Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Атом сынаганның шаһиты

    "Армия хезмәтеннән кайтыр алдыннан бу турыда егерме биш-утыз ел сөйләргә ярамаганлыгы турында кисәтеп, кәгазьләргә кул куйдырттылар", - ди Чишмәбаш авылында гомер итүче Шәрифулла Ганиев

    Аеруча тәвәккәллек подразделениесе ветераны. Минем әле бу исем белән беренче тапкыр гына очрашуым, кемнәр соң алар, нинди эш башкарганнар? Бу исемлеккә, иң беренче чиратта, атом-төш коралын сынауда турыдан-туры катнашучылар керә икән. Безнең районда да әлеге куркыныч һәм авыр хезмәт юлын үткән якташларыбыз бар. Шуларның берсе – Чишмәбаш авылында гомер итүче Шәрифулла Ганиев.

    Атом-төш коралын сынау, “Маяк” химик атом-төш кораллары җитештерү предприятиесендәге һәлакәтләр турында мәгълүматлар озак еллар дәүләт сере булып саналган. Бары тик Чернобыль фаҗигасеннән соң гына яшерен мәгълүматлар калкып чыга башлаган. Шәрифулла абый да:

    - Армия хезмәтеннән кайтыр алдыннан бу турыда егерме биш-утыз ел сөйләргә ярамаганлыгы турында кисәтеп, кәгазьләргә кул куйдырттылар, - диде. - И, сөйләрлекме соң, без, яшь солдатлар, ул вакытта нинди куркыныч эш башкарганыбызны, нурланыш алганыбызны аңламый да калдык. Әле шулай белми дә яшәр идем. Балтач районы Сәрдегән авылыннан Хатыйп исемле хезмәттәшем, мине эзләп табып, барысына да ачыклык кертте. Ленинградка сорау җибәргәч кенә 2009 елда аеруча тәвәккәллек подразделениесе ветераны дигән җавап килде. Ә бергә хезмәт иткән иптәшләрнең күбесе дөреслекне белмичә үлеп тә китте.

    Шәрифулла абый Ватан алдындагы бурычын Казахстанның Семипалатинск шәһәрендәге төзелеш батальонында үтә. Өч ай буе каладан читтә агач казармаларда яшиләр, бу – атом-төш коралын сынау полигоны була. Шул берничә ай эчендәге авыр хезмәт күңеленә уелып кала: тамакларына ашарга ризык юк, казармалар салкын... Үзләреннән алда хезмәт итеп киткән солдатларның калдык-постык ашауларын җыеп тукланган чаклар да булды, дип искә ала ул.

    - Казахстанның иксез-чиксез далалары әле дә истә, бер тереклек юк иде анда. Ә территориядән беркая да чыгарга ярамады. Без хәрби антны да полигонда кабул иттек, - диде ветеран. - Сынауга төнлә генә алып  барып, шартлау буласы урыннан берничә чакрым читкә урнаштыралар иде. Иңкүлеккә, чокырлы урыннарга йөзтүбән капланып ятарга кушалар. Башны күтәрергә, карарга ярамый, сукыр каласыз, дип тә кисәттеләр. Махсус кием кидертәләр һәм нурланышны үлчи торган җиһазлар тагалар иде, әмма аны җыеп алганнан соң, безгә берни дә хәбәр итмәделәр, күпме нурланыш алганны да әйтмәделәр. Бу турыда хәтта хәрби билетыбызга да язылмаган.  

    Атом-төш коралы шартлаганнан соң, яшь кенә солдатлар әлеге мәйданны җыештыра торган булалар. 

    - Күккә  нәп-нәкъ гөмбә шикелле болыт күтәрелә. Тәҗрибә өчен куелган төрле техника макетлары шартлаудан соң эрегән була иде. Хәтта дулкын казармаларның барлык тәрәзәләрен коеп төшерә һәм безгә җыештырырга, төзәтергә туры килә иде. Җимерекләрне зур машиналарга төяп алып киттеләр, кайларга илтеп ташлаганнардыр. Аннан соң без, мунча кереп, барлык киемнәрне алыштыра идек, - дип, хәтерен яңарта әңгәмәдәшем. – Әле бер елны очраклы гына Казахстан кешесе белән таныштым, сөйләшеп киттек. Шул якларда хезмәт иткәч, кызыксынып сораштыра башладым. “Ул җирләр әле дә тыелган зона булып исәпләнә, анда керергә ярамый, хәтта бер үлән дә үсми”, - диде. Югыйсә, ул вакытлардан соң алтмыш елдан артык гомер үткән бит.

    Шәрифулла абый полигонда өч ай хезмәт итә, ике тапкыр атом-төш коралын сынауда катнаша. Аннан соң аларны икенче җиргә күчерәләр. Ә эшчеләр батальонын саперныкы итеп үзгәртәләр. Аннан соң тамак та туя башлады, җылындык та, дип искә ала  ул.

    Реклама

    - Хәзерге вакытта оныгым армиядә, киткәненә дүрт ай була инде, аның белән якшәмбе саен телефон аша сөйләшеп торабыз, менә ничек рәхәт бит, - диде ветеран. - Безнең заманда мондый уңайлыклар булмады. Әни яза белми иде. Әле ул, хатны кемнәндер яздыртып, миңа килеп җиткәнче, ике-өч ай вакыт үткәндер. Көтеп, сагыныплар үләрлек... Хәзер тормышлар бик рәхәт, шөкер итеп торырлык.

    Шәрифулла абый белеме буенча киң профильле механизатор икән. Ул алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, әнисенә ярдәм итәр өчен, укуын калдырырга мәҗбүр булган. Әтисе, аңа ике яшь вакытта сугышка алынып, хәбәрсез югалган. Соңгы хаты Смоленскидан килгән, күпер саклыйбыз, дип язган булган. Шулай итеп, уйнап та туймаган яшь-җилкенчәк малайга бик тиз олыгаерга туры килгән һәм ул, армиягә киткәнче, тракторда прицепчы, ягъни сука көйләүче булып эшләгән. Ә хезмәтен төгәлләп кайткач, Арчаның Үрнәк училищесына укырга кереп, һөнәр үзләштергән. Аны тәмамлаганнан соң, Фәүзия исемле чибәрне урлап алып кайтып, тормыш корып җибәргән. Әлеге матур гаилә 56 ел бергә гомер кичерә, биш баланы башлы-күзле итәләр. Кызганыч, Фәүзия апа моннан ике ел элек ирен калдырып бакыйлыкка күчкән. Якыннары аны җор телле, җитез, бик булган, күңелле, искиткеч кеше, “аяклы энциклопедия” иде, дип, сагынып искә алдылар.

    Яшь механизатор хезмәт юлын  колхозда башлап җибәрә һәм, лаеклы ялга чыкканчы, эшенә тугры кала.

    - И-и-и, нинди генә тракторларда эшләмәдем мин! Иң беренче утырган тимер атым чылбырлы ДТ-75 тракторы иде. Ә соңыннан егерме ике ел буе Т-150не иярләдем, - диде ул. – Адайдан Ягъфәр Хантимеров белән бергә хезмәт куйдык. Бик дус булдык, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләдек. Күңелле чаклар иде, сагынып сөйләргә кенә калды.

    Тәҗрибәле механизаторның техникада эшләгән хезмәт стажы кырык ике елга җыела икән.

    - Ул вакытта хуҗалыкта эш күп иде, бер урында торган булмады, читкә, ерак юлларга күп йөрдек. Күперләр төзелешенә бетон-плитә һәм башка төзелеш материаллары, ашлама ташыдык. Трактор сәгатенә утыз ике чакрым тизлек белән бара, юллар начар... Иртән чыгып китеп, төнлә генә кайтып кергән вакытлар күп булды.

    - Әтигә ярдәм итәргә дип, ачкыч тотып, әни чыга иде, - дип көлешә балалары. - Алар  иңгә-иң куеп гомер иттеләр, эшләделәр.
    Шәрифулла абый исә бүгенге көндә төпчек улы Раниф һәм килене Гөлнара гаиләсендә тыныч картлык кичерә. Олы кызы Фәйрүзә апа да ерак китмәгән: Чишмәбашта төпләнгән. Ә калганнары Казан, Болгар, Каенлык якларына сибелгән икән. Бик бай бабай да әле ул: унбер оныгы, унөч оныкчыгы бар.

    фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: