Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Көн темасы

Китабы язылды, инде музейга чират...

Ташлы Елгадан Таһир Исмәгыйлев туган авылында музей ачарга хыяллана.

Ташлы Елга авылында туып-үскән, лаеклы ялга чыкканнан соң туган нигезенә кайтып төпләнгән запастагы полковник, хәрби хезмәт һәм хезмәт ветераны, «ЛОГОС» (сүз) патриотик инициативаларны үстерү фонды» директоры, 2017 елда «Олы йөрәкле кеше» исемендәге III республика конкурсы җиңүчесе, Яр Чаллыдагы «Ләйсән» һәм районыбызның «Салават күпере» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, шигырьләр һәм «Ил көзгесе син, авылым, Ташлы Елгам!» китабы авторы Таһир Исмәгыйлев бер дә тик торуны белми. Үзенең зур һәм бердәм командасын туплап, туган авылында музей ачарга хыяллана. Якташым белән очрашкач, бу турыда кызыксындым әле. Менә ниләр сөйләде Таһир абый:

- Сүземне ерактан ук башлыйсым килә. Хәзер авыллар шәһәргә әйләнеп бара: бөтен нәрсә уңайлы, камилләшкән. Шунысы яман: балалар гына ана телендә сөйләшми. Хәер, кунакка кайткан шәһәр баласы саф татарча белә, шулардан өйрәнерләр әле дип ышанып калабыз, дөнья гел үзгәрештә бит. Ана телендә үз авылы тарихын сөйләп бирүче яшь буынны үзебез тәрбиялисе, патриотик рухта үзебез үстерәсе бит. Матур итеп чит телләрдә аралашып, туган җиребезгә кунакларны җәлеп итә белгән яшьләр – тагын да күркәм. Җәлеп итәрлек урыннар чиксез: каядыр тигезлек, тау, каядыр елга шаулый, чишмә челтери... Бәлеш, чәкчәк, шулпа – алар авыл саен үзенчәлекле. Хәтта ашның тәме дә су тәменә карый. Алай гына да түгел, югары очтагы чишмә белән түбән урамдагы «Салкын чишмә» суының да тәме нык аерыла. 
Авыл кешесе дә, килгән кунак та иң беренче җирлекнең тарихы белән кызыксына, сораштыра, нәрсәдер белергә омтыла. Авыл шәһәргә әйләнгәндә, аның моңын саклап калу, чыннан да, зур бер эшкә әверелә. Энтузиастлар бар, Аллага шөкер. Ташлы Елгада бәйрәмнәр гөрләп үтә, гармун моңы, җырлар яңгырый. Балалар саны да кимү ягында түгел, яшьләр күп күченеп кайта. Җәй көне клуб янындагы мәйданчыкта иртәдән кичкә кадәр шау-шу ишетелеп тора. Уйныйлар, көләләр, нәкъ еракта калган балачактагы сыман, шулай тарихны саклыйлар, диярсең. 

Минемчә, 500 еллык тарихлы авылым музейлы булырга лаек. Авылдашларымның, аеруча клуб мөдире Ләйсирә Газизуллинаның тырышлыгы нәтиҗәсендә берникадәр күләмдә инде экспонатларны тупларга да өлгердек. Музей өчен әлегә аерым бина булмаганлыктан, аларны вакытлыча клубка урнаштырып тордык. Киләчәктә урын табып, һәр экспонат турында мәгълүмат бирелгән альбом булдырырга телибез.

Әлеге клубта яшьлегебез узды, җырлап-биеп үстек, аңа быел 90 ел булды. Авылдагы колхозчылар, бригадалар белән Чиләбегә эшкә йөреп, авылыбызга бартер (товарлар белән алышыну яки бер-береңә хезмәт күрсәтү, - авт.) юлы белән алып кайтылып салынган бина ул. Клуб – үзе бер тарих.

Күптән түгел оештырылган «Авыл көне» бәйрәмендә авылдашлар һәм кайткан кунакларга музей булдыру турында сөйләгән идем. Бу идеямне бертавыштан күтәреп алып, хәтта урамда бәйрәм барган мизгелдә дә чиратлап клубның эченә үтеп, андагы экспонатлар белән кызыксындылар, үзләренең балачакларын искә төшереп, хатирәләргә бирелделәр. Шулай ук авылыбыздагы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән дә очраштым. Күбесе музейның нәрсә икәнен белмәгәнлектән, тәрбиячеләр белән аларга бу турыда аңлатып әңгәмә кордык. Мәчеттә муллабыз Әдһәм хәзрәт, абыстаебыз Рауза ханым һәм авыл кешеләре белән дә түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр булды. Барысы да музеебыз кайчан ачыла инде, дигән сорау биреп, шул мәсьәләне күтәрде. 

Ташлы Елга тарихын саклау биредә яшәүчеләр җаваплылыгында, бер генә авылга да күршеләр музей төзеп бирмәячәк. Авылыбыз тарихын белүчеләр күп, бүгенге көндә мәгълүмат җыюның бернинди авырлыгы да юк. Бары тик барысын да бер урынга – музейга тупларга гына кирәк.

Реклама

Россия Президенты Фонды гранты хисабына бастырылган «Ил көзгесе син, авылым, Ташлы Елгам!» китабында инде 50 ел элек авылдашларыбызның музей булдырырга хыялланулары турында язылган. Без белгән картлар Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Япон, Бөек Ватан сугышын үткәннәр, колхозлар төзегәннәр. Бу истәлекләрнең бөтенесен дә алар саклап калырга теләгән.

Музейдагы экспонатлар безнең тарихыбыз турында тулырак сөйли. Әби-бабаларыбыз тотып эшләгән кораллар, кулланган җиһазлар – һәммәсе дә тарихка алып китә. Алар белән сөйләшәсең, уйланасың, күңелең белән шул мохиткә, анда булган вакыйгаларга әйләнеп кайтасың, гасырлар җылысын тоясың. Үзеннән-үзе ана телендә аралашасы, борынгы җырларны башкарасы, елыйсы килә башлый. 

Бүгенге көндә авылыбыз клубында элеккеге көнкүреш әйберләре: гөбе чиләге, корыч һәм җиз комган, каен тырысы, катык, май һәм сөт чүлмәге, җилпуч, бала арбасы, чана, чабагач, чиккән сөлге һәм башкалар урын алган. Мисал өчен, Зөлхәбирә Сәлламованың 1897 елгы Сабантуй сөлгесе һәм чабата ыштыры – XIX гасырның кадерле истәлеге.

Әлегә безнең төп бурычларның берсе – мәдәни-тарихи мирасны югалтмыйча, үткәннәр белән бүгенгене тоташтырып торучы урын – авыл музее булдыру. Иң беренче чиратта, халыкның һәм якташларыбызның, оешмаларның ярдәменә, шулай ук грантларга өмет итәбез.


 
Әйе, Таһир Исмәгыйлев үзенең командасы белән зур эшкә алынган. Авыл музеен оештыру тырышлык, чыгымнар таләп итә. Һәм, әлбәттә, ул бер көндә генә башкарыла алмый. Аяз Гыйләҗевның: «Музей – бер чакта да үлми торган тере тарих ул», - дигән сүзләрен хуплап, аларга уңышлар телим!

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев