Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында авыл хуҗалыгы тармагындагы еллык эшкә йомгак ясалды

    Бүгенге көндә район тәүлеклек тулаем савым буенча республикада лидерлыкны бирми, әлеге сан 340 тоннадан артык.

    Юл картасы төзелгән

    2021 ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен шактый катлаулы булды, иртә яздан басу-кырларда тир түгеп хезмәт куйган игенчеләр көтелгән уңышны җыеп ала алмады. Бу исә шәхси хуҗалыкларда терлек азыгына кытлык, бәяләр арту кебек мәшәкатьләр китереп чыгарды. Әмма эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2020 елда туплап калынган азык запасы, киләсе урып-җыю кампаниясе башланганчы, үзләренең генә түгел, шәхси сектордагы малларны да тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, азык цехлары, арзан бәядән ашлык өләшү кебек район программалары да хәлне җиңеләйтергә ярдәм итә. Мәсәлән, “Монокорм”, “Доверие” кооперативлары  үзебезнең райондагы шәхси һәм кечкенә крестьян-фермер хуҗалыкларына  айга 90-100 тонна монокорм сата. 

    Бүгенге көндә район тәүлеклек тулаем савым буенча республикада лидерлыкны бирми, әлеге сан 340 тоннадан артык. Сөт елгаларының мул агуында Вахитов исемендәге, “Восток”, “Рассвет”, “Урал” хуҗалыкларының өлеше бәяләп бетергесез.

    - Максатыбыз - Сабантуйга хәтле тәүлеклек тулаем савымны 400 тоннага җиткезү. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, юл картасы төзелгән, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

    Үрчем, терлекләрдән уртача көндәлек артым алу буенча да районыбыз республикада алдынгы урында бара. Бүгенге көндә хуҗалыкларда мал саны 38 меңгә җитеп килә. Шуның 14 меңнән артыгы – савым сыерлар. Быел куелган планнарның тагын берсе - мал санын 40 меңгә җиткезү.

    Әлбәттә, бу кадәр терлекне ашатасы да бар бит әле. Мәсәлән, ел буена 500 мең тоннага хәтле сенаж-силос кына кирәк, диделәр. Ә терлек азыгының запаслары көннән-көн кимеп бара, шуңа күрә быел төп көч азык хәзерләүгә биреләчәк. Җаваплы вакытта сынатмас өчен, әзерлекне бүгеннән үк башларга һәм беренче апрельгә техникаларны ремонтлап бетерергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр.

    - Семинар барышында районда ел буе башкарылган эшкә тирәнтен анализ ясалды. Россия күләмендә сөт җитештерү буенча Татарстан беренче урынны алып тора, ә республикада Кукмара районы алдынгы сафта. Әмма бу сезгә иркенләргә ирек бирми, чөнки артыгыздан бастырып килүче районнар да бар. Әлбәттә, тырышып, югары технологияләргә таянып эшлисез, әмма әле потенциалыгыз зур. Түбәнрәк баскычта урын биләгән хуҗалыкларга читкә чыгып өйрәнәсе, эзләнәсе дә түгел, үзегездә тәҗрибә тупларлык, үрнәк булырлык алдынгы хуҗалыклар бар, - диде башкала кунагы.

    Авыл хуҗалыгында да яңалык кирәк

    Семинарны востоклылар азык цехында башлап җибәрде. Быел алар әлеге бинаны тагын да зурайткан. 

    Реклама

    - Әлегә кадәр кукуруз онын күрше авылдан ташый идек, грануляторга да урын булмагач, Ядегәрдә торды. Хәзер исә бөтенесен бер җиргә тупладык, бу күпкә уңайлы, транспорт чыгымнарын киметергә ярдәм итә, контрольдә тотарга да җиңелрәк, - диде хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев.

    Семинарда катнашучыларга грануляторны да эшләтеп күрсәттеләр. Әлеге җайланманы райондашыбыз, Ядегәр авылыннан Райнур Әсхәдуллин ясаган. Ул 120 мең сумга төшкән.

    - Әлегә кадәр бер айга хәтле булган бозауларга гына гранулалы катнаш азык бирә идек, хәзер ике айлыкларны да шулай ашатырга булдык. Чөнки бозауга массаны болгатып биргән очракта ул, аны аралап, иң беренче тәмле өлешен ашап бетерә, ә гранула формасында биргәндә барлык матдәләр дә терлек организмына тиешенчә керә. Безнең хуҗалыкта бозауларның сакланышы 99 процентны тәшкил итә, - дип аңлатты Алексей Леонтьев.

    Бүгенге көндә хуҗалыкта мал саны ике мең ярымнан артып китә, шуның бер меңе – савым сыерлар. Биредә көндәлек тулаем савымны алдагы елга караганда биш тоннага арттырып, 29 тоннадан артыграк сөт савалар. Үткән ел район җитәкчелеге хуҗалыкларга бозаулардан тәүлеккә бер мең грамм артым алуны максат итеп куйган иде. Востоклылар, анда да районда беренчеләрдән булып, әлеге күрсәткечкә ирештеләр. Ә алар канаты астында эшли торган “Восток Агро” җәмгыятендә бу сан 1197 граммны тәшкил итә.

    - Экономик күрсәткечләргә килгәндә, сөт җитештерү дә, акча кереме дә үткән елга караганда күбрәк булса да, чиста табыш 45 миллион сумга кимрәк килеп чыкты, рентабельлелек – 14 процент. Бу сатып алына торган азык компонентларының кыйммәт булуы белән аңлатыла, - диде хуҗалык җитәкчесе. - 2021 елда әллә ни төзелешләр алып бармадык, башланган эшләрне генә төгәлләдек. Әмма алга таба планнарыбыз зур: шушы ук мәйданчыкта 850 савым сыерга исәпләнгән тагын бер мегаферма төзелешен башлап җибәрергә уйлыйбыз. Аның беренче этабы – савым залы белән тоташкан 210ар сыер сыйдырышлы ике мал торагы – бу елның эш планына кертелгән.

    Әйе, “Восток” хуҗалыгына кайчан гына барсаң да, алар һәрвакыт эзләнүдә, үсештә. Бу юлы да үзләренең тагын бер яңалыклары белән уртаклаштылар. Быел минераль ашламаларны туфракка җебетеп, сыек формада кертергә булганнар. Моның өчен шактый гына тәҗрибәләр үткәрергә туры килгән. Белгечләр исәпләвенчә, каты формадагы ашламаның үсемлек тарафыннан 20 проценты гына үзләштерелә, ә сыек килеш сипкәндә 80 процентка хәтле микро, макроэлементлар үсемлеккә барып җитә. 

    - Без бу адымга юктан гына килмәдек, быел табигать үзенең көчен күрсәтте. Украина, көнчыгыштагы күп кенә фермер хуҗалыклары инде күптәннән әлеге технологияне куллана. Алар игенчелектә бик алга киткән. Җирдә дым булмый икән, нинди технология белән эшләсәк тә, ашлама да эреми, үсемлек тә шытып чыга алмый. Шуңа күрә ашламаны сыек формада кертү үз нәтиҗәсен бирер дип ышанабыз, - диде хуҗалыкның баш агрономы Илфат Мөхәрләмов. – Ашламаны эретү өчен ике бак куелды, су җылыту системасы көйләнде. Бу эшләр барысы бергә 500 мең сумга төште.

    Хуҗалыкның арендага алган җирләре белән бергә дүрт меңгә якын сөрүлек мәйданнары бар. Аның 66 процентын азык культуралары алып тора. Кыр эшләрен тиешенчә башкарып чыгу өчен, техникалар белән авырлыклар юк, ел саен яңартып торалар. Үткән ел машина-трактор паркы 54 миллион сумлык техникага баеган: ике яңа пресс, К-700, “Клаас” тракторлары сатып алганнар, тагын ике культиватор, прицеплы КамАЗ машиналары кайтырга тиеш, дип сөйләделәр. Ремонт өчен 22 миллион сумлык запас частьлар сатып алынган. Быел ике ашлык суктыру комбайны алырга ниятлиләр, территориягә автоүлчәү куеп, сенаж траншеялары янына бетон җәячәкләр. Иң мөһиме - механизаторлар белән авырлыклар юк, һәр техниканың үз “хуҗасы” бар, диделәр.

    Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: