Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Гөлфинур Галимуллина: Счет төймәләре сагындыра

Балачак хыялына тугры калып, бар гомерен сәүдә өлкәсенә багышлаган Гөлфинур Галимуллина исеме туешлыларга аеруча яхшы таныш. Чөнки әлеге микрорайондагы кибеттә инде 30 елга якын эшли ул.

 

- Без үскәндә компьютер, интернет заманы булмаганлыктан, күп вакытыбыз урамда, ишегалдында үтә иде. Иң яраткан уеныбыз, әлбәттә, кибет. Агач яфракларын, ватылган пыяла кисәкләрен акча итеп файдаланасың да шуларга я бер, я икенче әйберне “сатып” аласың. Мин, гадәттә, кибетче була идем. Шул чагында ук әлеге һөнәр күңелемә кереп урнашкандырмы, белмим, әмма мин мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламый, Казан сәүдә техникумына юл тоттым, - ди Гөлфинур апа. – Әни теләгемә каршы килмәде үзе, тик менә әти генә: “Кызым, кибеттә өстеңә чыга калса, минем сиңа бирерлек сыерым юк. Шуның өчен үзеңә кара”, - дип куйды кырыс кына. Яшь чак бит, ул вакытта аның сүзләренә бераз үпкәләсәм дә, сүземнән кайтмадым. Хәзер исә 65тә дә яраткан эшемдә хезмәт куюыма сөенеп бетә алмыйм.

Үҗәт һәм тырыш булуы белән башкалардан аерылып торган кыз, кулына диплом алуга, баш-аягы белән сәүдә системасына кереп чума. 20 ел киез итек фабрикасындагы сәүдә базасында илнең төрле төбәкләренә заказлар буенча итекләр җибәреп тора ул. Алга таба исә эшчәнлеген район кулланучылар җәмгыяте системасындагы кибеттә дәвам итә.

- Заманында тәүлек буе эшләгән әлеге кибет бер кечкенә генә бина иде. Кышкы чорда салкынлык үзәкләргә үтә, җылы җитмәгәнлектән, стеналар кырпак белән каплана иде. Кибетне бераз җылыту өчен, утын ярып аны ягарга, кирәк-яраклар өчен колонкадан, я коедан көянтә-чиләкләп су алып кайтырга кирәк. Хезмәттәшем Асия белән бик күп еллар дус-тату, бербөтен булып эшләдек, авырлыкларны бергә җиңдек, - дип искә ала язма герое ул вакытларны. - Сәүдә нокталары хәзерге шикелле күп түгел бит, шуның өчен кибеттә ипигә су буе чират булыр иде. Кара ипине – 14, агын 18 тиенгә саттык. Капчыклап суган кайтардылар бервакыт, аны сыртлап өеп куйдык. Бер атна дигәндә алып та бетерделәр. Хәзер, Аллага шөкер, бар мөмкинлекләр дә тудырылды: җылыда, яктыда, бик рәхәтләнеп, җырлый-җырлый эшлибез. Кибеткә җаның ни тели, шул кайтып тора. Азык-төлек тә, көнкүреш кирәк-яраклары, хәтта балалар өчен уенчыклар да бар. Элегрәк: “Компьютер белән ничек эшләрмен, бу кадәр товарны ничек сатарбыз, бәяләрен ничек истә калдырырмын икән”, - дип борчыла идем, юкка булган - ияләнеп беттем. Кабул итеп алганда ук хакларын баш миенә сеңдереп барам. Хәтта күзне йомган килеш кайсы киштәдә нинди товар икәнен әйтә алам.

Гөлфинур апа, 35 яшендә тол калып, ике улын берьялгызы үстерә.

- Иртән иртүк торып, иң элек үзем әзерләнәм, аннары балаларны уятам. Без җыенып чыгып киткәнче бер сәгатькә якын вакыт уза. Ярый әле ул заманнарда балалар бакчаларында бик кечкенәләрне дә алалар иде. Улларым тугыз айдан яслегә йөрделәр. Аллага шөкер, акыллы, тәүфыйклы булып үстеләр, күземә генә карап тордылар, хәзер дә мине бик хөрмәт итәләр – шуңа сөенеп бетә алмыйм, - ди ул. - Балаларның икесе дә Казанда эшлиләр. Кече улымның инде үз тормышы, бик матур кызыбыз үсеп килә. Элегрәк эштән арып кайткан вакытларда балаларга еш кына: “Сөйләшмәгез”, - дип әйтә идем. Алар хәзер дә минем ул сүзне искә төшереп көлешәләр. “Әни, тыңлый идек бит сине. Берәр сүз әйтәсе килсә дә, авыз ачарга курка идек”, - диләр. Яраткан эшем һәм газиз балаларым булу миңа авырлыклар алдында югалып калмаска, көчле булырга өйрәтте. 

Кибетче кеше өчен хезмәттәшләрдән уңу да мөһим. Ул яктан янәшәсендә һәрчак төпле фикерле, тырыш, ярдәмчел кешеләр генә була аның.

- Гөлфинур - таләпчән, кешелекле ул. Аның беркайчан кәефсезләнеп йөргәнен күрмәссең. Йөрәге таш булып каткан, күзләре яшь белән мөлдерәп тулганда да елмаерга тырыша, үз проблемаларын кешегә чыгармый. Шуның өчен дә мин аны бик хөрмәт итәм, - ди ун елдан артык Гөлфинур апа белән бергә эшләгән Асия ханым Баһавиева.

Бүгенге көндә бергә хезмәт куючы Гөлфия Галиева исә: “Мине эшкә өйрәтте, сату серләренә төшендерде, икенче әнием кебек ул. Гөлфинур апа үрнәгендә бик күп яхшы сыйфатларны үземә алдым. Рәхмәт аңа”, - ди.

Гөлфинур ГАЛИМУЛЛИНА:

Хәзер эшләргә җиңел булса да, чалт-чолт итеп счет төймәләрен тарткан вакытлар сагындыра. Санаганда, кушып-алганда чыккан тавышлары гына да ни тора бит аның! Искереп, каралып беткән счетымны әле берничә ел элек кенә кеше күзеннән яшердем. Моңарчы Казанда узган ярминкәләргә дә үзем белән алып бара идем. “Музейга бирәсең бар счетыңны”, - дип көлсәләр дә, минем белән бергә картайгангамы, бик якын иде шул...

 


Гөлфинур Галимуллина “Россия Кулланучылар кооперациясендә фидакарь хезмәт өчен” билгесенә ия.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk