Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Көн темасы

Кукмараның «Лидер» җәмгыяте, чит ил технологияләрен кулланып, техник җайланмалар җитештерә

Хәзерге вакытта җәмгыятендә стационар азык миксеры, ашлама җебетү һәм КамАЗ машинасы базасында азык тарату җайланмалары ясау белән шөгыльләнәләр.

Кукмараның «Лидер» җәмгыяте, чит ил технологиясен кулланып, авыл хуҗалыгы өлкәсен икътисадый яктан үстерү, хезмәтне җиңеләйтү өчен кирәк булган техник җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә

Соңгы елларда күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз эшчәнлекләрен чит илдән кайтарылган, заманча, куәтле техникаларда алып барды. Аграрийларда туфрак эшкәртү, азык хәзерләү, чәчү, урып-җыю техникаларының да нинди генә төрләре юк! 

Тик менә килеп туган вәзгыять белән бәйле рәвештә санкцияләр кертелү генә авыл хуҗалыгы тармагында бераз проблемалар тудырды. Чөнки ватылган очракта әлеге техниканы ремонтлау өчен чит илдән кертелгән запас частьлар кирәк. Аларның исә бәяләре шактый югары, кайбер төрләре бөтенләй дә юк икән. Хезмәт эшчәнлеге тукталмасын өчен, чит ил техникасын үзебездә җитештерелгәненә алыштыру, детальләр һәм төрле агрегатлар ясау буенча эш алып барыла башлады. Районыбызда 2020 елдан эшләп килүче «Лидер» җәмгыяте дә, чит ил технологиясен кулланып, авыл хуҗалыгы өлкәсен икътисадый яктан үстерү, хезмәтне җиңеләйтү өчен кирәк булган техник җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә.
 
Җәмгыять директоры Азат Нәбиев сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә 12 кеше хезмәт куя. 

«Токарь, слесарь, эретеп ябыштыручы эшләрен аеруча яхшы итеп башкаручы ун егетебез, ике бригадага бүленеп, билгеле бер агрегатны башыннан ахырына кадәр җыеп чыга һәм тиешле урынга алып барып урнаштыра. Без хәзерге вакытта стационар азык миксеры, ашлама җебетү һәм КамАЗ машинасы базасында азык тарату җайланмалары ясау белән шөгыльләнәбез. Соңгысы әле эш процессында гына. Израиль технологиясен кулланып эшләнелә торган 27 кубометр күләмле җайланма, миксердан бушатылган азыкны мегафермаларга алып барып, монокормны һәр мал торагына тигез итеп таратып чыга алачак. Стационар азык миксерын да барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен файдалы дип беләм. Аны ясау өчен 20-25 көн вакыт кирәк. Бүгенге көнгә кадәр без 17 данә миксер ясап, шуның унысын – үзебезнең райондагы, ә калганнарын Әлмәт, Апас һәм Арча районнарындагы хуҗалыкларга урнаштырып, эшләтеп җибәрдек. Бу юнәлештә эшне тагын да киңәйтергә җыенабыз. Ашлама җебетү җайланмасын быелгы язгы чәчүгә җитештереп бетерә алдык. “Восток Агро” һәм “Әсәнбаш-Агро” хуҗалыкларында әлеге җайланмалар инде бар. Шушы көннәрдә “Уңыш” хуҗалыгы да мондый агрегатлы булды. Алар исә яңа җиһаздан көзге чәчү вакытында файдаланырга җыена», - ди Азат Нәбиев.

Җәмгыять әлеге төр авыл хуҗалыгы җайланмаларын ясау өчен кирәк-яракларны, тимер, төрле куәтлелектәге электр двигательләре, редукторларны төрле өлкәләрдән, башлыча Мәскәүдән кайтарта икән. 

«Стационар азык миксерында төп деталь булып торучы редукторлар юк иде бервакыт. Хәзер ул проблема хәл ителде. Узган ел Швейцария технологиясе ярдәмендә чит ил запас частьлары ярдәмендә күпфункцияле культиватор да ясаган идек. Әлегә комплектлар булмаганлыктан, бу эшне вакытлыча туктатып тордык. Детальләр кайту белән, кабат җитештерүне дәвам итәчәкбез», - ди директор.
 
Үзебездә җитештерелә торган әлеге җайланмалар кыйммәт торамы, хуҗалыкларның аны сатып алырга көчләре җитәме икән?

«Азык миксерының бәясе - 9 миллион сум. Файдаланучыларның сүзләренә караганда, хакын ул бик тиз “каплый”. Без “Росагролизинг” компаниясендә аккредитация уздык. Моның уңай ягы - авыл хуҗалыгы товарлары сатып алучыларга өч процентлы кредит бирү. Күп хуҗалыклар җиһазларны республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тракторлар, комбайннар, сабаннар, терлек азыгы тараткычлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникаларын сатып алганда ярдәм күрсәтүче 70/30 программасы ярдәмендә ала. Аларга хөкүмәт тарафыннан субсидия дә бирелә. Безнең барлык җиһазларга да бер ел гарантия вакыты каралган. Ел дәвамында техник яктан тәэмин итеп торабыз, ватылса, үзебез төзәтәбез. “Лидер” җәмгыятендә бүлек җитәкчесе вазыйфасын башкаручы эретеп ябыштыру остасы Илнур Нәҗмиевның кул астында бердәм команда тупланган», - ди Азат Мөзәкир улы.

«Егетләрнең һәрберсе талантлы, аларга рәхмәттән башка сүзем юк. Чит илнекенә карап ясасак та, бу бер дә җиңел эш түгел. Һәр детальне уйларга, аннары ясарга һәм дөрес итеп урнаштырырга да кирәк. Хезмәтебездә бердәмлектән башка булмый. Бер баш - яхшы, ә берничә тагын да яхшырак, дигәнне дә онытасы түгел!» - ди ул.

Реклама

Радион Асапов белән Илфат Шакиров турында да мактау сүзләре күп әйтелде. Алар - икесе бергә агрохимик ашлама җебетү җайланмасын җыйган вакытта төп эшләрне башкаручылар. 

«Мин биредә бер елдан артык эшлим. Аңарчы юл идарәсендә хезмәт куйдым. Икесе ике төрле юнәлеш булуга карамастан, егетләрнең ярдәме белән сызу, җыю, кисү, эретеп ябыштыру эшләрен тиз арада үзләштерә алдым», - ди Радион Викторович. 
 
«Восток Агро»ның Зур Сәрдек, «Әсәнбаш-Агро»ның «Виль Кужым» бүлекчәләрендә дә булып кайттык. Ике җәмгыяткә дә стационар азык миксеры һәм ашлама җебетү җайланмасы кайтарылган.

«Безгә азык миксерын узган ел урнаштырдылар. Шулкадәр уңайлы җайланма икән ул. Компьютерда үзеңә кирәкле программаны сайлап аласың да тракторның тиешле кушылмаларны миксер казанына тутырганын күзәтеп кенә торасы кала. Маллар кукуруз силосы, люцерна сенажы, печән, рапс түбе, арпа, балык оны, тоз, акбур, төрле витамин һәм башка катнашмалар салып болгатылган азык белән туклана. Миксерның ватылганы юк, бик яхшы эшли, катнашмаларны казан төбеннән күтәреп болгаткач, сытылып бетми, суы да чыкмый», - ди Зур Сәрдек бүлекчәсендәге азык цехы операторы Расим Әхмәтҗанов.

«Восток Агро» җәмгыяте җитәкчесе Руслан Корбанов билгеләп узганча, көн дәвамында төрле рацион белән 68 тонна азык хәзерләнеп, Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Купка һәм Адай фермаларындагы малларга таратыла икән. 

«Киләчәктә шәхси хуҗалыклар, фермерлар өчен монокормны төрү җайланмасы ясарга, тагын бер стационар азык миксеры кайтарырга планлаштырабыз. Миксер куелганнан соң, безнең күрсәткечләр шактый артты. Бүгенге көндә хуҗалыкта 565 савым сыер исәпләнә, тәүлеклек савым 18 тоннаны тәшкил итә», - ди ул.
Урта Комар авылындагы бүлекчәгә апрель аенда урнаштырылган ашлама җебетү җайланмасы турында хуҗалыкның баш агрономы Денис Трофимов сөйләде:

«Язгы чәчү вакытында әлеге агрегаттан файдаландык. Ул агрохимик эретмәләр ясау өчен уңайлы. Аның ике миче бар. Берсе – су җылыту өчен, икенчесе – эретмәгә. Әйтик, өч компонентлы ашламаны миксерга саласың да, 35-40 градус җылылыкта эретмә болгатыла, ярты сәгать эчендә әзер була һәм аерым сыешлыкка (емкость) агызыла. Шуннан басуга чыгарыла. Агрегат бер сәгатькә өч тонна эретмә ясый. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру эшләре бара. Һәр культура өчен үз нормасы һәм күләме каралган. Таләпләрдән чыгып эш итәбез. Басуларга ашламаны эретмә формасында кертү уңышны гына түгел, бөртеклеләрнең сыйфатын да арттыра», - ди Денис.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев