Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районының халык синоптигы май аеның үзенчәлекле булуы турында сөйләде

    Салих Шәрипов 70 елдан артык һава торышы язылган көндәлек алып бара.

    Быел кар күп булу сәбәпле, яз соңга калып килде. Инде май ае башында ук җылы кояш нурларына иркәләнеп, өске киемнәребезне күптән салып ташлаган идек. «Мондый язны бер дә хәтерләмим, үзе суык, үзе җилле, үзе яңгырлы», «Әле бакчада чәчү эшләре һаман бетмәде», «Җир җитешмәгән, бәрәңгене, мөгаен, җәен утыртырбыз инде», - кебек сүзләр йөри халык телендә. 

    Ә башка елларда майда һава торышы нинди булган соң? Шушы сорауга җавап эзләп, Кәчимир авылында яшәүче Салих Шәриповка мөрәҗәгать иттек. Ул инде 70 елдан артык һава торышы язылган көндәлек алып бара икән. Анда 1956 елдан алып 2002 елга кадәр май аеның үзенчәлекләре дә теркәлгән. Әлеге мәгълүматлар газета укучыларга да кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Шуларның кайберләренә тукталыйк.

    «Быелгы май аена бөтен кеше гаҗәпләнә. Андый явым-төшемнәр элек тә булды ул, онытылган гына. 1956 елда бәрәңге тишелгәндә дә, печән чапканда да дүрт ай буе өзлексез яңгыр яуды. Кар иртә, бәрәңге казыганда ук төште. 1965 елда исә 3 майда чәчүгә чыктылар, ә  4-7, 10, 15, 16сы яңгыр яуды, 17-18е кырау төште. Эш туктап калды: чәчә дә, бәрәңге утырта да алмадылар. 22-23 майда әле агачлар яфрак ярмаган иде. 24-25 майда өскә куртка киярлек суык булды, кар явып китте. Июньгә кадәр җылытмады, җәй дә яңгырлы килде», - ди Салих абый.

    Шулай ук 1966 елның да май ае салкын булды, 23енә кадәр алмагач чәчәк ата алмады, диде әңгәмәдәшем. 1969 елның 7-9 маенда – 3-5 градус, ә 6сы хәтта 10 градус суыткан.

    Колхозның ике Беларус тракторының, суы калып, моторына кадәр ярылган. 17се көнне әле агачлар яфрак ярып китмәгән. Ә 18-25 майларда тоташ яңгыр яуган, чәчү туктаган, бәрәңге утыртылмаган. 

    Реклама

    Көндәлектәге язмалардан күренгәнчә, чәчү соңарган еллар күп очрый. Менә 1971 елда 10 майда гына чәчүгә чыкканнар. 12-15 майда көз кебек салкынайткан, 20сенә кадәр яңгырлы булган.

    1974 елның 21, 29 майларда карлы яңгыр явып, бәрәңге утыртырга ирек бирмәгән, 22се кырау төшкән, бернәрсә үсмәгән.

    «1986 елның май башында инде кырда эш беткән иде. Ә 5-6сы көнне чана җигәрлек кар яуды, бөтен дөнья ап-ак юрганга төренде. Яңадан чәчәргә туры киләчәк, дип борчылдылар. 6-7 майда да ара-тирә кар, яңгыр булды. 9-10сы да кар очты, 5 майда төшкән кар эремәгән җирләр бар иде. Салкыннан 16сы көнне агач яфракларына кадәр өшеде. Шуңа да карамастан ул елны уңыш әйбәт иде», - дип, язмаларын барлый райондашым.

    1999 елның май ае да Салих Шәриповка суыклары белән истә калган. 1-3се яңгыр булган, 4-10 майларда 3-5 градус суыткан, кар очкан. 19ы исә җепшек кар яуган.

    «2002 елның 21 маенда көне буе айлык кар төште. Агачлар ак чәчәктә иде инде, алар сынып, кәкрәеп бетте. Ул бездә, Балтачның бу ягында гына яуды. Юлларда машиналар йөри алмагач, карны эттерергә грейдерларны чыгардылар. Ул вакыттагы галәмәтне кукмаралылар хәтерлидер әле. Кызганычка каршы, әлеге елларның никтер уңышларын язмаганмын», - диде Салих абый.

    Җырда җырланганча, табигатьтә начар һава торышы юк. Һәр мизгел, ел фасылы үзенчә матур булса да, язның бер көне ел туйдыруын онытмаска кирәк. Хәерле язлар үтеп, икмәкле җәйләр килсен иде.

    Фото: Алсу Сәләхетдинова, Йолдыз Гыймадиева / «Хезмәт даны»
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: