Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Җигүле атлар, аккошлар, пальмалар: Бу матурлык Кукмара районының Ядегәр авылында

    Атлар ясарга Мулланур абый күптән хыялланып йөргән. Үткән ел капка төпләрен - җигүле ат, быел исә “тройка” бизәгән.

    Беркөнне редакциягә Ядегәр авылыннан Зиннур абый Исхаков килеп керде. Авылдашы Мулланур Зарипов турында язма алып килгән, фотосурәткә дә төшергән. “Аның кулларыннан алтын тама, капка төбенә күз салыгыз әле бер генә, - дип, бер-бер артлы фотосурәтләрне күрсәтте. – Ниләр генә ясамый бит ул: җигүле атлар, аккошлар, пальмалар, кызарып пешкән алмалардан сыгылып торган алмагачлар, чәчәкләр...” Без исә шундый тырыш, уңган райондашыбыз белән укучыларны якыннанрак таныштырырга булдык.

    Әйе, Мулланур абый - хезмәт сөючән, булдыклы кеше. Ул балта остасы гына түгел, бакчачы, алдынгы механизатор да. “Авыл җирендә эшсез торасы килми бит. Әле үгезләр дә асрыйбыз. Сыерыбыз да бар иде, сөтне дә әйбәт бирде, кызганычка каршы, анысын бетерергә туры килде”, - диде.

    Мулланур абый тумышы белән Тарлау авылыннан, әти-әнисе нигезеннән аерылганнан соң, Ядегәргә йорт салып башка чыккан. Янилдәге һөнәри училищены тәмамлап, хуҗалыкка механизатор булып эшкә урнашкан. Аның хезмәт стажы гына да кырык алты елга җыела икән. Җәй-көз айларында ул уракта катнаша: терлек азыгы хәзерләүче һәм бөртек суктыручы кыр корабларын иярли, ә кышын үзенең тимер атына утыра.

    - Мин колхозда унбер яшьтән эшли башладым, – дип искә ала ул. – Бездә хуҗалык электән көчле иде. Гафият Гарифуллин кебек олпат җитәкчеләрнең кул астында хезмәт куярга туры килде.

    Мулланур абый үзе дә сыната торганнардан түгел: комбайнда эшләгәндә республика, район күләмендә алдынгы урыннарны яулый, бик күп Мактау грамоталары, дипломнар белән бүләкләнә, “Икмәк фронты герое” исеме дә ала.

    Ә кыр эшләре тәмамланганнан соң, ул, Т-54 тракторына утырып, ферма тирәсендә хезмәт куя: силос чокырлары  казый, тирес өя, кыш көне, иртүк торып, юллар чистарта. “Чылбырлы тракторның көченнән килгән хезмәтнең барысын да башкардык”, - диде ул, бу вакытларны хәтерендә яңартып. Ә соңыннан, лаеклы ялга чыкканчы, хуҗалыкта төзелеш бригадасын җитәкли.

    - Кул астымда дүрт егет бар иде, алар белән килешеп, дус эшләдек. Хуҗалыктагы мал тораклары, абзарлардагы ишек-тәрәзәләр, гаражлар һәм башка биналар – безнең хезмәт җимеше. Ел саен берәр абзарның идәнен алмаштыра идек. Түбән, Югары Шәмәрдәнгә дә бардык. Бу корылмаларны әле дә кулланалар.

    Реклама

    Үзләрендә генә түгел, күрше-тирә авылларда да минем кул тимәгән хуҗалыклар юктыр, ди Мулланур абый. Агач эшенә сәләт исә әтисеннән бирелгән. Ул сугышта бер аягын калдырып кайтса да, кешеләргә мунча мичләре чыгарган, балта остасы булган. Хәзер Мулланур абыйның улы да әлеге хезмәтне булдыра икән.

    - Тормыш иптәшем Роза белән бер кыз, ике ул тәрбияләп үстердек. Малайлар кечкенә чакта хатын белән бергә иңгә-иң куеп эшләдек, ул һәрвакыт миңа ярдәм итте. Станокта материал әзерләгәндә тактаның бер башыннан Роза тотып тора иде. Бүгенге көндә кибеттә әзер материаллар бар, бик уңайлы. Эш коралларының да ниндие генә юк, - диде балта остасы. – Хәзер улым Илнур мине уздыра инде, җиренә җиткереп, сантиметрын сантиметрга туры китереп эшли, бик төгәл кеше, шуңа күрә аны эшкә чакырырга чират торалар.

    Мулланур абый әле дә остаханәсендә кайнашырга ярата. Көн саен, йомышы төшеп,  җиде-сигез кеше килә, ди. Ә ярдәм сораучыларны кире борып җибәрми. Әмма хезмәте өчен бер тиен дә акча алмый икән. Мәчеткә дә булыша. Пенсия алып торабыз, Аллага шөкер, артыгы кирәк түгел, диде әңгәмәдәшем.

    Зариповлар бакчаларында мең ярым төп бакча җиләге дә үстерә. Аларны гаиләләре белән бергәләшеп карап-тәрбияләп торалар. Җиләкләр экологик яктан чиста, бернинди ашлама, химикатлар да кулланмыйбыз, диде. Сораучылар булса, үзләреннән артканын саталар, якыннарына күчтәнәч итеп тә өләшәләр.

    - Җиләкне кошлар да ярата, - диде бакчачы, елмаеп. - Шуңа күрә түтәлләрне каплап куярга 60 сантиметр биеклектә сеткадан шалаш формасында алтмыш җайланма ясап куйдым. Бакчабыз зур, әле анда бәрәңге һәм башка яшелчәләргә, малларга күпьеллык үләнгә дә урын кала. Җәй көне өй тирәсен бизәргә өч мең сумлык чәчәк үсентесе сатып алам. Аларны ишегалдындагы клумбаларга утыртабыз, биеккә улак формасында да ясап куйдык... Иртә белән урамга чыгасың, ә бар җирдә матурлык, хуш ис таралган, шундый рәхәт, искитмәле. Таныш-белешләр дә ничек иренмисең син, диләр. Әмма нишлисең, эшләмичә генә матурлык тудырып булмый. Үсемлекләргә су сибү өчен 250 литрлы өч мичкә тора, ә инеш суы җылынгач, суны шуннан китертә башлыйбыз.

    Ә атлар ясарга Мулланур абый күптән хыялланып йөргән. Үткән ел  капка төпләрен - җигүле ат, быел исә “тройка” бизәгән. Атларны фанерадан ясаган, башларын ян-якка каратыр өчен профиль кулланган. Арбаларын җигеп тә йөрергә була, эретеп ябыштырып, нык итеп эшләгән. Аннан соң буяп, лаклап куйган. Атларны кышка да урамда калдырырга туры киләчәк, чөнки барысын да урнаштырырга урын җитми, диде. Кызарып пешкән алмаларны күргәч тә, авыздан сулар килерлек. Аларны исә, Мулланур абый ясасын әле, дип, кызының телефонына танышлары төшереп җибәргәннәр. Капка төбендә көньяк агачы - пальмалар “үсә” башлаганга биш-алты еллап бар икән инде. Аларны үзгәртәсем килә, аның өчен пластик шешәләр кирәк, диде оста. Самавыр да менә өч ел инде кунакларны каршы ала.

    – И-и-и, атлар янында бөтерелгән бала-чаганы күрсәгез сез! Арбасына да утыралар, фотосурәткә дә төшәләр... – диде оста. – Арбалы атны Вахитнең балалар бакчасына, Байлангардагы танышыма да ясап бирдем. Әле картлык аяк чалмаса, ясыйсы килгән әйберләрем бар: җил тегермәне, кое... Сәламәтлек кенә булсын.


    фото: Зиннур Исхаков

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: