Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Туембаш җирлегендә ике гаилә федераль программа буенча төзелгән яңа йортларда өй туйлары уздырды

    Россия Хөкүмәтенең “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы 2020-2025 елларга исәпләнгән.

    Шәһәрне макта, авылда тор, дип, борынгылар белми әйтмәгән. Чыннан да, калада мөмкинлекләр шактый күп булса да, авыл җирендә туып-үсеп, шунда тәрбияләнгән кешене туган туфрак барыбер үзенә тарта.
    Бераз Казанда яшәгәннән соң Туембаш авылына кайтып төпләнгән Зилә һәм Рафис Шакирҗановлар да шулай ди.
     - Авылларда да хәзер халык шәһәрлеләрдән ким яшәми. Кайсы гына җирлекне алма, күбесендә ял паркы, балалар мәйданчыклары бар, мәдәният йортлары эшли, юллар төзекләндерелә, өйләргә газ, су кергән, телефон, интернет элемтәсе дә яхшы. Машинаң булса, күңелең кайда тели, шунда барып та ял итеп кайта аласың. Шуның өчен без Зилә белән уйлаштык та киләчәкне минем туган авылым Туембаш белән бәйләргә булдык, - ди гаилә башлыгы.
    Рафис, иң элек Янилдәге аграр көллияттә укып, техник-механик һөнәрен үзләштерә, армиядән соң Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, инженер белгечлеге дипломына ия була. Кечкенәдән авыл хуҗалыгы өлкәсе белән кызыксынган егет студент вакытында ук әтисе белән берлектә “Кукмара” агрофирмасының “Правда” бүлекчәсендә эшләгән булса, бүгенге көндә ул - “Тойма” ширкәтенең өметле яшь хезмәткәре. Ә менә Зилә исә - белгечлеге буенча шәфкать туташы. Ул әлегә бала белән өйдә тора.
    - Республикада күптөрле программалар эшләп килә. Мин дә алар белән даими кызыксынып, үз йортыбызны, үз почмагыбызны булдыру турында хыяллана идем. Узган ел җирлек башлыгы Илфат абый Гарипов: “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы эшли башлады, шунда кермисеңме соң?” – дип тәкъдим ясады. Мин бик теләп риза булдым һәм, тиешле документларны җыеп, район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә тапшырдым. Үтенечемне кире какмадылар. Рөхсәт алынганнан соң, йорт төзелеше эшләре узган елның ноябрь аенда башланды, ә быел май ахырында инде төгәлләнде дә. Минем җитәкчеләргә һәм безгә мәһабәт зур йорт төзеп биргән төзүчеләргә рәхмәтем зур, - ди Рафис.
    Моңарчы төп йортта әти-әниләре янында яшәгән Шакирҗановлар гаиләсе әле күптән түгел генә яңа өйгә күченгән, якыннарын, туганнарын җыеп, Коръән ашы да үткәргәннәр. Әллә каян балкып күренеп торучы яңа өй 61 квадрат метр мәйданны били. Ут, газ һәм су да кергән. Аш, йокы, юыну бүлмәләре, зал – барысы да иркен, якты, һәрберсенә яңа җиһазлар урнаштырылган. Ике яшьлек Идрискә өй аеруча ошаган бугай: бер бүлмәдән икенчесенә кереп, рәхәтләнеп уйнап йөри.

    Реклама

    Чуллы авылы кызы Айгөл Габделхакованың да шатлыклы көннәре. “Тойма” ширкәтендә хезмәт куючы ханым хөкүмәт программасы кысаларында төзелгән яңа өйгә 11 июнь көнне күчкән, гөрләтеп өй ашы үткәргәннәр.
     - Мин берьялгызым Әдилә исемле кыз тәрбиялим. Аңа быел 15 яшь тула. Нәрсә генә әйтсәләр дә, яңа йорт “шәп” инде ул, - ди Айгөл. – Мин, 15 яшемдә Можга шәһәренә чыгып китеп, медицина көллиятендә белем алдым. Әмма язмыш җилләре авылга алып кайтты, тормышка чыктым, балам туды. Медицина турында онытырга туры килсә дә, шөкер, хәзерге тормышымнан зарланмыйм. 2008 елда “Тойма” ширкәтендә үлчәү эшенә урнашкан идем, бүген инде үземне авыл хуҗалыгыннан тыш башка өлкәдә күз алдына да китермим: техникаларга ягулык биреп торам, склад мөдире вазыйфасын да башкарам. Шәһәргә китү турында уйлаганым юк.
    Айгөл ханым яңа өйгә күчкәнче, әнисе һәм бертуган энесе белән бергә яшәгән.
     - Яшь барган саен, үз өең турында ныграк хыялланасың икән ул. Мин дә авылда яшәп, шунда эшләгәнлектән, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасына керә алдым. Төзүчеләр кыска гына вакыт эчендә ялт итеп 61 квадрат метрлы йортны сафка бастырып, ачкычын кулга тапшырдылар. Анда яшәү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Миңа да, кызыма да бик ошый, - ди ул. – Ялгызым гына мондый өйне мәңге сала алмас идем. Тәвәккәл булырга, мөмкинлектән файдаланып калырга, һичшиксез, кирәк икән ул.
    Яңа йорт кеше яшәмәгән урынга төзелгән. Шуның өчен аның кишәрлегендә өрәңге агачлары бик күп.
     - Агачлар яфрак ярган вакыт дип, берсен дә кисмәдек. Ә инде көзгә һәммәсен чистартып, җирне сукалатып, җиләк-җимеш агачлары утыртасы килә. Шулай ук яшелчә бакчасы да ясарга планлаштырабыз, - ди Айгөл. – Җитәкчебез Рәҗәп абый Галиев белән хезмәт килешүе төзелгән. Алга таба да тырышып эшләргә исәп. Яңа йортның утын сүндермичә, исән-имин яшәргә язсын.
    Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов белән дә элемтәгә чыктык.
    - Яшьләрнең авылда төпләнүен куанып кабул итәбез. Чөнки киләчәк нәкъ менә алар кулында. Тагын өч җир кишәрлеген рәсмиләштереп, документларын тәртипләп куйдык. Әгәр җирлектә яшәргә һәм эшләргә ризалык белдерүчеләр булса, Федераль программа буенча кабат яңа йортлар төзелешенә керешергә ниятләп торабыз, - диде ул.  
    Россия Хөкүмәтенең “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы 2020-2025 елларга исәпләнгән. Программа авыл җирлекләрендә яшәүче, найм килешүе буенча йорт төзүчеләргә финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелә.
    - Субсидия авыл җирлегендә даими яшәүче яисә даими яшәргә теләк белдерүчеләргә, авыл җирлегендә хезмәт килешүе буенча эшләүчеләргә яисә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылучыларга яисә үз шәхси йорты булмыйча, даими рәвештә әти-әниләре белән яшәүчеләргә бирелә, - ди район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече Руфия Хәкимова. – Найм килешүе буенча башкарылучы торак төзелешенең 80 проценты - федераль һәм республика бюджеты, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Эш бирүче белән хезмәт килешүенең биш ел вакыты чыкканнан соң, торак йортның исәп-хисап бәясенең 10 процентын, ә ун елдан соң сатып алу бәясенең бер процентыннан артмаган бәяне түләп, йорт гражданның милкенә тапшырыла. Программа хакында тулырак белү өчен, миңа мөрәҗәгать итәргә була. Кабул итү көннәре: дүшәмбе, сишәмбе, җомга - сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр, төшке ял сәгать 12.00дән сәгать 13.00гә кадәр. Эш телефоны: 2-60-55.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: