Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Фәрит Вәлиев: Тарих дигән сазлыктан чыгасы килми

    “Тарих – ул шулхәтле мавыктыргыч дөнья, аңа таба бер аягыңны атласаң, икенчесе белән кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Сазлык кебек инде, әмма саздан тизрәк чыгасы, котыласы килсә, монда үз теләгең белән тагын да тирәнгәрәк чумасың”, - диде районыбызның үткәнен өйрәнүгә күп көч куйган шәхес, тарихчы, әфганчы Фәрит Вәлиев.

     

    Гомумән, Фәрит абый – киңкырлы, кызыксынучан кеше. Ул белеме буенча ветеринария табибы, юрист та әле. Әмма урау юллар аша булса да, язмыш аңа яраткан эше белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән.
    Туембаш авылында биш балалы гаиләдә төпчек малай булып дөньяга килә ул. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булган әнисенә ияреп, алты яшеннән мәктәпкә бара. Ярты еллап шулай йөргәч, аны кайтарып җибәрмәкче булалар, әмма ул елый-елый булса да, үҗәтләнеп укуын дәвам итә.  Башта үз авылларында сигезьеллык, аннары Мәчкәрә урта мәктәбен тәмамлый. Интернатта торып укыган вакытларын әле дә сагынып искә ала. 

    «Эх, хәзерге чагым булса, аннан кайтмыйча ятар идем, элек нишләптер өйгә тартылдык, кача-поса автобуска чыга идек», - дип елмая ул. 

    Яшь егет укуын университетның тарих бүлегендә дәвам итәргә уйлый, әмма яше тулмаган дип, аны кабул итмиләр. Һәм ул Можга шәһәренең ветеринария техникумына барып керә. Шул елларны Ватан алдындагы бурычын үтәргә алына.  Аңа кадәр бер ел алдан армиядән вәкилләр килеп, алар белән очрашу үткәрәләр һәм  Байкал артындагы чик буе гаскәрләренә җибәреләсен әйтәләр.

    «Мин Приаргунск районының чик буе заставасына билгеләндем. Килүгә комсорг итеп куйдылар. Көнгә сигез сәгать чик буен саклыйбыз да аннан кайтып, комсомол эшләре белән утырабыз: Ленин әсәрләрен өйрәнәбез, стена газеталары чыгарып, җыелыш беркетмәләре язып вакыт үткәрәбез. Бер караганда, бу үзенә күрә зур дәрәҗә иде, - диде әңгәмәдәшем. – Бер елдан соң, заставада солдатларны Әфган сугышына алалар икән, дигән сүзләр таралды. Бөтенебез дә Әфганстанга җибәрүләрен сорап гариза яздык. Әмма анда мотоманевр төркемендәге егетләрне генә җыйдылар. Әфганчылар арасында партия кешеләре дә булырга тиеш дип, мине дә исемлеккә керттеләр.  Беркемне дә мәҗбүриләмәделәр, үз теләгең белән барасыңмы дип, кат-кат сорадылар, кире уйлаган кешеләрне калдырдылар». 

    Шулай итеп, аларны “Прощание славянки” маршын уйнатып, тантаналы рәвештә, чәчәкләр белән сугышка озаталар. Поезд белән  Читага барып җиткәч, хәрби аэродромда ике көн самолет килгәнен көтәләр. 

    «Бу вакытта безгә тулысынча ирек бирделәр: рәхәтләнеп йокладык, кайчан ашыйсы килә, шунда ашханәгә кереп ашадык, яхшы-яхшы кинолар карадык», - дип искә ала әфганчы. 

    Ә ике тәүлек узгач, солдатлар Үзбәкстанның Термез шәһәренә очалар. Аннан эшелон белән Төрекмәнстанга юл тоталар, анда тагын бер ай әзерлек үткәннән соң, колонна белән Әфганстанның Герат провинциясенең Карези-Ильяс дигән җиренә барып урнашалар һәм ярты ел буе шунда Иран чиген саклыйлар. 

    «Дөресен генә әйткәндә, монда чик дигән әйбер бөтенләй юк, кечкенә генә бер инеш агып утыра, ике якны шул бүлеп тора иде. Җирле халык иранлылар белән бик тыгыз элемтәдә яши: яшьләр шунда ялланып эшкә бара, бер-берсе белән гаилә кора, - диде ветеран. - Мине пулеметчы-гранатометчы итеп билгеләделәр. Беренче көнне үк атышка эләктек, әле ул вакытта бернинди траншеялар, окоплар да казылмаган иде, кисәк кенә миналар сызгырып төшә, шартлый башлады. Мондый хәл күргән юк бит: БТРлар астына кереп яттык. Атыш иртә белән генә тукталды. Икенче көнне базаны корып, каршы торырга әзерләндек, шуннан соң башка һөҗүмнәр булмады».

    Операцияләрдә еш катнаша солдатлар: чиктән корал алып керүчеләргә засадалар оештыралар, дошман базаларын тар-мар итәргә баралар. 

    «Бөтен тирә-як таулар белән әйләндереп алынган, үзебезне урта гасырга килеп эләккән кебек хис иттек: электр, юллар юк, өйләр балчыктан ясалган, әзрәк хәллерәкләренең ишеге буяган була иде. Йортның идәненә чыпта җәелгән: шунда йоклыйлар, шунда утырып ашыйлар, тимер мичтә ризык әзерлиләр. Эш юк, яз көне кечкенә бакчаларында бераз яшелчә үстерәләр. Шулай ук тубал белән ашлык чәчкәннәрен күргән булды, әмма уңыш җыеп алганнарын хәтерләмим. Анда һәр җирлекнең үз башлыгы бар. Ул территориясендәге кораллы халыкны җыеп, берләштереп тора, хезмәт хакы түли. Шулай итеп алар гаиләләрен туендыралар. Кайвакыт ике банда бер-берсе белән сугыша, җир бүлешә. Аларның үзара атышканнары еш ишетелеп торды, - диде Фәрит абый. – Әфганстанның үз солдатлары - сарбозлар белән аралашып тордык, бергә операцияләр оештырдык, якында гына аларның чик буе комендатуралары урнашкан иде. Шулай ук ополчениедәге җирле халык та безнең белән засадаларга йөрде, дошман базасындагы бар продукцияне зур капчыкларга тутырып алып кайтып китәләр идее». 

    Ә совет солдатлары ашауга кытлык кичерми. Тушенка, май, куертылган сөт, капчыгы белән сохари – барысы да җитәрлек була. Операцияләргә исә азык-төлекне БТРга төяп алып чыгалар. 

    Фәрит абыйлар 1985 елның апрель аенда Әфганстаннан чыгарылалар, аларны Тын океанның чик буе солдатлары алыштыра. Анда Татарстаннан өч егет арасында Зур Сәрдектән Рафил Вәлиев та була. Тик аларның берсе туган якларына әйләнеп кайта алмый, чит җирләрдә башын сала.

    Бу дошман белән кара-каршы басып атыша, бәрелешә торган сугыш булмый. Хәтта ике як бер-берсен күрми дә. Шуңа күрә солдатлар атыш вакытында түгел, күбрәк минада шартлап һәлак була яки яралана иде, ди ветеран. 

    Фәрит абый әле дә хезмәттәшләре белән араны өзми, елга өч-дүрт тапкыр очрашалар. 

    «Һәрвакыт Усть-Люгада җыйналабыз. Анда табигать матур, рәхәтләнеп аралашып, хәл белешеп, ял итеп кайтабыз. Шулай ук интернет, телефон аша да хәбәрләшәбез. Солдат дуслыгы – гомерлек», - диде әфганчы. 

    Армиядән кайткач, егет Можгада укуын дәвам итә, белгечлек алып, ике ел авылларындагы сарык фермасында хезмәт куя. Озак та үтми, Күкшел авылыннан Илһамия исемле кыз белән гаилә коралар, ике балага гомер бирәләр. Тормыш иптәше бүгенге көндә Кукмара мәдрәсәсендә дин сабаклары укыта.  Әмма Фәрит абый хезмәт юлын моның белән генә чикләми: югары уку йортында юридик факультетны тәмамлап, район эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Ун ел гомерен икътисадый җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышлый. Ә аннары Себергә китеп бәхетен сынап карарга була. Ямал, Сургут якларында ун ел буе монтажчы булып эшли. Әмма әти-әнисе олыгайгач, туган якларына кайтып төпләнә. 

    «Мин Себердә эшләгән вакытлардан ук Кукмараның бакыр заводы тарихы белән кызыксындым. Шуңа күрә өйгә кайткан вакытта  Свердловскидагы архивка кереп, атна-ун көн документлар белән танышып утыра идем. Бик күп материал җыелды. Аларны тупладым да ярдәм сорап, металл савыт-сабалар заводы директоры Азат Заһидуллинга мөрәҗәгать иттем. Ул каршы килмәде, күңелемне тагын да үстереп җибәрде, һәм 2013 елда  өч мең данәдә “История Кукмора. Медные заводы” китабы дөнья күрде. Шуңа күрә мин тарих дөньясына кереп китүемнең  төп сәбәпчесе итеп, Азат Ясәви улын саныйм, чөнки беренче тапкырында ук каршылыкка очрасам, башка бу хезмәткә алынмас идем. Аннан соң үзеннән-үзе итек фабрикасы, авылларның үткәне белән кызыксына башладым», - диде әңгәмәдәшем. 

    Бүгенге көндә ул Мәскәү, Казан, Уфа, Киров, Екатеринбург архивлары белән тыгыз элемтәдә эшли. Хәзерге заманда интернет та зур мөмкинлекләр бирә, ди. Быел исә Пенәгәр авылыннан Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов белән Санкт-Петербургтагы архивка барырга җыена. 

    «Зыятдин хәзрәт белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез, мин аңа тынгылык бирмим, чөнки ул – безнең якларда иске имляны белүче бердәнбер белгеч, - диде тарихчы. – Хәзерге вакытта ул Пенәгәр авылының тарихын өйрәнү буенча зур эш алып бара, бу берничә томнан торган бик саллы хезмәт булачак. Шулай ук аның белән Кукмара районындагы мәчетләрнең үткәнен өйрәнә башладык. Тарих эшендә имамнар - Күкшелдән Рамил Садыйков, Уразайдан Рамил Харрасов, Туештан  Айрат Шәфигуллиннар бик күп көч куя. Киләсе атнага Күкшел авылы турындагы китап бастыруга тапшырылачак, аннан соң Адайныкын эшләп бетерәчәкбез, алга таба Пчеловодныкы чиратта тора».   

    Ифрат зур тырышлык, белем һәм ихтыяр көче сорый торган әлеге эшләрдә Фәрит абыйга уңышлар юлдаш булсын.

    фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны» 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: