Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Виктор Зайцев: «Лубянның табигате мине илһамландыра»

    Ул ясаган картиналар, балчыктан әвәләп эшләнгән төрле фигуралар, бизәлгән савыт-сабалар күз явын алырлык.

    Реклама

    Лубян урман-техник көллиятендә рәссам-бизәүче булып эшләүче  Виктор Зайцев белән якыннан аралашкан саен аның нинди талантлы кеше булуына сокланып куясың. Ул ясаган картиналар, балчыктан әвәләп эшләнгән төрле фигуралар, бизәлгән савыт-сабалар күз явын алырлык. Автор бу эшләрнең барысына да үзлегеннән өйрәнгән. Менә нинди булдыра торган кешеләр яшеренеп ята безнең районда!
    Виктор Афанасьевичның көллияттә эшли башлавына быел 32 ел булган. Ул үзе дә шушы уку йортын тәмамлаган.
    - Мин тумышым белән Лубян авылыннан. Гаиләдә биш ир-егет үстек, мин иң кечесе идем. Кызганычка каршы, әти-әниебез кыска гомерле булды. Әти якты дөньядан киткәндә, икенче сыйныфта укый идем, ә әни гомере буе шикәр авыруы белән интекте, мин армиядән кайтканнан соң озак яшәмәде. Бүгенге көндә бертуганнарымның икесе – читтә, калганнары биредә гомер итә. Ярый әле терәк булырдай абыйларым бар, алар белән аралашып торабыз, - диде ул. 
    Егетнең ике ел гомере армия сафларында уза. Аннан кайткач, Лубян урман техникумына укырга керә. Ул вакытта биредә бер – урман юнәлеше буенча гына белем бирәләр. Уку йорты да бүгенге көндәге кебек заманча, уңайлы булмый, агач бинада белем алалар. Укуын тәмамлаган егет озак уйланып тормый, техникумда эшкә кала, хезмәт юлын лаборант буларак башлап җибәрә, аннан соң рәссам итеп билгеләнә. 
    - Без укыган вакытта техникумда төзелешләр бара иде, үзебез дә анда катнаштык: төзелеш отрядында эшләдек. Ул вакытларда ук уку йортының дәрәҗәсе югары булды, шуңа күрә белем алырга теләүчеләр күп иде. Бер төркемдә 30-35әр кеше укыдык. Аларның кайберләре белән әле дә аралашып торабыз, - диде әңгәмәдәшем. - Бүгенге көндә көллияттә укыту һәм сыйфатлы белем алу өчен бөтен шартлар да булдырылган. Ел саен уку кабинетлары, территория төзекләндерелә, яңа җиһазлар сатып алына, белем бирү йорты заман белән бергә атлый.
    Виктор Афанасьевич техникумда укыганда ук редколлегия әгъзасы булып тора: газеталар чыгаруда, төрле макет, плакатлар ясауда катнаша. Ул вакытта бөтен эш кулдан башкарылды, хәзерге кебек компьютерлар юк иде, дип искә ала. Әңгәмәдәшемнең эш кабинетында берничә картинасы эленеп тора. Алар арасында көллиятнең элеккеге агач бинасы да бар. Картиналарны ясау өчен идея-фикерләрне төрле чыганаклардан алам һәм ясаган вакытта үземнең элементларны да кертәм, дип сөйләде.
    - Техникумда укыганда бераз рәсем түгәрәгенә йөрдем. Ул вакытта майлы буяулар юк иде, гуашь белән аш-су тактасына рәсем ясарга өйрәндек. Бервакыт техникумга музейны бизәү өчен рәссамнар килде, алардан кайбер эшләргә өйрәнеп калдым, - диде үзешчән рәссам. 
    Алда әйтеп үтелгәнчә, бүгенге көндә әңгәмәдәшем рәсем сәнгате белән генә түгел, балчыктан әвәләп, төрле фигуралар ясау белән дә шөгыльләнә. Әлеге хезмәт буенча балалар белән түгәрәк оештырырга да чакырганнар, тик махсус дипломы булмагач, баш тартырга туры килгән. Шуңа күрә бу эшләр аның өчен бер шөгыль, “хобби” гына булып тора. Ул алардан күңеленә рәхәтлек ала. 
    - Бервакыт Казанда чүлмәк ясарга өйрәтү буенча мастер-класста катнашырга туры килде. Шуннан соң бу эш ошап китте. Үзем дә балчыктан төрле әйберләр ясый башладым. Иң башта фигураларның формасын китерәм, аннан соң вак элементларын кисәргә керешәм. Эшләнмәләрне югары температуралы махсус мичләрдә яндырырга кирәк, ә минем андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә аларны бүлмәдә киптереп, акрил буяулар белән буйыйм, - диде ул. – Гомумән, дөрес итеп киптерелмәгән очракта фигуралар ярылып, бар хезмәт әрәм булырга мөмкин. 
    Эшләнмәләр арасында кызыл, зәңгәр балчыктан эшләнгәннәре бар. Чималны исә шәһәрдән абыйсы алып кайта икән, кайвакыт үзе дә әзерли, тик бу – бик мәшәкатьле эш, диде. Моның өчен балчыкны су белән болгатып чистартырга кирәк. Ком чиләкнең төбенә утыра, ә өстәге өлешен җыеп алып, гипстан ясалган тактага сала, ул артык дымны үзенә сеңдерә. Бер чиләк балчыктан эшләнмәләр ясарга яраклы йодрык кадәрле генә чимал калырга мөмкин, диде. 
    Иҗат итү өчен илһамны кайдан аласыз, дип тә кызыксындык үзешчән рәссамнан.
    - Лубянның табигате бик матур бит: ул урманнары, анда яшәүче җәнлек, кош-кортлары гына да ни тора! Алар һәрвакыт яңа эшләргә илһамландыра, - диде ул.
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: