Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Анна Федорова: «Орден тапшырганда шулкадәр дулкынланган, хәтта тез буыннарыма кадәр калтыраган иде»

    «Интернационал» колхозы бозау караучысы Анна Федорова үз эшенең чын остасы буларак танылды. Ул узган бишьеллыкта ирешкән югары хезмәт нәтиҗәләре өчен Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнде. ТАССР Министрлар Советы Председателе урынбасары М.Г.Сабиров А.Федоровага орден тапшыра.

    Әлеге юллар «Хезмәт даны» газетасының 1986 елгы саныннан. Бу тантаналы мизгелгә инде 34 ел вакыт узса да, ул Үрәсбаш авылында яшәүче Анна апаның бүгенгедәй хәтерендә:

    «Орденны алырга Кукмарага бардым. Өстемә матур күлмәгемне кидем, ә башка чәчәкле яулык яптым. Шулкадәр дулкынланган, хәтта тез буыннарыма кадәр калтыраган иде җыелышта исем-фамилиямне ишеткәч. Казаннан килгән кешенең күкрәгемә орден таккан вакытлары, аның хезмәтем өчен рәхмәт әйтүе дә исемдә. Истәлеккә дип, фоторәсемгә төшерделәр. Мин район газетасының ул битен кисеп алып, ак биткә ябыштырып куйган идем, һаман да кадерләп саклыйм», - ди ул. 

    ...Үрәсбаш мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлаган кызның иптәшләре белән салам төяүдән кайтып килеше. Каршыларына колхоз рәисе Әсәт Сәйфуллин очрый. «Анна, әйдә, минем бүлмәгә кер әле. Сөйләшәсе сүз бар», - ди бу. 

    «Нәрсә булды икән? Ачуланырга чакырадыр дип, курка-курка гына рәис артыннан атладым. Конторага кергәч, ул: “Сине фермага бозаулар карарга куябыз. Иртәгә эшкә чыгасың”, - диде, кырыс кына итеп. Минем һич кенә дә эшлисем килми, укыйсым бар бит әле. Шулкадәр каты елаган идем ул чагында. Әсәт абый хәтта тузан утырган өстәленә: “Елый-елый күбенеп бетте”, - дип тә язып куйган булган. Моны ул вакытта контора идәнен юган Бикә Аудые (Авдотья) да сөртеп алмаган. Икенче көнне бөтен кеше күргән, кызганганнар иде үземне. Өйгә кайтып, әниләргә хәбәр иттем дә, иртән-иртүк йокыдан торып, фермага чыктым. Шуннан бирле алны-ялны белми эшләдем дә эшләдем, - дип искә ала Анна Федорова беренче хезмәт юлларын. – Авылдашыбыз Нәсимә апа ферма хезмәткәрләренә халатлар тегә иде. Ул миңа да кечкенә генә үлчәмле халат тегеп бирде. Иртәнге сәгать дүрттә караңгы була бит әле, шуның өчен башта фермага гел әни озатты. Аннары ияләндем. Тегермән, тимерчелек тә су буенда булгач, курыкмый идем». 

    Берсеннән-берсе кечкенә 20дән артык бозауны яшь баладай тәрбияли Анна апа: имезлек белән шешәдән сөт эчерә, йомшак печән ашарга өйрәтә. Авырып китсәләр, Тәкәнештән ветеринария табибы чакырта. Ул килгәнче, үлән сулары кайнатып бирә, савытларына ташкүмер сала. Бозаулар саны күбәйгәч, аңа ярдәм итәргә Татьяна апа Богданованы да билгелиләр. Икесе бергә бозаулар абзарының идәннәрен кыра-кыра, мунчала белән сап-сары итеп юганнар. «Малларга да чисталык кирәк, шулай булганда гына аларга чир иярми», - дип әйтә торган булалар. Тиз арада үзен тырыш хезмәткәр итеп таныткан яшь кызны ике елдан дуңгызлар карауга күчерәләр. Анда ул мәктәптә бергә укыган дус кызы Любовь Дмитриева белән эшли. 

    «Фермада дуңгызлар бик күп иде. Аларга көн саен көянтә-чиләк белән коедан су ташып эчертәбез, бәрәңге пешереп ашатабыз. Тиресне дә хәзерге шикелле транспортер чыгармады, ә үзебез носилка белән түктек. Кул хезмәте бик авыр булса да, зарлануны белмәде безнең чор баласы. Аналары янында тезелешеп ятучы яңа туган дуңгыз балаларын, аларның сөт имүләрен күзәтү үзе бер күңелле була, шул чагында ару-талчыгулар да юкка чыга иде. Дуңгыз фермасын Иске Оча авылына күчергәндә, малларны трактор арбасына берәм-берәм төягән вакытларны һич онытасым юк. Бик читен, бик авыр булды алар белән аерылышу. Елап озатып калдык үзләрен», - дип сөйли Анна апа.  

    Соңгы ун елда бозаулату бүлегендә хезмәт куя уңган терлекче. Пар канаты Иван абый белән ферманың әлеге бүлеген арендага алып та эшли әле алар.

    «Мин 21 яшемдә авылдашым Иванга тормышка чыктым. Аның белән өч ул, ике кыз тәрбияләп үстердек. Шөкер, бүгенге көндә балаларның үз тормышлары, җиде оныгыбыз бар. Тик менә аларның уңышлары өчен сөенергә бабай гына юк: бер ел элек вафат булды, - дип моңсуланып алды Анна апа. - Иван һәрчак: “Кызларыбызны бик яратам, әмма киленебез Лиза барыбер якынрак”, - дип әйтә иде. Хәзер дә аның сүзләрен искә төшереп утырам. Чыннан да, төп йортта төпләнгән улыбыз Владимир, киленебез Лиза, оныклар янәшәсендә бик бәхетле булдык бит. Әни дип өзелеп торучы, тәмле телен кызганмаучы, балалар кайтканда һәрберсен ачык йөз белән каршы алып, мул табын артында сый-хөрмәт күрсәтүче киленемә Ходай сәламәтлекне өеп бирсә иде».  

    • 35 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Анна апаның хезмәте район һәм республика җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнә. 1966 елда ул – «Хезмәттәге уңышлары өчен», 1970 елда «В.И.Ленинга 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә. Ә менә 1986 елда аны бозаулату бүлегенең иң яхшы хезмәткәре дип табалар, фоторәсемен Мактау тактасына куялар, Халыклар Дуслыгы ордены да тапшыралар.
       

    фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны» 

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: