Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кемгә - бәйрәм, ә Рамилгә - эш

    Рамил – 34 ел эшләп, үзенең белгечлегенә тугрылыклы булып калган шәхес.

    Бервакыт “Хезмәт даны” газета укучыларга “Сез газетаның Мактау тактасына кемнәрне куяр идегез?” дип мөрәҗәгать иткән иде. Мин шул чакта районыбызның уңган, тырыш шәхесләрен атадым. Бу исемлектә район Мәдәният йортындагы халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Сәлахетдинов та бар иде. Сүзем нәкъ тә аның турында.

    Язар алдыннан үзе белән сөйләшеп алыйм дип уйлаган идем. Апрель ахырыннан башлап, шушы көнгә кадәр чак кына аның “койрыгын” тота алдым. Бәйрәм репетицияләре берничә көн дәвам итте. Инде бүген сезнең белән аз гына сөйләшеп алырга буладыр, дисәм:

    - Без бүген тагын балалар белән Сабантуй мәйданына репетициягә җыенабыз, - диде Рамил әфәнде.

    - Көн болытлы, яңгыр яусын да анда бара алмасагыз иде, - дип көлдем.

    Минем сүземне генә ишеткәндәй, яңгыр килгәч, чынлап та, ата-аналар балаларын җибәрмәгәннәр. Миңа, ниһаять, аның белән аралашу, тормыш юлы белән якыннанрак танышу мөмкинлеге туды.

    Рамил Кукмараның икенче номерлы мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан мәдәният институтының театр бүлегенә укырга керә. Кулына диплом алгач, Кукмарага кайтып, 1985 елда режиссер булып эшкә урнаша.

    Матур спектакльләр куеп, халыкны шатландыру белән беррәттән, районыбызда үтә торган бәйрәмнәргә сценарий язу һәм төрле чараларны югары дәрәҗәдә алып бару да аның вазыйфасына йөкләнә. Алар Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”, “Бәйләнчек” спектакльләрен куеп, Гран-приларга лаек булалар. “Бәйләнчек”не Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә казанлыларга тәкъдим итеп, хәтта автобус белән бүләкләнәләр.

    Рамил үзе дә һәрбер спектакльдә катнаша. Театрның 50 еллыгына багышлап куелган “Гайфи бабай, өйлән давай” спектаклендә Гайфи ролен бик оста итеп башкара. Биредә Рәфидә Әгъләмшина, Алсу Минһаҗева, Руфинә Филиппова, Гөлдания Ярмиева, Илзат Мәрданов, Альмир Гафаров кебек яшь артистлар уйный. Аларның һәммәсе дә олы мактауга лаек. “Гөргөри кияүләре” спектакле дә тамашачы күңеленә хуш килә. Массакүләм күренешләрдә катнашучылар керәшен җырларын бик матур җырлыйлар.

    - Рольләргә артистлар табуы авыр түгелме? - дип кызыксындым аннан.

    - Минем Газинур Гыйльфанов, Харис Мостафин, Илдар Фәлахов, Гөлнур Гарипова, Лидия Әхмәтова, Римма Сәлахетдинова, Раузания Нигъмәтуллиналар кебек ышанычлы катнашучыларым бар. Аларны нинди образда күз алдына китерсәм, шул рольгә куям. Барысы да карышусыз ризалашалар, - диде ул.

    Ә репетицияләргә килгәндә, текстны укып чыгып ятлаганнан соң гына йөри башлыйлар икән. “Мин суфлерсыз эшләргә яратам. Суфлер булса, сәхнәдәге артист рольгә тиз генә кереп китә алмый, чөнки аның колагы арттан әйтеп торучының тавышын гына тыңлый”, - дип аңлатты.
    Рамил Сәлахетдинов үзе тыйнак, бөтен эшне ипләп кенә, җиренә җиткереп башкара, сөйләмендәге һәр сүзе кеше күңеленә сары май булып ята. Хезмәттәшләре белән дә дус-тату эшлиләр икән, бигрәк тә Нәкыя Орлова аңа һәрдаим ярдәм итеп торган.

    Рамил – 34 ел эшләп, үзенең белгечлегенә тугрылыклы булып калган шәхес. Менә шушы еллар арасында алар театр яратучыларның күңелләрен күтәреп яши бирәләр. Иҗатыгыз саекмасын, уңышлар сезгә, диясе генә кала.


    Нәкыя ОРЛОВА, автоклуб мөдире:

    - Мин үзем театрны бик яратам, 1989 елдан бирле төрле спектакльләрдә катнашып киләм. Режиссер Рамилнең күзенә карасаң, барын да аңлап була. Сәхнәгә чыккач, каушап та, оялып та куясың бит. “Үзегезне гади тормышта, бер-берегез белән сөйләшкәндә ничек тотасыз, сәхнәдә дә шундый итеп уйнагыз, сез бит – театраль кешеләр”, - ди ул безгә. Рамилне күрше һәм хезмәттәшем буларак хөрмәт итәм, чөнки ул моңа лаек.

    Илгиз ЗАРИПОВ, “Баламишкин” ансамбле җитәкчесе:

    - Ул – үз эшенең остасы. Андый режиссерлар 100 елга бер генә туадыр.

    Гөлнара БӘДЫГЫЕВА, директор урынбасары:

    - Мин биредә 9 ай гына эшләсәм дә, Рамил Сәлахетдиновта бары тик уңай сыйфатлар гына күрәм. Авырыймы ул яисә гаиләдә проблемалары буламы – ул барыбер эшен төгәл итеп башкара. Шуңа да аңа хөрмәтем зур.

     

    Рафилә ФӘТТАХОВА,
    Кукмара

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: