 сум).
    • Салам – 1 тонна (1 мең 642 сум).

     

    фото: гаилә архивыннан

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: