Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Космодром төзүче, "агрономия генералы", ике кыз әтисе

Әңгәмәбез вакытында Райнур абый тормышының без бөтенләй белмәгән яклары ачылды.

Зур Кукмара авылында гомер итүче Райнур абый Рәхимуллинны утыз елдан артык районның баш агрономы вазыйфасын башкарган  шәхес буларак беләбез. Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге тынгысыз, тырыш хезмәте өчен “ТАССРның атказанган агрономы” исеменә һәм ил җитәкчелегенең Мактау грамоталарына лаек булган ул. Мәскәүдә нәшер ителә торган  “Аграрная тема” журналы аның турындагы мәкаләсендә юкка гына  “агрономия генералы” дип атамаган үзен.

Әңгәмәбез вакытында Райнур абый тормышының без бөтенләй белмәгән яклары ачылды. Хәрби хезмәте белән бәйле ул. Анда 1961 елда алынган.

Иң элек шуны әйтеп китик, бу –Советлар Союзының Америка Кушма Штатлары белән бик киеренке мөнәсәбәттә булган һәм илебезгә атом-төш сугышы янаган чор. Америкалылар  һөҗүмне инде 1945 елдан – Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрен атом-төш бомбалары белән юк иткәннән бирле планлаштырып килгәннәр. Мәскәү һәм аның тирәсенә генә дә 179 бомба ташлау каралган. Бер үк  вакытта безнең илгә Кытай да сугыш ачарга җыенган. Шулай итеп, Ерак Көнчыгышта яшерен рәвештә төзелә башлаган атом-төш коралы базасы берьюлы ике дошманга каршы  юнәлтелгән. Райнур абый нәкъ менә шул Амур өлкәсендәге базада беренче көннәреннән үк хезмәт иткән.

- Армиягә районнан унике егет бергә киттек, - дип, истәлекләрен яңарта ул. – Июнь азагы иде бу. Безне очсыз-кырыйсыз тайга, мәңгелек туң, суырып ала торган сазлыклар каршы алды. Уйлап карагыз: Ледяная станциясеннән частька кадәр 85 чакрым юлны вездеход-тягач машиналары белән 12 сәгатьтә үттек! 120 солдат идек без. Барып җиткән урында берни юк, тимер чыбык белән уратып алынган җир генә. Икенче көнне бергәләп 40ар кешелек өч зур палатка кордык, ике яруслы караватлар урнаштырдык. Аннан соң безгә матрас тышлыклары бирелде, шуларга салам тутырып, үзебезгә йоклар урыннар әзерләдек. Өстә ятучылар – эсселектән, аскы ярустагылар суыктан интекте. Галәмәт күп черкиләр, озынборыннарның тешләвенә чыдар әмәл юк иде. Бер ел әнә шулай палаткаларда яшәдек, кышка тимер мич куелды. 40-45 градуслы суыклар иде. Күбесенчә киптерелгән ризыклар: бәрәңге, кишер, чөгендер бирелде. Аның каравы, иткә кытлык булмады, яхшы балыклар ашап тордык. Суны исә 85 чакрым ераклыктан ташырга туры килде. Икенче елларны бәрәңге һәм яшелчәләрне тирә-юньдәге колхозлардан алып әзерли башладык. Аралар якын түгел иде, 300 чакрымлап булыр.

Һәр солдатны үз белгечлеге буенча эшкә билгеләгәннәр: әйтик, кемнәргәдер эретеп ябыштыру,  аш-су әзерләү хезмәте йөкләнгән, ә кемнәргәдер - җир казу эшләре.  Райнур абыйга ДОСААФ мәктәбендә шофер һөнәрен алуы ярап куйган, аңа ГАЗ-51  йөк автомобилен  ышанып тапшырганнар.

- “Ашыгыч ярдәм” машинасының варианты иде ул, - дип сөйли үзе. - Офицерларны йөрттем мин. Алар базадан 70 чакрым ераклыкта, юка такталардан төзелгән “фин йортлары”нда гаиләләре белән яшәделәр. Көн дә иртән-иртүк барып алам, кичен кайтарып куям. Эш төгәлләнгәч кенә төннәрен дә кайтарган чаклар булды. Машиналар өчен гаражлар юк иде әле, алар тышта, суыкта тордылар, шуңа күрә шоферларга озын, кара туннар бирелде.

Киң колачлы төзелеш - атом-төш коралы базасын төзү башланса да,  җир өстендә берни дә, бер кеше дә күренмәгән: барлык эш җир астында барган. Бер үк вакытта юл салуга да керешәләр, анда бер мең берәмлек техника эшләгән. Сазлы туфракта тракторлар, машиналар еш кына батып кала, солдатларга аларны,  тәгәрмәчләр астына бүкәннәр кисеп куеп,  катлаулы чыгырны (лебедка) агачка бәйләп тарттырып чыгарырга туры килә. Техника белән идарә итүчеләр кышларын, кирәге чыгар дип, һәрчак запас коры утын, паять итү лампасы йөрткәннәр. Әйе, шартлар җиңел  булмаган. Шул ук вакытта хәрби шәһәрчек төзелгән.

- Без Америка белән сугыш башлана, дип ышанып яшәдек, төннәрен йоклаганда да автоматларны кулдан ычкындырмадык, һәрчак киенгән көе, әзер булып ята идек, - дип дәвам итә сүзен Райнур абый. – Барлыгы дүрт атом-төш ракетасы зонасы төзелде, һәр зонадан икешәр ракета җибәрергә әзер идек. Хәрби сер нык сакланды: объектлар чирәмле балчык  белән каплатылды, барлык техниканың номерларын да елга берничә тапкыр алыштырып торалар иде. Безнең частьның да исеме юк иде, 75436 номерын гына йөртте. Өйрәнүләр әле дә истә: тревога бирелә, трассада беркем дә калмый, ракеталарны поезд белән алып киләләр. Махсус киемнәр кигән хәрбиләр, атом-төш коралын (боеголовка) машинага салып, ракетага урнаштыралар. Һәм аларны яңадан шул дәһшәтле корал саклана торган бишенче зонага алып кайталар иде. Бер елдан соң инде мондый мәшәкатьле эш бетте: боеголовкаларны ракеталарга куеп тоттылар, аларны махсус код ярдәмендә хәрәкәткә китерү каралган иде.

Шөкер, сугыш башланмаган. Бер үк вакытта, ягъни 1962 елда Куба утравы янындагы Кариб диңгезендә ике ил арасындагы  конфликт та чак кына атом-төш афәтенә китерми калган. Соңгы чиктә барысы сөйләшүләр аша, тыныч  юл белән хәл ителгән.

- Мин өч елдан артык хезмәт иттем. Офицерларны йөрткәнлектән, барлык урынга үтеп керү өчен пропускым бар иде. Боеголовкалар саклана торган зонага да көненә дүрт, ә кайчак алтышар тапкыр керергә туры килде. Ни дәрәҗәдә радиация нурланышы алганмындыр. Аны беркайчан тикшергәннәре булмады. Сәламәтлеккә куркыныч зонада хезмәт итүемә карамастан, бернинди ташламалар бирелмәде. Алда әйткәнемчә, районнан 12 егет бергә киткән идек. Ни кызганыч, бүгенге көндә мин генә исән. Шунысы  горурланырлык: без ул чакта Амур өлкәсендәге бүгенге космодромның нигезен  төзегәнбез.

“Хәрби төзелеш отличнигы” исеме белән туган авылына әйләнеп кайткач, Райнур абый гомерен тыныч хезмәткә – икмәк игү белән җитәкчелек итүгә багышлаган. Унбер чит илдә булып, андагы тормыш белән танышырга өлгергән ул. Суфия апа белән матур гаилә корып, бергә гомер итүләренә быел илле ел тула икән инде. Ике кыз үстергәннәр. Олысы Альбина – Татарстанның Финляндиядәге сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре буенча вәкиле, кечесе Венера Яр Чаллы шәһәрендә икътисадчы булып эшли.

Инде күптән лаеклы ялда булса да, Райнур абыйдан игенчелек, бакчачылык буенча  киңәш сораучылар әле дә бар икән. Үзебез дә: “Быел игеннәр уңармы, җирдә дым бармы, кыраулар уңышка зыян китермәсме?” – дигән сораулар белән аптыраткалап торабыз. Кешеләргә кирәкле булу – зур бәхет, диләр бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X