Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Көн темасы

Батма әле чүпкә, Кукмарам!

Әлеге язмага тотыныр алдыннан махсус Кукмара урамнарын әйләнеп чыктым. Гадәти күз белән генә караганда, әйе, шәһәребез чиста. «Чиста шәһәр» оешмасында хезмәт куючылар тырышалар, көн саен иртән, халык эшкә кузгалганчы, төн буена ташланган чүпләрне җыештыралар. Әмма, алда әйтеп үткәнчә, кайбер урыннарда чүп савытларының вакытында бушатылмыйча калган көннәре дә була. 

Без Кукмара урамнарының чиста булуына күнеккән инде. Ара-тирә очраган туңдырма, конфет кәгазе, сытып ташланган пластик яки алюминий шешәләрне күрү гайре табигый хәл буларак кабул ителә. Алай булырга тиеш түгел бит, ник шулай соң бу, дип күңел гарьләнеп куя. Соңгы вакытта шәһәребезнең кайбер урыннарында - урамдагы эскәмияләр һәм автобус тукталышларындагы чүп савытлары янында шактый җыелган чүп-чар да әлеге хисне арттыра.

Әлеге язмага тотыныр алдыннан махсус Кукмара урамнарын әйләнеп чыктым. Гадәти күз белән генә караганда, әйе, шәһәребез чиста. «Чиста шәһәр» оешмасында хезмәт куючылар тырышалар, көн саен иртән, халык эшкә кузгалганчы, төн буена ташланган чүпләрне җыештыралар. Әмма, алда әйтеп үткәнчә, кайбер урыннарда чүп савытларының вакытында бушатылмыйча калган көннәре дә була. 

Шәхси йортларда яшәүчеләрның күбесе капка төпләренә, өй каршыларына матур итеп чәчәкләр утырткан. Андыйларның урам өлешендә дә чүп үләне үсми, тәртип. Әмма ара-тирә инде күптәннән капка төбенә чыгарып куелган, кипкән агач ботаклары, машина тәгәрмәчләре очрый. Төзелеш материаллары булырга тиеш булмаса да, әйләндереп алынган такталары инде ничә еллар дәвамында мүкләнеп беткән, ком, кирпеч өемнәре дә күзгә ташлана. Урам чатларында, кайбер йорт каршыларында, бакчалары тирәсендә, кибет янәшәләрендә кеше буе кадәр үскән алабута, тигәнәк һәм башка үсентеләрне күргәч, эч пошып куя. Шәһәр уртасында әрем үсә. Кукмараның күрке булган заманча паркта йөргәндә юри генә игътибар итегез әле, «Лилия» ательесы белән шәхси йорт арасындагы бушлыкта әллә ничә сутый җирдә - тигәнәк. Һәрбер җир хуҗалы. Бу урынныкы да бардыр бит? Боларны чабып алырга озак вакыт та соралмый югыйсә, күңел итү генә кирәк. Гомумән, быел Кукмара чүп үләннәренә, аеруча биек тигәнәкләргә «баеды», әллә яңгырның мул булуы тәэсир итте, әллә тиешле оешмалар чабып өлгерми, әллә сәбәбе башка... Кукмараның тимер юл буен әйтәсе дә юк - үлән баскан. Дөрес, бу тирәләр безнең районныкы саналмый. Әмма поезд, электричкаларда районыбыз аша үтүчеләр алдында оят. 
 
Узган атнада эш бүлмәмдә телефон шалтырады. 

«Чүп мәсьәләсе буенча иде соравым. “Экосити 116” җәмгыяте машинасы, ягъни чүп җыючылар, капка төбенә чыгарып куелган үләннәрне, озын алабуталарны, агач ботакларын алмадылар. Болар каты көнкүреш калдыгына керми, без аларны гына җыярга тиеш, дип аңлатты егетләр бу гамәлләрен. Ә бит ай саен акчасын түләп барабыз. Агач ботакларын, чүпләрне тимер бочкага салып яндырсаң, янгын сүндерүчеләр килеп штраф салырга мөмкин. Болайрак барса, чүп зур проблемага әверелергә, тагын элеккеге чорлардагы кебек теләсә кайда чүп өемнәре барлыкка килергә мөмкин», - диде Кукмараның Садовая урамында яшәүче Наил Гарипов.

Без газетабыз битләрендә бу темага аңлатмалар биргәләгән идек инде. «Батарея, аккумулятор, люминесцент лампа, буяу һәм химик матдәләр савытларын, бакча чүпләрен: иске яфрак, бәрәңге сабаклары, киселгән агачлар, каты көнкүреш калдыкларына кермәгәнлектән, “Экосити 116” җәмгыяте аларны җыймый», - дип газетабызның 8 апрель санында гына Кукмарадагы юнәлеш җитәкчесе Марат Садретдиновның җавабын урнаштырдык. Аның әйтүенчә, куллану вакыты чыккан машина тәгәрмәчләрен дә гади контейнерга ташлау, чүп полигоннарына күмү тыела икән. Аларны күпмедер суммага махсус кибетләрдә, я тәгәрмәч монтажлау пунктларында калдырырга мөмкин, дип тә язылган иде җавапта.

Сүз уңаеннан, ә ул тәгәрмәчләрне ни эшләтергә соң? Кукмарада махсус кибетләр юк дип беләм. Берничә автосервис хуҗасына шалтыратып караган идем, алар да: «Без аларны кая куйыйк соң? Утильләштерә алмыйбыз, Кукмарада, гомумән, андый оешма юк», - диделәр. Дөрес булса, Теләчедә тәгәрмәчләрне кабул итәләр, ахрысы, әмма анда да үзең акча түләсәң генә дип, арада берсе юньле киңәшен генә бирде. 

Полимер әйберләр ясаучы «Намус» җәмгыятенә дә шалтыратып карадык. Әмма анда да иске тәгәрмәчләрне алмыйлар икән. 

Реклама

«Кулланылыштан чыккан тәгәрмәчләр безнең производствога куркынычлылык классы буенча туры килми. Аларны утильләштерү өчен махсус лицензия, эшкәртү өчен аерым территория, бина, сертификат кирәк, ә бездә бу мөмкинлек юк. Шуңа күрә якын-тирәдә аның белән эшли торган оешма юк. Әмма без халыктан һәм эшмәкәрләрдән пластик, полиэтилен әйберләр, теләсә нинди пакетларны, фольга җыябыз. Әмма пэт бутылкалар, ягъни “баклажка”лар алынмый», - диде производство цехы җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов. 

Әмма халык ни эшләргә тиеш? Бу очракта шушы өлкәдә эшли торган бер танышым сер итеп кенә түбәндәгеләрне җиткерде: «Соңгы елларда чүп җыю өлкәсендә россиякүләм реформа бара. Әмма әле һаман очы-кырыена чыгып җитә алмыйлар. Бәлки берәр уңай якка закон кабул ителер. Ә чүп җыю машиналарында камера тора һәм эшчәнлек видеоаша турыдан-туры Казан операторына китә. Тиешле булмаган әйбер салынган очракта анда эшләүчеләргә штраф бирелә. Шуңа күрә район халкына бер генә чара кала: агач ботакларын, үләннәрне, шул ук тәгәрмәчләрне капчыкка салып, камера күрмәслек итеп төйнәп кую. Бу очракта чүп капка төбендә калмаячак». 


Наил абый дөрес әйтә, күзенә генә күренеп тормасын өчен, кеше үз чүбен тизрәк кайда да булса урнаштыр нәрсәләр генә алып килеп атмаганнар. Анда диван-креслолар да, ватык урындыклар, агач тартмалар да бар. Ә чемодан эчендә күпме кием? Шуларны чүп машинасына төяп җибәрү авыр булдымы икән? Агач, такта калдыкларыннан күпме мунча, учак ягарга була! Үзеңә кирәк түгел икән, ул агачларны күршеңә яки туганыңа бирергә мөмкин. Бер генә сорау туа: нинди хисләр белән кайтып киткән моны эшләүче? Күңелендә канәгатьлек хисе тудымы икән? Артур абый Зәкиев та Камышлы урманына менгәч, шешәләр өеменә, тагын бик күп чүпләргә тап булуын сөйләгән иде. «Бөтен кеше машина белән килә, үз чүбеңне пакетка салып, аны контейнерга ташлап китү авыр түгел бит», - дигән иде ул. Бер танышым шулай ук җиләккә баргач, урман посадкасындагы череп беткән җиләк-җимеш, яшелчә өемнәренә якын бара торган түгел, чебен сырып алган, диде. Анысы инде - полигонга алып бару өчен акча чыгарырга теләмәгән эшмәкәрләр эше. 

«Эко-Сервис» оешмасы җитәкчесе Ирек Шәйхетдиновтан махсус сораштым. «Үз аягың», ягъни үз машинаң белән Кукмара полигонына 1 тоннага кадәр прицеп белән чүп алып килеп ташлау бары тик 400 сум гына икән. 2 тоннага кадәр Газель машинасы белән - 800 сум. Күтәрә алмаслык (урманга, табигатькә чүбеңне алып барып атарлык) бәяләр түгел бит, килешәсездер.
 
Кукмара буйлап йөргәндә Садовая урамындагы бер йорт каршысына һич кенә дә туктамыйча үтә алмадым. Капка төбе кечкенә матур бакчаны хәтерләтә: чәчәкләр, чыршы агачлары утыртылган, интерьер өчен башка әйберләр дә урнаштырылган. Хуҗаларының матурлык яратканы күренеп тора. Рөхсәт сорап ишегалдына да үттем. Анда да төрледән-төрле статуэткалар, чәчәкләр ишегалдын, бакчаны бизи. Озак еллар Кукмара тегү фабрикасында эшләгән Миләүшә апа Гафарованың хезмәте икән бу. Әлбәттә, йорт хуҗасы Рафис абый да читтә калмаган, ул да ярдәм кулын сузган. 

«Чүп мәсьәләсенә килгәндә, җәй көне атна буена бер пакет яки бер кечкенә чиләк чүп җыела безнең. Бакчадан чыккан үләннәрне тирескә атам, ә ботакларны ваклап урамдагы мичкә ягам. Каз-үрдәкләргә ашау пешергәндә ярап куя алар», - ди Миләүшә апа.  

Әлбәттә, сүз дә юк, Миләүшә апалар кебек һәрнәрсәнең үз җаен алып, чүпләрен үзвакытында юк итеп яшәүчеләр районыбызда күп. Әмма урман-посадкаларны чүп-чарга күмүчеләрне ничек алар юлына бастырырга? 

Сүземне йомгаклап бер фикер әйтәсе килә: язгы өмәләр бездә гөрләп, матур итеп уза. Әйдәгез, бер ял көнебезне жәлләмичә, күмәкләшеп август өмәсе дә оештырып, барлык үләннәрне чабып, чүпләрне җыештырып алыйк әле…
 
P.S. Газетабызны типографиягә җибәрер алдыннан гына район Башкарма комитетыннан һәр оешма-предприятиегә 3 августка кадәр үзләренә беркетелгән территорияләрне чүп-чардан, чүп үләннәреннән чистартырга кирәклеге турында хәбәр килеп төште.

Фото: Лилия Нургалиева, Йолдыз Гыймадиева/ «Хезмәт даны»


 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев