Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ике Кукмара районы кешесе мошенникларга 150 мең сумнан артык акча биргән

    Хатын-кыз һәм ир кеше кредитны интернет аша рәсмиләштергән.

    Район эчке эшләр бүлегенә кырыгалдар корбаны булган ике кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның берсе - 126 мең, ә икенчесе 25 мең 950 сум акчаларыннан колак каккан. Әлеге очраклар турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев менә ниләр сөйләде.

    «Районыбыздагы авылларның берсендә яшәүче 36 яшьлек ир кешенең сүзләренә караганда, аңа юл фаҗигасенә очраган автомобилен төзекләндерү өчен шактый гына суммада акча кирәк була. 28 гыйнвар көнне ул интернет челтәрендә кредит бирүче оешмаларны эзли башлый. Таба... һәм үзенең шәхси мәгълүматларын, кәрәзле телефон номерын күрсәтеп заявка җибәрә. 3 февральдә аңа таныш түгел номердан бер ир кеше шалтырата һәм үзен банк белгече дип таныштыра. Сөйләшү барышында ул кредит бирү хуплануын, әмма тиешле суммадан комиссия, шулай ук иминиятләштерү кирәк булуын искәртә. Үзе белән акчасы булмаган кукмаралы аңа: “Тиздән булыр”, - дип әйтә, һәм алар хушлашалар. Дусларыннан әҗәткә акчалар алып, Кукмара кешесе икенче көнне “банк хезмәткәре” белән үзе элемтәгә чыга. Шуннан соң аңа акчалар күчерү өчен карта номерын хәбәр итәләр. Алга таба яңа таныш курьер өчен дә билгеле бер сумма сорый. Тәмам ышанган ир хәтта блокировкаланган карта өчен дә акча күчерә. Ике көн эчендә таныш түгел кешеләргә әнә шулай 126 мең сум акча юллана. Кредитны курьер китерергә тиеш була. Әмма күпме көтсәләр дә, ул килми. Шуннан соң якташыбыз мошенниклар тозагына эләккәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, Җинаятьләр Кодексының 159 маддәсе, 2нче бүлеге буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала». 

    Кызганыч, Кукмарада әлеге очрак беренче һәм соңгысы булмый. 5 февральдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена шундый ук хәлдә калган бер хатын-кыз килә һәм полиция хезмәткәрләреннән җилгә очкан акчаларын кайтаруда ярдәм сорый. 

    «Әлеге ханымның да кредит тарихы начар була. Рәсми банклардан акча ала алмагач, ул да интернет челтәрендәге белдерү буенча эш итә, - ди Рамил Нургалиев. – Ике арада булган сөйләшүдән күренгәнчә, банкның төп фирмасы Мәскәүдә урнашкан, әмма акчаны курьер китереп бирәчәк. Тик менә бушка эшли торган заман түгел бит, аның өчен акча күчерергә кирәк. Әлеге ханым үзе телефоннан сөйләшә, үзе тиз генә барып зур процент белән әҗәткә акча ала һәм әйтелгән номерга юллый. Ул барлыгы 25950 сум акча күчерә һәм алдан сөйләшенгән урынга килеп баса. Берничә сәгать көтә-көтә туңып бетә, курьер килми. Шуннан соң ул үзенең ялгышын аңлый, полициягә төшә. Әлеге факт буенча да тикшерү эшләре бара».

    Реклама

    Элемтә челтәре яисә төрле интернет ресурслар аша башкарылган мошенниклык очраклары елдан-ел арта. Дистанцион юл, ягъни читтән эш итүче кырыгалдарларның иң киң таралган юллары булып бушлай белдерү бирү сайтларында товар сату-алу вакытында банк картасы турында мәгълүматлар алу; социаль челтәрләрдә теркәлгән шәхси биткә үтеп керү һәм андагы дусларга акча сорап хәбәрләр юллау; популяр “мессенжер”лар аша банк исеменнән “картагыз блокировкаланды”, “картадан акча салдырылды” дип СМС-хәбәрләр җибәрү һәм башкалар. 

    Интернет челтәрендәге мәгълүматлардан файдаланганда аеруча игътибарлы булыгыз. Исегездә тотыгыз: мошенниклар билгеле бер счет яисә номерга акча күчертү өчен бик күп төрле сәбәп таба. Кырыгалдар корбаны булмас өчен, һәрчак саклык белән эш итегез, ашыгыч гамәлләр кылмагыз. 

    фото:  «Татар-информ»

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: