Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Гөлфия Җиһаншина: Хәреф җыю вак эш иде, һәрберсен бөртекләп утырасы иде

    Аллы-артлы дүрт кеше басып, тартмага салынган вак, тимер хәрефләрне кул белән алып-алып җыйдык.

    Элек редакция белән типография гөрләп торган, район газетасы да биредә басылган. Ә хәзер газетаның электрон варианты Казан шәһәрендәге типографиягә җибәрелә дә буяу исе килгән, шыгырдап торган вакытлы матбугат янәдән районыбызга әйләнеп кайта һәм почта бүлекчәләренә таратыла. 70нче елларда типографиядә өч елга якын хәреф җыючы булып эшләгән Гөлфия Җиһаншина белән шул еллар турында әңгәмә кордык әле.

    Ул 1955 елны Янсыбыда биш балалы гаиләдә олысы булып дөньяга аваз сала. Балалар күплектән, әнисе Ямлиха ике-өч җирдә – авылда бау артилендә, клубта, ындырда, әтисе Сибгатулла да бау артилендә хезмәт куя, соңыннан бригада белән Кировка йөреп эшли. Шундый мохиттә тәрбияләнгән Гөлфия апаның бала чагы да уйнап һәм йоклап түгел, ә эшләп уза:
    - Мәктәптә укыганда ук инде кулъяулык, челтәр кырыйларын чиктем. 4 сыйныфта йон оекбаш бәйли идем. Бар эшкә дә әни өйрәтте, һәммәбезгә дөрес тәрбия бирде. Мин кечкенәдән матур итеп рәсем ясый идем, җырларга да бик һәвәс булдым. Олы апалар концерт куйганда гел мине үзләре белән ияртте. Бервакыт Туембашка трактор чанасы белән бардык. Шул чакта тамашачы сорагач, сәхнәдә өч җыр урынына җидене башкарганым хәтердә калган. Гаиләбездә җыр-моңга гашыйк кеше бер мин генә түгел: бертуган энем Расыйм Хәбибуллин исә “Баламишкин” ансамбле составында чыгышлар ясый.

    Янсыбы башлангыч мәктәбен тәмамлагач, 5 сыйныфка Байлангар авылына йөреп укый ул. Ә сигезенчедән соң Кукмарадагы мех фабрикасына бүрек тегүче булып урнаша. 30 сум итеп бирелгән беренче хезмәт хакына әтисе 6 сум өсти дә Гөлфия апа 300 грамм мамык ала, аннары кешедән өйрәнеп, сатар өчен шәл бәйләргә тотына. Ләкин ул чакта паспорт бирмичә, авыл фермасына кайтырга кушалар. Шуннан соң 17 яшьлек Гөлфия апа аның өчен бөтенләй таныш булмаган икенче бер өлкәгә – типографиягә килә. Эшенең бар нечкәлекләрен исендә калдырмаса да, булган кадәрен бергәләп хәтерендә яңарттык.
    - Мин русча бик әйбәт белә идем, шуңа да рус текстларын җыйдым. Биредә Рәмзия, энесе Расыйм, Рушания, Данияләр белән бергә эшләдек, - ди әңгәмәдәшем. - Аллы-артлы дүрт кеше басып, тартмага салынган вак, тимер хәрефләрне кул белән алып-алып җыйдык. Без бөтенебез бер бүлмәдә утырдык, ә якында гына газета бастырдылар. Редакция белән типографиядә кеше күп, көчле станок тавышлары гөрләп, шаулап тора иде. Биредә бик күңелле эшләдек, коллектив белән дә еш ял иттек. Хәреф җыю вак эш бит, һәрберсен бөртекләп утырганга күрә, никтер башым авырта башлады.

    Үзем корректор булганлыктан, эшләгән чорыгызда газетада хәреф хаталары чыкмадымы соң, дип сорамый булдыра алмадым. Бер-ике тапкыр гына булгандыр инде, диде ул, елмаеп.
    Соңыннан Гөлфия апаны Башкортостандагы Янаул шәһәрендә яшәүче әтисенең абыйсы Нигъмәтулла пешекчелеккә укырга дип чакырып ала. Курсларны тәмамлап кайткач, мех фабрикасы ашханәсендә камыр пешерүдә берүзе эшли, аннан Зур Кукмара мәктәбе ашханәсенә китә. Ул бөтен камыр ризыкларын да тәмле итеп әзерли. Шуннан Ятмас-Дусай авылына кияүгә чыгып, төрле урында, клубта, кибеттә хезмәт куя.

    Реклама

    Тормыш иптәше Рафаиль абый – сугыш чоры баласы, һөнәре буенча агроном. Аның әтисе Гаян бик зиһенле кеше була, 1937 елларда колхоз рәисе вазыйфасын башкара, ләкин сугышта гомере өзелә.
    Гөлфия апа белән Рафаиль абый ике ул тәрбияләгәннәр. Олысы Раушан гаиләсе белән Казанда гомер кичерә. Ә кече уллары Рәмзил әти-әнисе белән яши. Уңган, кул эшләренә бик оста икән: тал, каен агачларыннан карандашлар, муенса, сувенирлар ясап сату белән шөгыльләнә. Кипр, Милан, Мәскәү, Казанда оештырылган бизнес-форумнарда катнашырга да вакыт таба. Гаян бабасы кебек иҗади кеше икәнлеге күренеп тора.

    Әлеге тырыш гаилә үз көче белән хуҗалыкларында мал-туар, кош-корт асрап көн күрә. Алар – Ятмас-Дусайда данлыклы бакчачылар да. Күп итеп кәбестә, кишер, чөгендер, сарымсак, вак суган үстерәләр. Кәбестәдәге кортларга каршы көрәшү ысулы белән дә бүлеште уңган хуҗабикә.
    - Кычыткан, сыер һәм тавык тизәге, помидорның калган ботакларын салып әчетке ясап сибәбез. Авылдашлар да безгә киңәш сорап килә. Аларга яшелчә үстерүнең барлык нечкәлекләрен җентекләп аңлатам, өйрәтәм, - диде ул.

    Габделфәт Сафинның “Уфалла арбасы” җырын тыңлап моңаерга яратучы, нечкә күңелле, гомере буе төрле хезмәт башкарган, биш вакыт намазын калдырмаучы Гөлфия апаның әнә шулай тормыш юлын барлап, тиз генә яшьлегенә “кайтып килдек”.

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: