Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Авылымның иң хөрмәтле кешесе

    Сүзем Югары Чура, Олыяз, Янил урта мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Гөлчәчәк Шәһадәтова турында

    “Кеше һәрьяктан матур булырга тиеш”, - дип язган рус язучысы Антон Чехов. Бу сүзләр минем остазым, хезмәттәшем, киңәшчем булган иң якын кешемә бик тә туры килә. Сүзем Югары Чура, Олыяз, Янил урта мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Гөлчәчәк Шәһадәтова турында.

    Ул бик яшьли Азнакай якларыннан килеп, Кукмара төбәгендә төпләнсә дә, гомере буе туган ягын сагынып яши. Шуңа күрәдерме, балаларга белем биргәндә туган якка, туган телгә мәхәббәт, горурлану, кешелеклелек, миһербанлык хисләре тәрбияләде. 36 ел мәгариф системасында хезмәт итеп, лаеклы ялга чыкканына шактый еллар үтсә дә, укучылары аны бүген дә онытмыйлар, бик якын итәләр. Сагынып, һәр бәйрәм саен аны котларга, хәлен белергә җыелышып килеп керәләр.

    ...Әле кайчан гына бу якларга эшкә җибәрелгән япь-яшь кызның кап-кара, куе, калын чәченең чынлыгына ышанмыйча, аны тотып карап сокланалар иде. Инде Гөлчәчәк Салават кызының якты дөньяга аваз салганына да әнә җитмешенче җәй дә җиткән. Әйтерсең, гомер үзе дә аңа соклана. Һаман да шул чәчләр, шул ук елмаюлы, сөйкемле, көләч йөз. Әнә бакча тулы умарта кортлары, чәчәкле, җиләкле түтәлләр. Күз тимәсен, ике кыз үстереп, алты оныкның уңышларына сөенеп, тормыш иптәше Валериан абый белән гөрләтеп яшәп яткан көннәре.
    Балалары да бик уңган, игелекле булдылар, аларны Гөлчәчәк апа белән Валериан абый дөреслеккә өйрәтеп, намуслы, итагатьле итеп үстерделәр. Кеше алдында икейөзләнмичә, туры сүзле булып кала белгән, район газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче, үзе дә дүрт бала әнисе булган олы кызлары Лилия: “Әти-әни мине һәм сеңлем Венераны тормышта югалып калмаслык  итеп тәрбияләделәр”, - дип юкка гына әйтми.

    Реклама

    Гөлчәчәк апа үзе дә чын кеше булып калган, авылымның иң хөрмәтле, яраткан кешеләренең берсе ул. Мин бүген дә аңа сокланып карыйм. Яраткан эше, гаиләсе, якыннары, туганнары турында сөйли башласа, гел мактау сүзләре, горурлануын гына ишетәсең. Әйтерсең, замана шаукымы аны читләтеп узган. Ә тормышындагы чынбарлык аның үз көченнән, тырышлыгыннан, дөньяга карашыннан яктыра, нурлана шул.
    Шатлыклы, кояшлы аяз күк йөзен күп тапкырлар каршылап, бүгенгедәй сөенеп яшәргә язсын сиңа, Гөлчәчәк апа!

    Ихтирам белән Нурзия ХӨРӘМШИНА, Янил авылы

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: