Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Гитара, сәхнә һәм зәңгәр экран: Кукмара районыннан Нияз Хәбриев иҗаты турында

1998 елда Олыяз авылында туган егет иҗади гаиләдә үсә — әтисе баянда уйный, әнисе кушылып җырлый, икесе дә бәйрәм чараларында актив катнашалар.

«Исәнмесез! Студиядә — Нияз Хәбриев». Зәңгәр экраннардан елмаеп, ул безне еш кына шулай дип сәламли һәм иртәгә булачак һава торышы белән таныштыра.

Телевидениедә алып бару — Ниязның бердәнбер һөнәре түгел. Моңа өстәп, ул — гитарист, модель, массажист та әле. Тик утырырга яратмый, һәрвакыт хәрәкәттә, шуңа да барысына да өлгерә торгандыр.

1998 елда Олыяз авылында туган егет иҗади гаиләдә үсә — әтисе баянда уйный, әнисе кушылып җырлый, икесе дә бәйрәм чараларында актив катнашалар. Шулай булгач, Ниязның да иҗатка, сәнгатькә тартылуы гаҗәп түгел. Гитара белән дуслыгы мәктәп елларында башланып китә. Шәһәрдән кайткан кунак егетенең гитарада уйнап җырлавын сокланып күзәтә ул. Кызыксынып китеп, үсмер егет үзлегеннән әлеге уен коралында уйнарга өйрәнә — кулына гитара алып, интернетта видеолар карап, көнгә 2-3әр сәгать шөгыльләнә торган була.

Үҗәтлеге, тырышлыгы бушка китми егетнең — яхшы гына килеп чыга башлагач, 9нчы сыйныфта укыганда беренче гитарасын ала ул. Сер түгел, элек-электән музыка уен коралында уйный белгән егетләр игътибар үзәгендә — «Аулак өй»ләр вакытында гармунчының урыны түрдә булса, хәзер исә гитарада уйнаучы егет, яшьләр теле белән әйткәндә, «компаниянең җаны» инде ул.

«Автобус тукталышында гитарада уйнап, дуслар белән җырлашып утырган җәйге кичләр әле дә истә», — дип елмая егет, үсмер чорларын хәтердә яңартып.

Нияз, 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Арча педагогия көллиятенә укырга керә. Дипломлы яшь белгеч үзен төрле өлкәләрдә сынап карый — футбол буенча балалар тренеры, соңрак фитнес үзәгендә тренер булып эшли, массаж ясый, сату өлкәсендә дә тәҗрибәсе бар. Сәхнәдә дә балкып ала — җырчылар Нәфкать Нигъмәтуллин, Ильмира Нәгыймова төркемнәрендә эшли, ләкин бервакыт, сәхнә минем өчен түгел, дигән карарга килә һәм гитараларын сатып җибәрә.

 Нияз киләчәккә зур хыяллар белән яши.

Әмма уйламаганда язмышы көтелмәгән борылыш ала. 2024 елда Нияз эшләгән компания банкротлыкка чыга, егет үзен эзләвен дәвам итә. Шулвакыт танышы ИлГәрәй төркеменә гитарист кирәклеге турында әйтә. Озак уйлап тормый, җырчы белән элемтәгә керә егет. Уртак телне тиз таба алар — ике көннән Азнакай якларына гастрольгә чыгып китә музыкант. Әлеге төркемгә килүенә ике ел булган икән. 

Артист тормышы карап торышка гына җиңел кебек. Сәхнә кешесенең миссиясе — барлык проблемаларын читкә куеп, арыганнарын онытып, елмаеп сәхнә түреннән тамашачыга яхшы кәеф, уңай эмоцияләр бүләк итү, рухи яктан баету, милли мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү. Ә менә концерт программасын әзерләү, сәгатьләр буена сузылган репетицияләр, маҗаралы хәлләргә юлыга-юлыга меңәр чакрым юл үтү, аппаратура ташып, аны көйләү, концерттан соң сәхнәне җыештырып, янәдән юлга кузгалу... Сәхнә тормышының бу нечкәлекләрен тамашачы күреп бетерми. Һәр чыгыш алдыннан дулкынлануын да яшерми әңгәмәдәшем.

— Миңа калса, әллә нинди тәҗрибәле артистлар да дулкынлана торгандыр, бу — табигый хәл. Халык алдына чыгу — ул зур җаваплылык. Туган якларда чыгыш ясаганда җаваплылык хисен ныграк тоям, чөнки залда якыннарым, якташларым утыра, күпмедер дәрәҗәдә алар алдында имтихан тоткан кебек булам. Ләкин сәхнәгә чыгып, залдагы тамашачыларның елмаюлы йөзләрен күргәч, алкышларын ишеткәч, дулкынлану юкка чыга, — ди талантлы егет. 

Талантлы, шул ук вакытта тыйнак. Сәхнәдә үз урынын белә, серле генә елмаеп, гитара кылларын чиртә, җырчы һәм башка музыкантлар белән бер дулкында булып, бер-берсен күз карашларыннан аңлап, 2-3 сәгать буе сәхнәдә «яши» алар. 

«Сәхнә кешесе булгач, кызлар да игътибар итми калмыйдыр үзеңә», — дип кызыксынам. Булгалый, дип җаваплады әлегә буйдак егет. 

— Пермь якларында чыгыш ясаганда бер кыз яшь чактагы псевдонимым язылган футболка бүләк итте, бик яратып киям. Җәмәгать урыннарында, минем сезне каядыр күргәнем бар, дип эндәшәләр. Ләкин мин үземне танылган кеше дип санамыйм, — ди ул, елмаеп. 

Телевидениегә килү тарихы белән дә кызыксындым. 

— Анысы көтмәгәндә генә килеп чыкты. Ял көнем иде. Танышым «Һава торышы»н алып баручыларга кастинг уздырулары турында әйтте. Анда килгәннәрнең күбесе радио яки телевидениедә эшләү тәҗрибәсенә ия иде. Берничә көннән кастингны уңышлы узуымны әйтеп шалтыраттылар һәм эшкә чакырдылар, — дип сөйләде Нияз, телевидение дөньясына килеп керүе хакында.

Киләчәккә булган хыяллары турында да сорашырга булдым үзеннән. 

— Кеше тормышында хыялга урын булырга тиеш, дип уйлыйм, — ди әңгәмәдәшем, соравыма җавап итеп. — Минем артык уйланып, хыялланып утырырга буш вакытым юк диярлек, гел нидер белән мәшгульмен — футбол уйныйм, фитнеска йөрим. Кичке шәһәр буйлап машинада йөрергә яратам, шул рәвешле, уйларымны тәртипкә китерәм. Җай чыкканда Зәңгәр күлгә барып, салкын суда йөзүнең дә файдасын күрәм. Туган авылга кайтып, әти-әни, якыннарым янында ял итәргә дә вакыт табыла. 

Уйналасы «бәхет аккордлары»ң әле алда булсын, Нияз. Гитараң тынып тормасын, кыллары өзелмәсен!

Фото: Нияз Хәбриевның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев