Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада яшәүче олы яшьтәге бер ханым мошенниклар счетларына 2 миллион сумнан артык акча күчергән

    Ул пенсия яшендәге гади генә бер апа. Акчаларны ул төрле банклардан кредит алып юллаган

    Бу хәбәр бөтенләй чыгырымнан чыгарды. Акчаларын бер авыру кешегә, я булмаса үзенең туганына, якынына юллаган булса, ис тә китмәс, киресенчә, ярдәме өчен сөенер генә идем. Ә инде интернет аша танышкан ниндидер бер ир затына баштанаяк гашыйк булган, кияүгә чыгарга җыенган, өстәвенә шулкадәр күп акчасын җилгә очырган ханымның гамәлләрен кайсы яктан гына чыгып карасам да, аңлап бетерә алмыйм. Ирексездән: “Әбиләр, сезгә ни җитми соң?” - дип галәмне яңгыратып кычкырасы, әнә шундый аңы томаланган кайбер өлкәннәрне күктән җиргә төшерәсе килә.

    - Булачак кияү интернет киңлекләреннән юкка чыкканнан соң, әлеге апаның безгә ярдәм сорап килүдән башка чарасы калмады. Ул - бүгенге көндә алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр тозагына эләгүчеләрнең берсе. Хәл болайрак була: социаль челтәрдә теркәлгән ханымга көннәрдән беркөнне таныш түгел ир-аттан сәлам хаты килеп төшә. Бу апа исә, игътибар күрсәтүче барлыгына сөенеп, җавап яза. Нәтиҗәдә ике арада берсеннән-берсе җылы, кайнар хисләр белән сугарылган хатлар йөри башлый, аралашу интернет-мәхәббәткә әверелә. Берникадәр вакыттан соң әлеге ир бергә яшәү өчен күченеп кайтырга нияте барлыгын да белдерә. Әмма кинәттән аның белән зур күләмдә акча чыгымнары сорый торган күңелсезлекләр башлана. Россия хатын-кызларының ышанычлы һәм мәрхәмәтле булуларын истә тотып, аферист күңел кылларын тирбәтә торган уйдырма язып җибәрә. Шәхси әйберләрне Россиягә таможня органнары чыгармый, моның өчен акча кирәк, дип, ул аннан көн саен зур суммада акчалар сорый. Кайтып җитеп очрашкач, кире тапшыра, янәсе. Гадәти шаблон буенча акчаларны алгач, ир-ат элемтәдән югала, мәхәббәт тарихы да шуның белән төгәлләнә. Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды, билгеле. Әмма ярык тагарак янында калган, бүген дә сөйгәненең кайтуын көтеп яшәүче ханымга ничек ярдәм итәргә, анысы – башваткыч, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

    - Шул дәрәҗәдә бай булды микәнни ул ханым? – дим.

    - Юк инде, пенсия яшендәге гади генә бер апа. Акчаларны ул төрле банклардан кредит алып юллаган, - дип төгәллек кертә Рамил Нургалиев.

    - Кирәк-ярак өчен банктан кредит рәсмиләштерергә теләүчеләрне дә кайвакыт кире боралар бит. Ә монда сүз меңнәр турында гына түгел, ә миллионнар хакында бара.

    - Мөгаен, гыйшкы шулкадәр көчле булгандыр, райондашыбыз, мәхәббәттән күзе томаланган үсмердәй, акчаларны югары процентлар белән алган. Ярар, аласы алынган, монда инде бернишләп булмый. Банкларга бит ул акчаны кире кайтарасы, ай саен түлисе дә бар. Әлеге апага сабырлык кына телисе кала.

    Сентябрь аенда районыбыздагы авылларның берсендә яшәүче 25 яшьлек кыз да, кырыгалдарлар сүзенә ышанып, 70 мең сумга якын акчасыннан коры кала. Ул “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төркемнәрнең берсендә кредит бирү турында хәбәр күрә һәм “хуҗа”лары белән элемтәгә керә. Үзара аралаша торгач, болар кыздан паспорт һәм банк картасының мәгълүматларын, телефонга килгән парольне дә сорыйлар. Боларның барысы да банк кредит суммасын хупласын өчен эшләнә, дип ышандыралар. Шул рәвешле, ялган белән акча үзләштерүчеләр аның картасындагы акчаны чүпли һәм... ике арадагы элемтәне өзә. Әгәр үзе белгән банкларга мөрәҗәгать итсә, мондый хәл килеп тә чыкмаган булыр иде дә бит. Эш узгач, үкенүдән файда юк. Тиз генә акчалы булам дигәндә, әнә шундый аяныч хәлләр дә килеп чыга шул...

    Реклама

    Полициягә мөрәҗәгать иткән икенче бер кукмаралы исә кәрәзле телефонына килгән вируслы СМС-хәбәр аркасында акчасыз кала.

    - Таныш түгел номерлардан килгән кызыктыргыч сылтамаларга беркайчан да ышанырга ярамый, - дип кисәтә полиция хезмәткәрләре. - Чөнки сылтама белән бергә телефонга вирус җибәрелергә мөмкин. Вирус исә телефонга бәйләнгән барлык мәгълүматны, код һәм парольләрне, мобиль банкын да махсус серверга җибәрә. Мошенниклар мөмкинлектән тиз арада файдалана. Телефонга вирус кермәсен өчен антивирус программасы куярга кирәк. Сайтларга белдерү биргәндә дә мобиль банкка тоташмаган икенче бер номерны күрсәтү сорала.

    Соңгы өч айда районда кәрәзле телефонга шалтыратучыларга да акча күчерү фактлары булган. Бу очракта кырыгалдар шалтырата һәм үзен “банк хезмәткәре” дип таныштыра, куркынычсызлык хезмәте сезнең банк картасына булган һөҗүмне туктатты, акчаларыгызны үзләштермәкче булганнар, ди. Саклык чаралары күрү өчен ышанычлы башка счетка күчереп тору мөһим дип тә өсти. Гадәттә, шалтыратулар бертөрле саннардан башлана һәм тәмамлана торган (уртадагы саннары гына башка төрле) берничә номердан була. Кеше, әлбәттә, ышана һәм берсүзсез үзенең һәм банк картасының мәгълүматларын хәбәр итә, мошенниклар әйтеп торган саннарны җыя һәм автомат рәвештә акчаларны кырыгалдарга күчерә. Берникадәр вакыттан соң гына картадан акча алулары турында СМС-хәбәр килә.

    Әгәр сезгә  банктан дип шалтыратсалар, телефон номерын банк картасының артында күрсәтелгән номер белән чагыштырып карагыз. Туры килмәгән очракта сөйләшүне тизрәк туктатырга кирәк.

    Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмам дип беркем дә гарантия бирә алмый. Шуның өчен һәрчак уяу булу сорала. Банк карталары белән сак эш итегез. Карточканы беркайчан да кешегә бирергә, аның кодын әйтергә ярамый. Телефоннардан таныш түгел кешеләргә шәхси мәгълүматларыңны җиткермәскә, нинди генә хәбәр алынса да, иң элек аның дөреслеген ачыкларга, чит-ятларны өйләргә алып кермәскә кирәк. Ялган юл белән акча үзләштерүчеләрнең корбаны булган очракта кичекмәстән 02, 2-70-80 номерлары аша полициягә хәбәр итү сорала.

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: