Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Каенсар авылыннан Мөдәрия апа Миңнеханова 37 ел гомерен тимерьюлчы һөнәренә багышлаган

    1 августта тимерьюлчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

    Реклама

    “Пенсиягә чыкканнан соң да әле озак вакытлар төшләремдә тимер юлда эшләгәнне күреп саташып уяндым. Имеш, рельсларны салдырып алыштырырга гына тотынуыбыз була, шул вакыт поезд килеп чыга”, - ди Каенсар авылыннан 37 ел гомерен тимерьюлчы һөнәренә багышлаган Мөдәрия апа Миңнеханова.
    Мөдәрия апаның исемен генә карагыз әле сез, бигрәк матур, үзенчәлекле бит, ә фамилиясе нинди дәрәҗәле! Аның әти-әнисе икенче балаларын да малай булса иде дип көткәннәр икән. Исемен дә әзерләп куйган булганнар – “Мөдәрис”. Тик Аллаһы Тәгалә аларга кыз бүләк иткән. Шуннан соң әлеге исем Мөдәриягә әйләнгән. 
    - Фамилиям республика башлыгыныкы белән бертөрле булгач, еш кына сез аның кеме буласыз, дип сорыйлар. Беркеме түгел дә бит, тик шаяртып кына: “Әй, ерак туганы инде”, - дип җавап бирәм, - диде ул, елмаеп. Шулай да Мөдәрия апага Президентыбызның бертуганы – Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән бергә фотосурәткә төшәргә, аның кулыннан Рәхмәт хаты алырга туры килгән. Менә ул бер-бер артлы медальләрен, грамота, Рәхмәт хатларын күрсәтә. Аларның саны исәпсез. Бары тик хезмәтен яратып, бар күңелен биреп башкарган кеше генә шулхәтле мактауга ирешә аладыр. 
    Әңгәмәдәшем – сугыш чоры арты баласы, 1946 елны Каенсар авылында дөньяга килгән. Башлангыч сыйныфларны авылларында, аннан соң Байлангарга йөреп белем алган. 
    - Мәктәпкә паровоз белән дә, ул булмаганда, җәяү дә бардык, - дип искә ала балачак елларын. – “Дядя, посадите до второй казармы”, - дип, йөгереп барып утыра идек. Паровозлар күмер ягып йөрде, таулы җирләрдән үзләре менә алмагач,  “толкач”лар этә иде. Кап-кара корымга пычранып беткән чаклар да булгандыр, тик ул вакытта аның ишегә игътибар итмәдек. Ә кайтканда җиде чакрымны басудагы туры юлдан җәяүләп атладык. Югары сыйныфларны укырга Кукмара беренче мәктәбенә бардым. Әмма унынчы сыйныфның яртысын укыгач, әни авырый башлады һәм мәктәпне ташларга туры килде. 
    Мөдәрия апалар гаиләдә абыйлы-сеңелле ике бала үскәннәр, ә әнисенең апасы вафат булгач, аның кызын да үзләренә сыендырганнар. Хәзерге вакытта абыйсы еракта - Волгоград өлкәсендә гомер итә икән, аның белән телефон аша аралашып торалар. Ә апасы бакыйлыкка күчкән.
    Авылга кайтканнан соң, кыз “Маяк” колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя. 1965 елның март айларында колхоздан берничә кешене тимер юлга кар көрәргә, канаулар ачарга җибәрәләр. Алар арасында Мөдәрия апа да була. Шуннан соң андагы мастер, кызның хезмәтен ошатып, үзләренә эшкә алып кала. Шулай итеп, ул 19 яшеннән тимерьюлчы жилетын кия. Шунысын да әйтик: кыз биредә эшләгәндә 11 сыйныфны тәмамлый. Шул вакытларда колхозчылар таякка хезмәт куйса, монда хезмәт хакы түлиләр, печән, утын бирәләр. Тимер юл буендагы печәнне дә чаптык, җиләген дә ашадык, ди ул, елмаеп. Фаҗигаләрне дә күп күрергә туры килә әңгәмәдәшемә: күңелсез хәлгә таручыларны дәваханә, моргларга илтәләр. 
    - Бик авыр хезмәт бит, шуңа күрә озак эшли алмамдыр кебек тоелды. Үземнән олыраклардан ничә ел эшлисез инде, дип сорыйм да, кайсысы - 10, кайсысы - 11-12, ди. У-у-у, монда аның хәтле эшләсәң үләсең бит, ничек түзәргә кирәк, димен. Бригадирыбыз Терентий Иванов да бик эшкә булган  кеше иде, һәрвакыт маңгаеннан тире агып торды, безне дә тик тотмады. Мастерыбыз башта Зиннур Гайнетдинов, ул киткәч, Иван Николаев булды. Дистанция начальнигы Александр Безбожный шулай ук бик кырыс иде, кирәк икән - сүкте, кирәк икән - мактады, тик нахакка кыерсытмады, - диде Мөдәрия апа. – Тимер юлда эссегә, суыкка чыдам кешеләр генә хезмәт куя. Кышның зәмһәрир салкыннары, күз ачкысыз бураннарында эшкә барганда кайбер авылдашлар, жәлләп, бүген дә барасызмыни, дип озатып кала иде. Суыкта рельслар шартлап сына, ә бик эссе көннәрдә сыеша алмыйча ата. Аларны алыштырырга кирәк. Рельсларны            берьяклы краннарга асып, икенче ягына үзебез асылынып бара идек, аның үзебезне чөеп аткан чаклары да булды, ломнарыбыз да атылып киткәләде, ничек имгәнмәгәнбез, ничек исән калганбыз. Көзге яңгырлы, карлы җепшек көннәрдә кулда инструмент тормады: шуып төшеп китә иде. И-и, әле дә тимер юл яныннан үткәндә эшчеләрне жәлләп, борчылып торам. 
    Вакыт сиздерми генә ага да ага. Мөдәрия апа тимер юлда 37 елдан артык  гомере үтеп киткәнен сизми дә кала. Ул бер эштә дә сынатмый, хезмәтен яратып башкара, җитәкчелек тә, аның тырышлыгын күреп, ундүрт елдан бригадир итеп билгели. Профсоюз комитеты рәисе вазыйфасын да башкара. 
    - Без Казан дистанция юлының 11нче околоток, 41нче бригадасында хезмәт куйдык. Ул вакытта бер бригадада 12 кеше эшли иде, хәзер бер околоткада шулкадәр генә калганнар. Тугыз чакрым юлга хезмәт күрсәттек. Үз участогыбызда рельсларны тикшереп тордык, тигезсез урыннарны үлчәп, төзәттек, кыскасы, поездларга һәрвакыт “яшел ут” булырга тиеш иде. Рельсларны билгеле бер вакытта, план нигезендә алыштырдык. Ә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда поездларны туктату өчен, сигналчылар бер чакрым ераклыкта, шахмат тәртибендә өч шартлаткыч куя, ә кайбер машинистлар өчесе дә шартлап беткәч кенә туктый иде. Станциягә күчкәннән соң, тугыз стрелка тоттык. Диспетчерлар белән һәрвакыт русча сөйләштек. “Сүзләрне үзегез дөресләп бетерегез, без – татарларга 50 процент ташлама”, - дип әйтә идем. Тормыш барысына да өйрәтә икән ул, - дип елмая тимерьюлчы. – Башта бригадада хатын-кызлар гына эшләде, аннан соң армиядән кайткан яшь егетләр килә башлады, алар белән хезмәтебез җиңеләеп киткән кебек булды. Рабига Әкбәрова, Кәүсәрия Сабирҗанова, Мәгесүмә Минемуллина, Минеямал Алексеева, Миңсылу Әхмәтҗанова, Наилә Әкбәрова, Александра Терентьевалар белән иңгә-иң куеп эшләгән вакытлар сагынып сөйләргә генә калды. 
    Мөдәрия апага күз тимәсен, ул әле дә тик торуны белми, бик актив: җирлектә, районда үткәрелә торган чараларда да катнаша, мәдрәсә тәмамлаган, авыл Советында депутат, өлкәннәр советы рәисе булып тора. Пенсиягә чыкканына күпме вакытлар узса да, кулларында тимер лом күтәреп эшләгәннән барлыкка килгән сөялләр генә әле дә бетми, авыр хезмәт турында искә төшереп тора. “Зарланмадым, хезмәтемне шулкадәр яратып башкардым, вакытлыча ялга чыкканда да миннән башка ничек эшләрләр инде, дип борчылып тора идем”, - ди ул. 
    Язмам герое өч бала: бер малай, ике кыз тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ул кызы Зөлфия һәм оныклары янында тыныч картлык кичерә. Гаиләдә әңгәмәдәшемнең эшен дәвам итүчеләр дә бар: улы Эдуард һәм бер оныгы Динар Мөдәрия апа эзеннән киткән, тимер юлда күперләр төзүдә эшлиләр, кызы Рәфидә апаның тормыш иптәше дә тимерьюлчы икән.
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: