Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районы Куркино авылы хәзерге вакытта ничек яши

    Аның тарихы 1678 елга барып тоташа, авыл удмуртча Кыркиня дип атала.

    Нырья җирлегенә керүче Куркино авылы безне ялт иткән асфальт юлы, берсеннән-берсе матур итеп төзелгән өр-яңа йортлары белән каршы алды. Арада, кечкенә авылларга хас булганча, тәрәзә йөзлекләре кадакланган, терәүле, җиргә сеңеп килүче өйләр, чүп үләннәре үсеп утыручы ташландык хуҗалыклар да юк түгел. Әмма искиткеч матур табигать, челтерәп агучы чишмәләр, чыр-чу килгән балалар тавышы, буада йөзеп йөрүче казлар, безелдәшеп очучы бал кортлары, бакчаларда сыгылып утыручы җимеш агачлары шул арада күңелсез уйларны юкка чыгара. 
    Несьпал, Такасюр, Усьыли
    - Куркино авылының тарихы 1678 елга барып тоташа. Авыл удмуртча Кыркиня дип атала. Борынгы әби-бабайларның сөйләве буенча, бирегә Кенә, ягъни Иске Кенә-Юмьядан дүрт гаилә килеп урнашкан, - ди тумышы белән Куркинодан булган, бүгенге көндә Нырьяда яшәүче Владимир Жуков. - Авылга исемне дә алар биргән. “Кыр” агач кайрысы дигәнне аңлата. Чөнки авылның әйләнә-тирәсендә урманнар һәм сазлык булган. Сазлык аша кешеләр бары тик юлга агач кайрысы түшәп кенә йөри алган. Авылны татарча Кыраул дип тә йөрткәннәр. Сугыш вакытында кешеләргә ягарга утын җитмәгәнлектән, авылдагы барлык агачларны да кисәргә туры килгән. Статистика мәгълүматлары буенча, кайчандыр Куркино районда иң зур удмурт авылларының берсеннән саналган. Биредә 1897 елда – 366, ә 1920дә 400 кеше яшәгән. Биш урамның һәрберсенә дә исем бирелгән: Несьпал, Байманпал, Сежжапал, Такасюр, Усьыли. Бүгенге көндә дә әлеге урамнар шулай атала.
    Владимир Туймурзович Нырья урта мәктәбендә рус һәм инглиз телләрен укыта, тарих белән кызыксына, борынгы риваятьләрне дә күп белә.
     - Әтием Туймурза - мәгариф ветераны. Аңа 80 яшь. Ул бертуган энем Андрей һәм аның гаиләсе белән яши. Без төп йортта еш булабыз, бар эшләрне дә бергәләп башкарабыз, - ди ул. - Авыл белән бәйле бер риваять сөйләп үтим әле: “Сазлыкларда юанлыгы һәм озынлыгы белән бүрәнә кадәр булган бер елан яшәгән. Ул ат белән Янил базарына баручыларны куркыта, качып өлгермәгән очракта кабып йота да торган була. Бервакыт шул юлдан яшь егет кайтып бара икән. Моның каршына чибәр генә бер кыз чыга, мин ятим, эш эзлим, Куркинога барам, дип әйтә. Алар бергәләп авылга кайталар, бу егет аны өенә дәшә. Кызны егетнең әти-әнисе бик ошата һәм боларны өйләнештерәләр. Әмма яшь киленнең бер сәер гадәте була: ул көн саен йокларга ятканда карават астына су салынган чиләк куя, ә инде йокыдан торганда ул буш була. Берсендә, хатыны йоклап киткәч, бу егет сулы чиләкне урамга чыгарып түгә. Шуннан соң төн уртасында өй эчендә давыл чыга, бар җир җимерелә башлый. Өермә җил белән Балыклы ягына таба китә, ул вакытта ярты авыл зыян күргән була. Ә инде еланны исә алга таба Китәк авылы ягында күрәләр. Кыз шулай итеп юкка чыга”. Минем уйлавымча, ул сихерләнгән һәм еланга әверелгән булгандыр. Әгәр ир сихер чыгып беткәнче бераз көткән, я икесе бергә утырып сөйләшкән, аңлашкан булсалар, мондый хәл килеп тә чыкмаган, алар алга таба да бәхетле яшәр иде. 

    Куркиноның гөрләп торган чаклары
    Авылның революциягә кадәрге тормышын барлауны Петр Байгельдин белән дәвам иттек. Петр абый – хәрби кеше. Ул Россиянең барлык шәһәрләрендә дә яшәгән һәм эшләгән дисәк, һич ялгыш булмас. Аңа вертолетта Монголиягә кадәр очарга туры килгән. Отставкага чыккач, күп еллар Нырья мәктәбендә эшләгән. 
     - Хатыным белән нәселнең бишенче буыны яшәгән нигездә тормыш итәбез. Балалар үстердек, дүрт оныгыбыз бар. Вак-төяк кош-кортлар асрыйбыз. Заманында бик күп җирләрне гиздем, әмма туган яктан да якын һәм кадерлерәк урын тапмадым, - ди ул.  
    Петр Теймурзович сөйләве буенча, биредә Мөхәммәтша дигән бик бай кеше яшәгән. Ул Куркино авылы кешесе, милләте буенча удмурт була. Беренче хатыны үлгәч, Сабанчинодан татар кызына өйләнә һәм ислам динен кабул итә, исемен дә алыштыра. Сәүдә белән шөгыльләнә, шулай ук аның итек басу өчен дә кирәк-яраклары күп була. Мөхәммәтша авыл халкын эш белән тәэмин итә. Ир-атлар кырда хезмәт куя, итек түши, баса, ә хатын-кызлар итекләргә рәсемнәр чигә, туку станогында эшли. Аның таштан ясалган келәтләре бүгенге көнгә кадәр сакланган.
     - Әтиемнең: “Ачлык елларында Мөхәммәтша безне үлемнән алып калды, ул, көн саен балаларны җыеп, аш шулпасы бирә иде”, - дигәнен хәтерлим. Кулаклаштыру сәясәте Куркино авылын да читләп узмый. Мөхәммәтша, гаиләсен алып, Грузия якларына кача, шуннан соң аны башкача күрүче булмый. Туганнары Башкортостан якларында да яши икән дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. Урман бик ерак булгач, халык утынга тилмерә. Шунлыктан күбесе, авылны ташлап, Удмуртия Республикасы якларына китә, - ди Петр Байгельдин. – “Горд Кизили”, ягъни “Кызыл йолдыз” хуҗалыгының гөрләп торган вакытларын да беләм. Авылда ашлык амбарлары, бәрәңге саклау урыны, сарык, дуңгыз фермалары эшләде. Һәр гаиләнең үз хуҗалыгы, җирләре бар иде, 70ләп җигүле ат исәпләнде. Колхозларны берләштергәч, боларның барысы да әкренләп бетте. Хәзерге вакытта фермада үгез бозаулар гына бар. Анда ике кеше эшли. 

    Реклама

    Авылны беренче көннән үк яраттым
    Куркинодагы иң өлкән кешеләрнең берсе – Сабанаева Галина Архиповна янына да кердек. Ул Киров өлкәсендә туып-үсә. Шушы авыл егете Герей аны Сабантуй бәйрәменә килгән җирендә урлап алып кайта.
     - Без Герей белән Китәк авылында таныштык. Ул Кыргызстанда эшли, чираттагы ялына кайткач, апасына кунакка килгән иде. Миңа әле 18 яшь тә тулмаган, уйнап-көлеп, шаярып йөри торган чак бит. Яңа танышым белән бер атна тирәсе очрашып сөйләштек тә саубуллаштык. Җәйгә алар авылына Сабантуйга барырга туры килде. 1957 ел иде ул. Кабат Герей белән күрештек. Бәйрәмдә йөргәннән соң, ул мине өйләренә алып кайтты да, келәткә кертеп, шунда бикләп куйды. Бер сәгать тирәсе утырганмындыр, елыйм, ишекне дөбердәтәм – ишетүче юк. Мине ачып чыгарганда әти-әниләрне чакырганнар, өстәл дә әзерләгәннәр иде. Башымдагы яулыкны салдырып, үзләренекен бәйләттеләр. Аннары йола буенча, ипигә май ягып ашаттылар. Бар туганнар да үз фатыйхасын бирде. Шулай итеп, кияүгә чыгып калдым, авылны беренче көннән үк яраттым, - ди ул. – Без иң элек бер ел Кыргызстанда, аннары Үзбәкстанда яшәдек. Ә инде 1959 елда Куркинога кайтып төпләндек. Гомер буе колхозда эшләдем. Ул вакыттагы хезмәтнең авырлыгын искә дә аласы килми. Герей Нократ Аланында тимер юл станциясендә хезмәт куйды. Ул 2016 елда үлеп китте. 
    Галина апага бала хәсрәте дә күрергә туры килә. Бер-бер артлы ике улын җирли. Бүгенге көндә әбине Нократ Аланында яшәүче кызы тәрбияли. Аңа бик рәхмәтле ул. “Бакчабызда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Тавык-чебешләр дә тотабыз. Зур маллар асрамыйбыз. Суны үзебезнең коедан алабыз. Авылда бик рәхәт, - ди Антонида апа. - Әнине хәзер ялгызын гына калдырырга ярамый, гел янәшәсендә булырга кирәк”. 

    Ялкауларга монда урын юк
    Кечкенә авылларга хас булганча, биредә өлкәннәр генә яшәми. Урта буын, яшь гаиләләрнең дә төпләнүе киләчәккә өмет уята. Әнә бит Кукмара газ оешмасында эшләүче Игорь Ракеев та: “Шәһәргә китәсе килми”, - ди. Игорь Михайловичның әти-әнисе дә уллары белән бер ишегалдында яши. Алар да өйдә тик кенә утырмый, һаман булышып йөргән көннәре икән. Умарталар тулысынча бабай өстендә. 
     - Мин Нырья мәктәбен тәмамлагач, автомәктәптә укыдым, аннары Прибалтикада армия хезмәте уздым. Берничә ел колхозда эшләгәч, газ оешмасына урнаштым, - ди Игорь Михайлович. – Бүгенге көндә сигез авылга газ хезмәте күрсәтәм. Ә хатыным Римма Кукмара киез итек-киез комбинатында эшли. Хәзер бар кешедә диярлек машина бит, шуңа да юл йөрү өчен борчыласы юк. 
    Ракеевлар биш балага гомер биргән. Өлкәне Казан аграр университетында читтән торып белем ала, эшли дә. Икенчесе Ижевск медицина академиясендә табиблык белгечлеген үзләштерә, өченчесе – 10 сыйныфта, дүртенчесе – Саба районының Икшермә кадет интернат-мәктәбендә, төпчекләре Нырьяда өченче сыйныфта укый. “Күп итеп маллар асрыйбыз. Балалар да булыша, - ди гаилә башлыгы. - Үзебезнең пай җирләре булгач, печән-саламны шуннан хәзерлибез. Болыннардан да чабабыз. Техника белән проблемалар юк. Әгәр тырышсаң, авылда яшәргә була. Ялкауларга гына монда урын юк”. 

    Иң зур проблема – су
    Куркино авылында шуңа игътибар иттем: биредә кем белән генә сөйләшсәң дә, зарлану сүзе ишетмәссең. Газүткәргеч торба авыл янәшәсеннән генә узгач, иң беренчеләрдән булып, биредә өйләргә газ кергән. Кибетләр юк үзе, әмма шулай да Кукмарадан “Автолавка” - атнага ике тапкыр, ә күрше авылдан шәхси эшмәкәр көн саен диярлек килеп, кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора икән. Почтальонны да мактап бетерә алмыйлар. Газета-журналларны, пособие, пенсияләрне үзвакытында өләшә, түләүләрне дә җыя, диделәр. Фельдшер-акушерлык пункты да бар. Моңарчы башлангыч мәктәп тә эшләгән булган, анда ике бала укыган. Тик быелдан белем йорты эшчәнлеген туктата икән. Укучыларны исә Нырья мәктәбенә автобус йөртә. МТС элемтә челтәренең башнясы булгач, авылда кәрәзле телефон да тота, интернет та бар. 
    Бүгенге көндә Куркинода иң зур проблема – су. 
    - Автомат кер юу машинасы куясы килә. Эчәргә суны чишмәдән ташыйбыз, коесы булганнар шуннан ала. Яңгырлар аз яугач, коеларның да кибүе ихтимал. Бөтенләй сусыз кала күрмик, - дип борчыла авыл халкы.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: