Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аның кул астында социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтүче 18 хезмәткәр эшли

Моң-зарлары бармы, канәгатьме алар – барысын сорашам. Кайбер удмурт әбиләре татарча яки русча белми, ничек тә җай табып аңлашабыз. Юбилярларны тәбрикләргә дә барабыз

- Социаль хезмәткәр ул – һөнәр генә түгел, күңел халәте. Мондый эшкә мәрхәмәтлелек, ягымлылык, зур сабырлык кебек сыйфатларга ия кешеләр генә алынырга мөмкин, - дип башлады әңгәмәбезне “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең бүлекчә җитәкчесе Дамира Кашапова.

Бу сүзләрне ул үз хезмәтенә бирелгән, шушы өлкәгә унсигез ел гомерен багышлаган тәҗрибәле белгеч буларак әйтә. Бүгенге көндә аның кул астында, өйләргә барып, олы яшьтәге ялгыз кешеләргә, инвалидларга социаль-көнкүреш ярдәме күрсәтүче 18 хезмәткәр эшли. Унбер авыл җирлегендә гомер итүче 105 кешенең өйләренә якты өмет, юаныч булып керә алар. 

- Картлык беркемне дә аямый шул: көч-егәрләр бетә, авыртулар көчәя, - дип дәвам итте сөйләвен Дамира ханым. - Ялгызларга бигрәк кыен. Ярый ла үз-үзләрен йөртә, карый алсалар. Безнең хезмәткәрләр карамагында урын өстенә  калган өч әби бар. Үз аңнарында, үз хәлләрен белеп яталар. Аларның  йөрәк әрнүләрен басу өчен хезмәткәрләребез җылы сүзләрен кызганмыйлар. Үз әти-әниләредәй тәрбия кылуларын әйткән дә юк инде.

Моннан тыш, күзләре начар күрүчеләр,  тышка чыга алмыйча, өйдә әкрен генә йөреп торучылар бар икән.  Ә бит һәрберсенең үз холкы. Белүемчә, сәламәтлекләрен югалтучыларның психикасы бозыла, көйсезләнәләр дә әле. Димәк, һәркайсының күңеленә юл, кирәкле сүзләр табарга кирәк.

Ялгызлар, дигәч, без әбиләрне күз алдына китерергә күнеккән. Дамира ханым бу фикер сөрешемне шунда ук аңлап алды:

- Безнең участокта ир-атлар да бар. Шуларның берсе – инвалид арбасында утыручы егет. Тормыш иптәше вафат булып, гомер көзен берүзе каршылаучыларга аеруча авыр, күрәсең. Бер бабай:  “Хатын-кыз пешергән ризыкны ашыйсым килә”, - дигәч, аны караучы хезмәткәребез  аш-су да әзерләп бирә, - дип сөйләде ул. - Мин үзем социаль хезмәткәрләребезнең эшен һәрдаим күз уңында тотам. Хисапларын кабул итәм, эш графикларын төзибез. Һәр квартал саен, ялгызакларның  өйләренә  барып, хәлләрен белешәм. Моң-зарлары бармы, канәгатьме алар – барысын сорашам. Кайбер удмурт әбиләре татарча яки русча белми, ничек тә җай табып аңлашабыз. Юбилярларны тәбрикләргә дә барабыз. Хөкүмәткә рәхмәт инде безнең турында кайгыртканы өчен, дип кала барчасы. Балалары читтә яшәгән өлкәннәр аларны сагынып көтеп алулары турында әйтәләр.

Намуслы хезмәте, социаль хезмәт өлкәсенең үсешенә керткән өлеше өчен Дамира Кашапова республикабызның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, район башлыгының  Мактау грамотасына да ия булган. Актив тормыш рәвеше алып бара: волейбол, аэробика, чаңгыда шуу белән шөгыльләнә. Конкурсларда да катнаша икән. “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы” бәйгесенең зона турында “Минем язмышым – минем һөнәрем” номинациясе буенча җиңү яулаган.

Тормыш иптәше, районда билгеле шәхес Илсур Шәрәфи улының  да эше бик җаваплы, бүгенге көндә ул Байлангар урта мәктәбен җитәкли. Бергә өч бала үстергәннәр, инде өч оныклары бар икән. Олы уллары  Илмир, Казан югары танк училищесын тәмамлап, Уссурийскида хезмәт итә. Бик еракта: Кытай һәм Төньяк Корея чикләренә якын шәһәр бу. Ир-егет өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелгән. Уртанчысы Альмир - киез итек-киез комбинатында мастер. Кызлары Алинә Кукмара  гимназиясендә белем ала, быел 7 сыйныфны тәмамлаган.

Гаиләсе турында кыскача гына әйтеп узганда да Дамира ханымның  карашында ягымлылык, ярату чагылды.  Нечкә күңелле булуы социаль хезмәт өлкәсенә китергән дә инде аны.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk