Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Арпаяздан Әгълиевлар гаиләсе күпләп мал асрый

    Бүгенге көндә бияләр - 30, колыннарны да кушсаң, баш саны 40тан артып китә. Атлардан тыш, өч сыерыбыз, ике тана, җиде үгез бар, кош-кортларыбыз да бик күп.

    Арпаязда халык бик тырыш. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар да, эшмәкәрләр дә бар. Рәмис Нургаянов, Дамир Гыймадиев, Айрат Сираҗиевлар инде шактый еллар үзләренең пай җирләрен алып, аны эшкәртеп, ашлык, печән үстерәләр икән. Әгълиевлар да инде күп еллар шәхси ярдәмче хуҗалыкларында күпләп мал асрыйлар. Эштән курыкмый торган, тәвәккәл, батыр йөрәкле алар, диделәр, Арпаязда яшәүче Вәсимә һәм Азат Әгълиевлар гаиләсе турында сорашкач.

    Әйе, чыннан да, алны-ялны белми эшли, күпләрнең шәһәрләшә баруына карамастан, авылда терлек асрамыйча көн күрүне күз алдына да китерми алар. Капкадан ишегалдына үтүен үтәсең, әмма аннан тиз генә әйләнеп чыгам димә. Ниләр генә юк аларның биләмәсендә?! Атлар, сыер, бозау, күркә, тавык-чебеш, үрдәк, куян – Әгълиевларда боларның һәммәсе дә берәнтекләп кенә түгел, ә дистәләп исәпләнә.

    «Мин тумышым белән Югары Шәмәрдән авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, район кулланучылар җәмгыяте системасы буенча Арпаязга эшкә җибәрелдем. 3-4 ел кибеттә эшләү дәверендә әлеге авыл мине таулар итәгенә сыенып утырган матур табигате, ярдәмчел, киң күңелле, кунакчыл халкы белән үзенә җәлеп итте. Язмышым да мине биредә көтеп торган икән - Азат исемле Арпаяз егете белән таныштым. Дуслыгыбыз мәхәббәткә әверелеп, 1997 елда тормыш корып җибәрдек. Ике балабыз бар. Улыбыз Ильмир Амур өлкәсендә вахта юлы белән эшли, өйләнде, Кукмарада яшиләр. Күптән түгел оныгыбыз туып, әби-бабай булдык. Кызыбыз Илзия исә Пычак мәктәбенең 9 сыйныфында укый», - ди Вәсимә ханым.

    Өйләнешкәч һәм аннан соң да ун елдан артык кечкенә генә өйдә яшәгән Әгълиевлар 2010 елда «Яшь гаилә» республика программасы буенча яңа йорт җиткереп чыга һәм шуннан соң маллар белән кызыксына башлый. Хәзерге вакытта абзар тутырып терлек асраудан ямь һәм тәм табып яши алар.

    «Азат яшьтән атларны бик ярата, кайда барсак, шунда ат асраучылар белән очраша, киңәшләр ала иде. Берсендә уйлаштык та, үзебезгә дә 3-4 колын сатып алырга булдык. Тора-бара санын ишәйттек. Бүгенге көндә бияләр - 30, колыннарны да кушсаң, баш саны 40тан артып китә. Атлардан тыш, өч сыерыбыз, ике тана, җиде үгез бар, кош-кортларыбыз да бик күп», - ди хуҗабикә.
    Бу кадәр мал-туарны карарга ничек өлгерәсез соң, булышчыларыгыз бармы әллә дим?

    Реклама

    «Без шәхси ярдәмче хуҗалык булып торабыз. Читтән кеше яллап эшләтмибез, барысы да үз тырышлыгыбыз. Иртәнге сәгать бишенче яртыда ишегалдына чыгабыз да, кичке унынчы яртыда гына керәбез. Терлекләр арасында кайнашып, вакытның узганы сизелми дә. Берсенә су эчертәсең, икенчесенә печән, фураж саласың, асларын чистартасың, сыерларны савасың, яңа туган бозауга сөт эчертәсең, кош-кортларга бәрәңге пешерәсең, кычыткан туратасың дигәндәй... Әле генә таң ата да, шул арада кич була. Мин Арпаяз фермасында да эшлим бит. Салкын ысул белән бозаулар карыйбыз. Ярый әле балалар бар дип куанабыз. Бөтен тормышыбыз алар өчен. Хәлдән килгәнчә ярдәм итәсе килә. Бакча мәшәкатьләре, яшелчә, җиләк-җимешләр үстерү, өйне тәртиптә тоту кызыбыз өстендә. Улыбыз да бик булыша. Озын ялында да кайтуының икенче көнендә үк КамАЗга утырды һәм әтисе янына басуга эшкә ките», - ди Вәсимә апа.

    Әгълиевларның 30 гектар җирләре бар икән. Җәйнең коры килүенә карамастан, 34 КамАЗ сенаж, 116 рулон печән әзерләгәннәр, саламы да җитәрлек. Ашлык уңышы да зарланырлык булмаган.

    «Техниканың нинди төре кирәк, хуҗалыгыбызда шул бар: трактор, комбайн, печән чапкыч, җыю җайланмасы дисеңме, кирәк вакытта берсен дә кешедән эзләп йөрисе юк. Малларга азыкны да сатып алмыйбыз. Шөкер, үзебезнеке җитә.Атларны итләтә дә сатабыз, колыннарын да сораучылар күп. Сөтне исә көн саен җыючыларга тапшырабыз, атнага ике тапкыр Ершовкага алып барып сатабыз. Тавык-чебеш, үрдәкләрне дә эш итеп урнаштырдык инде. Авылда көтү чыкмый бит, шунлыктан электрон көтүче алдык. Анда атлар, сыерлар һәм бозаулар бергә йөри. Җәйге чор өчен ул җайланма бик уңай. Терлек асрау җиңелләрдән булмаса да, гаилә бюджетына шактый керем. Аннары барысы да кешенең үзеннән тора - муллыкта яшим, кешедән ким булмыйм дисәң, тырышасы, эшлисе дә эшлисе!» - ди Әгълиевлар.

    Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: