Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Рузия Фатыйхова: Балалар белән бер дулкында булырга кирәк

    Ул бер генә буынны тәрбияләмәгән, балалар бакчасында аның 26 ел хезмәт стажы бар.

    Аш-Буҗи авылында тәрбияче булып эшләүче Рузия Фатыйхова һәр сабыйның күңеленә ачкыч таба белә. Ул бер генә буынны тәрбияләмәгән, балалар бакчасында аның 26 ел хезмәт стажы бар. Намуслы хезмәте өчен Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Моннан тыш, ул бик күп проектлар башкара, дәрес эшкәртмәләре, авторлык эшләре Россия, республиканың төрле газета-журналларында урын ала.
    Рузия апа әзерлек-өлкән яшьтәгеләр төркемендә эшли. Анда бүгенге көндә дүрт яшьтән җиде яшькә кадәрге 20 бала тәрбияләнә. Кече яшь төркемендә Фирдания Абдуллина хезмәт куя, Гөлназ Тимерова аларны алмаштыра. Ә балалар бакчасы мөдире – Айгөл Галимҗанова. Тату, бердәм коллективның эшләре гөрләп бара, балалар бакчасындагы җылы, якты мохитне сабыйлар да үз итә.
    - Һәрвакыт балалар белән бер дулкында булырга кирәк. Әгәр бала идәндә икән, син дә алар янына төшеп утырасың, йөгерәләр икән, син дә аларга ияреп йөгерәсең. Шул вакытта гына балалар сине “үзләренеке” итеп кабул итә. Аларның сорауларын да җавапсыз калдырырга ярамый. Барысына да уйлап җавап бирергә кирәк, шуңа күрә кайвакыт иртәгә әйтермен, димен. Алар аны онытмый, икенче көнне тагын сорый, ә мин инде җавабын әзерләп киләм, - диде тәҗрибәле тәрбияче. - Дәресләрне кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам. Кич белән өйдә бөтен кеше йокларга яткач, мин рәсем ясарга утырам. Элек кибетләрдә күрсәтмә материаллар юк иде, барысын да кулдан ясадык. Әле анысына да катыргы таба алмыйча иза чиктек, әти тартма белән токмач алып кайтса, аны кискәләп, ак бит ябыштырып ясый идем. Әле дә бу гадәтләр онытылмый, берәр матуррак конфет кәгазе очраса, өйдәгеләр аны ташлаганчы, бу синең “кибетеңә” кирәк булмыймы, диләр.
    Рузия апа чыгышы белән Адай авылыннан. Кызга ике яшь булганда, әти-әниләре Биектау районының Березовка поселогына күченеп киткәннәр. Башлангыч сыйныфларны ул шунда укыса, ә урта белемне Казан шәһәренең Совет районында урнашкан мәктәптә алган. Дүртенче сыйныфка кадәр илтеп куйдылар, калган вакытта электричкада үзем йөрдем, дип искә ала ул бу вакытларны. Гаиләдә алар алты бала үсә. Бүгенге көндә ике абыйсы, сеңлесе гаиләләре белән – Березовка поселогында, ә ике абыйсы Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә.
    - Кечкенә вакыттан ук күңелемдә ике хыялым бар иде. Шуның иң зурысы – театр артисты булып, драма спектакльләрендә катнашасым, зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйсым килде. Урамда, өйдә ишек тупсасына басып, нинди генә спектакльләр куймадым... – диде ул, яшьлек хатирәләрен яңартып. - Тик һөнәр сайлар вакыт җиткәч, әти: “Кызым, артист тормышы тормыш түгел, анда гаиләңә урын да, вакыт та калмаячак”, - диде. Шулай итеп, икенче – тәрбияче булу хыялын сайларга туры килде. Тик бу турыда бер тапкыр да үкенмәдем. Әтинең үләренә бер атна кала безнең арада сөйләшү булды. “Кызым, минем сүзгә карап, артист булу теләгеңне тормышка ашыра алмый калдың, ялгыштым бит”, – дип үкенеч белдерде. Күрәсең, ул бу турыда уйлап йөргәндер. “Юк, әти, ялгышмадың, тәрбияче һөнәре нәкъ артист шикелле ул, көне буена нинди генә рольләр башкармыйбыз, бер дә борчылма”, - дидем. Чыннан да, җырлыйбыз да, биибез дә, шигырьләр дә сөйлибез. Ә төрле бәйрәмнәр вакытында кемнәр генә булып киенмибез. Ел буена ничә роль алмаштырабыздыр.
    Мәктәпне тәмамлагач, кыз Яр Чаллы педагогика училищесына юл тота. Төпле, нык белем биргән уку йортын, укытучыларын әле дә сагынып искә ала. Теорияне шунда үзләштерсәм, калганын миңа тормыш өйрәтте, ди әңгәмәдәшем. Училищедан соң ул, әти-әнисе янына якынрак булырга теләп, Казандагы 201нче балалар бакчасына эшкә урнаша. Бу вакыттан күпме сулар акса да, беренче эш көнен, хәтта балаларның исем-фамилияләрен дә бүгенгедәй хәтерли.
    - 36 балалы өлкәннәр төркеме иде ул. Бик авыр төркем дип кисәттеләр, алар белән төрле тәрбиячеләр эшләп караган, тик берсе дә озак тоткарланмаган. Мин бүлмәгә килеп кергәндә, балалар йөгерешә, төрлесе-төрле эш белән мәшгуль иде. Яшь кеше булгач, башта әти-әниләр дә шикләнеп карады, калдырып китәр дип уйладылар. Тырыштым, балалар, әти-әниләр белән уртак тел табып, бик матур эшләдек, - дип истәлекләрне барлый Рузия апа. - Күптән түгел шул чыгарылыштагы бер кызны очраттым. “Роза Камиловна (алар мине шулай дип йөртә иде), бу бит сез”, - ди. “Әйе, тик мин сезне танымыйм”, - дидем. “Мин бит Айгөл, нишләп сез шундый бәләкәй?” - ди. Кечкенә вакытта аларга озын буйлы, зур булып күренгәнмендер инде. Билгеле, Айгөл үзгәргән, үзе әни булган. Ул исем-фамилиясен әйткәч, аны искә төшердем. Гомумән, 26 ел эшләү дәвамында күпме балалар чыгардым, һәм алар барысы да күз алдымда, хәтта исем-фамилияләрен дә онытмыйм. Чөнки һәр бала йөрәк аша үтә, анда үз урынын ала. Әти-әниләргә дә ул-кызларыгызны бакчага китереп куйгач, алар минем балаларга әйләнәләр, һәм мин аларны беркемгә дә рәнҗетергә ирек бирмим, димен.
    Әлеге урында дүрт ел эшләгәч, яшь белгечне 336нчы балалар бакчасына татар теле укытучысы итеп билгелиләр. Анда җиде ел вакыт сизелми дә үтеп китә. Ә язмыш аңа юлны туган якларына таба әзерләп куйган була. Алар Адай авылы егете Зөлкәфил белән гаилә коралар. Тик декрет ялыннан соң тәрбиячегә авылда һөнәре буенча эш табылмый, бер ел тирәсе хуҗалыкта эшләргә туры килә. Яратмаган һөнәр тамак төбенә төер булып утыра, диләр шул, Рузия апа да бу вакытта үземне бик начар хис иттем, дип искә ала. Ә Адай балалар бакчасы мөдире                 декрет ялына киткәч, аның урынына эшкә урнаша. 2003 елда исә Аш-Буҗи авылы балалар бакчасының элеккеге мөдире Гөлсинур Минемуллина аны үзләренә чакыра. Шуннан бирле аның ярты тормышы әлеге авылда үтә. Кышкы салкыннарда, яңгырлы көннәрдә дә эшен калдырмый, элек бураннарда ире Зөлкәфил абый, ат җигеп, чанага утыртып илтеп куя...
    Шәһәр балалар бакчасыннан аермалы буларак, биредә аерым музыка, физик тәрбия, татар, рус теле һәм башка фән укытучылары булмый. Барысын да Рузия апаның үзенә башкарырга туры килә. Казандагы укытучыларның ничек дәрес биргәннәрен күз алдына китерә, училищеда өйрәткәннәрне исенә төшерә. Ә 2014 елдан яңа бинага күченгәч, аерым музыка укытучысы билгеләнә.
    - Иң зур терәгем – гаиләм. Тормыш иптәшем мине һәрчак аңлый. Аның белән ике бала тәрбияләп үстердек. Улыбыз Фаил хәзер Казан шәһәрендә хезмәт куя, кызыбыз Язилә унынчы сыйныфта укый, юриспруденция, журналистика белән кызыксына. Аллаһы Тәгалә тигезлектән, балалар бәхетеннән аермасын, ил-көнебез тыныч, йортларыбызда иминлек булса, бөтен авырлыкларны да җиңәргә мөмкин, - ди ул.

    Реклама

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: