Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Балыклы авылыннан Нурсил Галиев: Авылда туып-үстем, шунда кирәк булдым

    Менә унсигез ел инде ул “Урал” хуҗалыгында хезмәт куя

     

    Нурсил - Балыклы авылы егете, Гадения апа белән Васыйл абый гаиләсендә биш бала тупырдашып үсә алар. Менә унсигез ел инде ул “Урал” хуҗалыгында хезмәт куя. 

    - Олыяз урта мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Янилгә училищега укырга кергән идем. Әтием гомер буе тракторда эшләде. Башта РТСта, аннан соң “Агрохимсервиста” хезмәт куйды. Мин дә бишенче сыйныфта укыганда трактор руле артына сикереп менеп утыра идем. Әти эштән кайтканнан соң, арбасын бакча башында калдыра, ә мин тракторны өй янына илтеп куям. Әмма миңа тракторчы булырга язмаган, күрәсең, - диде ул. 

    Егет укуын ветеринария академиясендә дәвам итәргә була. Һәм 2002 елда кулына диплом алган яшь белгеч, авылга кайтып, бер атнадан хуҗалыкка зоотехник-селекционер булып эшкә чыга. 

    - Мин бер дә шәһәр тормышына кызыкмадым, ул чакта башкалабыз да бүгенге кебек матур түгел иде бит. Хәзер генә бөтен җир ялт итеп тора. Авылда тудым, шунда үстем, авылга кирәк булдым, Аллага шөкер, - диде Нурсил. – Хезмәт юлын башлаганда, билгеле, җиңел булмады. Юлымда һәрвакыт яхшы кешеләр генә очрады, аларның ярдәмнәре белән эшкә кереп китүе авыр булмады. Хуҗалык җитәкчесе Газинур Хатыйм улы мәктәбен үтәбез, белеме буенча да зоотехник бит, тәҗрибәсе дә саллы. Шуңа күрә хезмәттә генә түгел, тормышта да аның киңәшләренә таянабыз. Баш зоотехник вазыйфасын башкарган Илдус абый Хәкимуллин белән килешеп хезмәт куйдык, бик җайлы кеше, үз эшенең остасы. 

    Бер  ел  элек   Нурсилгә   баш   зоотехник хезмәте йөкләнгән. Зоотехник  ферманың әтисе кебек, бөтен эшне оештыра белергә кирәк: терлекләрне ашату, тәрбияләү, сөт саву, үрчем алу – барысы өчен дә җавап бирәсе, ди белгеч. 

    Реклама

    - Бүгенге көндә хуҗалыкта 4 меңгә якын мөгезле эре терлек исәпләнә. Бер сыердан тәүлеккә уртача 32-34 литр сөт савабыз. Көн саен хуҗалыктан 49 тонна сөт озатыла. Бозаулардан тәүлеклек артым исә 900 граммга якын. Максатыбыз - көндәлек  артымны  бер килограммга җиткерү, - диде әңгәмәдәшем. – Билгеле, моның өчен барлык технологияләрнең төгәл үтәлүе һәм белгечләрнең бердәм булып эшләве кирәк. Терлекчелектә продукция алуның җитмеш проценты ашатуга да бәйле. Шуңа күрә рационга зур игътибар бирәбез. Терлек азыгын лабораторияләргә алып барып тикшертәбез, хәтта Мәскәү өлкәсенә кадәр җибәрәбез. Хәзер фермаларда да хезмәт шартлары заманчалаша бара, чит ил җиһазлары кулланыла, бөтен эш барышы компьютерлаштырылган. Селэкс программасын да күптәннән кулланабыз. Дөньядан артта калмас өчен, һәрберсен өйрәнергә туры килә. Хәзер терлекләрне бәйләүсез асрыйбыз. Мал торакларын да элеккеге белән чагыштырырлык түгел: якты, иркен. Әмма нинди генә яңа технологияләр куллансаң да, сыер - сыер булып кала инде ул, тере җан ияләре бит, авыртулар да чыгып тора. Күбесенчә сөтлебикәләрдә тояк чире, мастит очрый, бозаулаганнан соң тернәкләнеп китә алмаска мөмкиннәр. Шуңа күрә дәвалауга караганда, кисәтү чараларын вакытында башкарырга кирәк. 
    Тәҗрибәле зоотехник, район данын яклап, төрле конкурсларда да катнаша, аларда алдынгы урыннарны яулый. 

    - Дуңгызчылык фермасында эшләгәндә технолог-осеменаторлар арасында үткәрелгән республика бәйгесендә ике ел рәттән беренче-икенче урынны алган идем. Мәскәүдә узган “Алтын көз-2016”да, беренче тапкыр катнашып, алтын медаль яуладым. Шушы көннәрдә Биектаудан да җиңү белән кайттык. Анда 24 районның белгечләре көч сынашты. Ярыш өч этапта оештырылган иде. Беренчесендә терлекнең физиологик халәте турында сөйләргә кирәк, икенче этапта селэкс-зоотехника буенча билеттагы сорауларга җавап бирәсе. Ә өченче өлештә исә син эшләгән хуҗалыкның еллык нәтиҗәләре исәпкә алына, - дип сөйләде баш зоотехник.

    Нурсилнең тормыш иптәше Гөлгенә исемле, Саба районы Тимершык авылы кызы. Аның апасы Энҗе дә Балыклы авылында кияүдә икән. Нәкъ менә апасы килен булып төшкән вакытта күз салган да инде Нурсил булачак тормыш иптәшенә. Алар бер малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Гөлгенә кибеттә эшләгән, хәзерге вакытта өченче сабыйлары белән декрет ялында. Галиевлар шәхси хуҗалыкларында мал асрап көн күрәләр. Ике сыер, бозаулар, тавык-чебешләре бар. Күркәләр дә үстерәләр икән. 

    - Бар эшне дә Гөлгенә белән бергәләп башкарабыз, - ди әңгәмәдәшем. - Мин иртәнге сәгать алтыларга фермага барам, шуңа кадәр йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләрне төгәлләргә кирәк. Кич белән дә сәгать алтыларга кадәр эшлибез. Терлек азыгы хәзерләү кебек кызу эш өстендә тагын да соңга калырга туры килә, - диде гаилә башлыгы.

    Нурсил белән Гөлгенәнең бу арада бик мөһим эшкә - Хаҗ сәфәренә әзерләнеп йөргән көннәре. Хәерле юллар телик аларга!

    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: