Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында яшәүчеләргә күчемсез милекне теркәү өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләделәр

    Агымдагы елда күчемсез милек өлкәсенә караган законнарда шактый үзгәрешләр булды. Бу хакта без Татарстан Республикасы буенча росреестр идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары бүлеге җитәкчесе Рәсимә Шакирова белән әңгәмә кордык.

    Агымдагы елда күчемсез милек өлкәсенә караган законнарда шактый үзгәрешләр булды. Бу хакта без Татарстан Республикасы буенча росреестр идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары бүлеге җитәкчесе Рәсимә Шакирова белән әңгәмә кордык.

    - Рәсимә Габдрәшитовна, кертелгән үзгәрешләрнең иң мөһимнәре турында кыскача гына сөйләшеп алыйк әле. Агымдагы елда хакимият органнары белән алыш-бирешләрне рәсмиләштерү гадиләштерелдеме? 

    - Әйе, әгәр гражданин белән хакимият арасында күчемсез милек хакында документ рәвешендә кәгазьдә килешү төзелгән булса (җир кишәрлеген сату-алу, аны арендалау, җир кишәрлекләрен яңадан бүлү турында килешү һәм башкалар), дәүләт хакимиятенә һәм җирле үзидарә органнарына гражданин кул куйган документның скан-образын әзерләү, аның дөреслеген раслау һәм хокукларны электрон рәвештә теркәү турында гариза белән мөрәҗәгать итү хокукы бирелә. Мондый скан-образны гражданинның электрон имзасы белән раслау зарурлыгы юк. Шулай итеп, дәүләт хакимияте органнары белән алыш-бирешләрне башкару гадиләштерелә һәм үтә күренмәле була бара.

    - Өстәмә бирелгән документларны карау вакытлары нинди?

    - Быел закон тарафыннан шулай ук төгәл вакыт – өч эш көне билгеләнә. Теркәүче хисап-теркәү гамәлләрен туктатып тору мөмкинлеге өчен өстәмә бирелгән документларны карарга һәм, уңай карар кабул иткәндә, документларны карауны яңартырга яисә хисап-теркәү гамәлләрен яңадан торгызу мөмкинлеге булмау турында хәбәрнамә җибәрергә тиеш. Шулай ук өч эш көне дәвамында теркәүче үз көченә кергән суд карары нигезендә хокукны теркәргә бурычлы булачак.

    - Бүгенге көндә интернет аша кылынган закон бозу очраклары артып тора. Мошенниклар төрле ялган сайтлар аша эш итә. Сезнең эштә мондый проблемалар бармы?  

    - Быел милекнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматларын, шул исәптән “икеле” (“двойник”) сайтлар аша сатуны тыю билгеләнде. Чөнки мондый сатулар базары күчемсез милекчеләрнең хокукларын боза. Кабул ителгән нормалар кешегә күчемсез милеккә теркәлгән хокуклар, чикләүләр (йөкләмәләр) турында дөрес булмаган белешмәләр бирүдән сакларга мөмкинлек бирәчәк. Гражданнар “икеле” сайтларына заказ бирә торган белешмәләрнең күчермәләре рәсми һәм дөрес түгел. Моннан тыш, сайтларда бушлай бирелә торган мәгълүматны (мәсәлән, объектның кадастр бәясе турында) сатып алу турындагы тәкъдимнәр дә бар. Ялган сайтлар тәкъдим итүче хезмәтләр законсыз һәм аларны читләп узарга кирәк. Дөрес һәм актуаль мәгълүматларны росреестр порталында rosreestr.gov.ru соратып алырга мөмкин.

    - Кадастр эшләрен башкаруда да яңалыклар кертелде. Бу хакта да сөйләсәгез иде. 

    - Әйе, кадастр эшләре базарында да сизелерлек үзгәрешләр булды. Хәзер кадастр инженерларына, подряд килешүе нигезендә, ышанычнамәсез росреестрга документлар бирү буенча вәкаләтләр бирелгән. Ышаныч кәгазе җир кишәрлекләрен яңа исәпкә кую максатында ызанлау планын әзерләү вакытында кирәк түгел. Монда кадастр эшләренең заказ бирүчесе булып яңа җир кишәрлекләре төзелгән җир кишәрлеге милекчесе тора. Шулай ук җир кишәрлекләре чикләрен ачыклау максатыннан, ызанлау планын әзерләгәндә дә ышаныч кәгазе соралмый. Моннан тыш, ышанычнамә тикшерү акты әзерләгәндә дә кирәк булмаячак. Сүз кадастр эшләренә заказ бирүче булып, инде сүтелгән бина милекчесе яки төзелеп бетмәгән төзелеш объекты булган хәлләр турында бара. Тагын бер очрак - техник план әзерләү.

    - Элегрәк исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен билгеләү турында Федераль закон да үз көченә керде. Аның асылы нидә? 

    - Законны гамәлгә ашыру белән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары шөгыльләнә. Муниципалитетлар үз архивларындагы мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә анализларга, Россия Пенсия фонды, салым, гражданлык хәле актларын теркәү, эчке эшләр органнары, нотариуслардан мәгълүмат сорарга тиеш. Элегрәк исәпкә алынган объектларның хуҗалары ачыкланган очракта, муниципалитет хокук иясен ачыклау турында карар проектын төзи, тиешле күләмдә мәгълүматны үзенең рәсми сайтында урнаштыра һәм ачыкланган хокук иясенә хәбәр юллый. Хокук иясе күрсәтелгән вакыт эчендә ачыкланган мәгълүматларга карата каршы килә ала. 45 көн дәвамында ул үз каршылыкларын җибәрмәсә, муниципалитет хокук иясен ачыклау турында карар кабул итә һәм Татарстан росреестрына биш көн дәвамында реестрга кертелергә тиешле белешмәләрне кертү турында гариза җибәрә. 

    Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына хокук иясе турындагы мәгълүматларны кертү хокукның дәүләт теркәвен алыштырмый.

    Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында күчемсез милек объекты турындагы мәгълүматларның булуы гражданнарга аларның хокукларын һәм милек мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәчәк, аларның мөлкәте мошенниклык гамәлләреннән сакланачак, хокук ияләре турында мәгълүматларны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертергә мөмкинлек бирәчәк. Шуның нәтиҗәсендә Татарстан росреестры милекче адресына төрле хәбәрнамәләр җибәрә, шулай ук ызандаш җир кишәрлекләре хуҗалары белән чикләрне билгеләүне тәэмин итә ала, бу исә җир бәхәсләрен булдырмаска ярдәм итәчәк.

     - 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән, иң көтеп алынган законнарның берсе халык телендә “гараж амнистиясе” дип йөртелә. Бу хакта да аңлатма биреп узсагыз иде.

    - Әлеге закон 1 сентябрьгә кадәр моны суд карары буенча гына раслый алган күп кенә гражданнарга гаражлар һәм җир кишәрлекләренә хокукны рәсмиләштерүдә ярдәм итәргә тиеш. Ул документларны тиешенчә рәсмиләштермичә генә гараж сатып алган һәм хәзерге вакытта элеккеге хокук иясен таба алмаган, яки инде ул бөтенләй вафат булган очракта гражданнарга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, әлеге закон гараж төзелгән җир рәсмиләштерелмәгән, шул исәптән кооперативка җир кишәрлеге яки гаражлар бирелгән, кооперативка җир кишәрлеге бирмичә төзелгән очракта да кулланыла ала. Закон гараж кооперативы үз эшчәнлеген туктаткан очракта ярдәм итәчәк. Моңа кадәр гаражга хокукны судка мөрәҗәгать итмичә генә теркәп булмый иде.

    “Гараж амнистиясе”ннән файдалану өчен гражданинга гараж урнашкан урын буенча җирле үзидарә органына гариза һәм документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нәкъ менә шушы органга җир кишәрлеге бирү турында бушлай карар кабул итү һәм җир кишәрлегенә, гаражга милек хокукын теркәү өчен кирәкле гаризалар һәм документларны росреестрга җибәрү вәкаләте бирелгән.

    - Быелның 28 октябреннән “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы Федераль законның реестр эшләрен бары тик электрон формада алып баруны кертү дигән өлешендәге үзгәрешләр үз көченә керде. Бу хакта да аңлатсагыз иде. 

    - Әлеге үзгәрешләр кәгазьдә саклана торган мәгълүмат санын киметергә һәм санлы архив булдыруга юнәлтелгән “Стоп-кәгазь” проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Проект кәгазь документларның язмышын хәл итеп кенә калмыйча, яңа документларны кабул итү тәртибен дә үзгәртәчәк. Кәгазьдә (күпфункцияле үзәктә, почта элемтәсе аша) тапшырыла торган барлык документлар гариза бирүчеләргә аларны электрон рәвешкә күчергәннән һәм алар нигезендә исәп-теркәү гамәлләрен үткәргәннән соң кире кайтарылачак. 

    Реклама

    Моннан тыш, 2021 елның 28 октябреннән өлешләп төзүдә катнашуның алдагы килешүләрен дәүләт теркәвенә алу вакыты кыскартылачак:

    - Дәүләт теркәве турындагы гаризалар хокукларны теркәү органына кабул ителгән көннән алып 5 эш көне (7 эш көне эчендә иде).

    - Гариза электрон формада кергән көннән соң 3 эш көне (7 эш көне эчендә иде).

    - Күпфункцияле үзәк тарафыннан дәүләт теркәве турында гариза кабул ителгәннән соң 7 эш көне (9 эш көне эчендә иде).

    Документлар күпфункцияле үзәк аша бирелгән очракта, элек алар 9 эш көненнән соң әзер булса, быелның 28 октябреннән 7 эш көненнән соң килеп алырга мөмкин.

    Шулай ук машина урыннарына (машино-место) карата законга төзәтмәләр үз көченә керә - машина урынының максималь күләме турындагы таләпләр төшереп калдырыла. Ягъни элек закон нигезендә машина урынының минималь һәм максималь күләме билгеләнгән иде. Бу - минимум 5,3 метрга 2,5 метр һәм максимум 3,6 метрга 6,2 метр. Хәзер исә максималь габаритлар буенча чикләүләр бетерелә.

    - Законнардагы үзгәрешләрдән тыш, Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган төп федераль проектлар турында да сөйләсәгез яхшы булыр иде. 

    - Әйе, мондый проектлар бар. Мәсәлән, җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы (ЕИР). Экспериментны тормышка ашыру кысаларында җитмәгән мәгълүматларны күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертү буенча масштаблы эш алып барыла. Бердәм мәгълүмат ресурсы росреестрның универсаль системасына әвереләчәк, ул кызыксынган затларга билгеле бер территория турында, шул исәптән төзелеш өчен яисә җир кишәрлеге бирү өчен тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган төрле мәгълүматлардан торачак. 2021 ел ахырына кадәр Бердәм мәгълүмат ресурсы булдыру буенча тәҗрибәне тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча “Земля просто” сервисы эшләнәчәк, аның ярдәмендә гражданнар җирне сайлый, формалаштыра һәм хокукны терки алачак. Шулай ук ел ахырына кадәр илнең барлык төбәкләрендә “Земля для стройки” сервисы да кертеләчәк. Әлеге проект кысаларында бөтен ил территориясен анализлау һәм торак төзелеше өчен яраклы җир кишәрлекләрен һәм территорияләрне ачыклау эшләре алып барыла.

    1 сентябрьдән Татарстанда торак биналарга ипотека хокукын теркәү вакытларын кыскарту буенча проект гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында искәрмәләр булмаган очракта теркәү вакыты билгеләнгән 5-7 көн урынына нибары 24 сәгатьне тәшкил итә.

    Шулай ук быелдан башлап татарстанлыларның күпфункцияле үзәкләргә документлар тапшыру һәм күчемсез милекне экстерриториаль принцибы буенча теркәү мөмкинлеге барлыкка килде. Ягъни Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъектында урнашкан милеккә хокукны теркәү өчен, тору урыныннан гына гариза тапшырырга мөмкин.

    Экстерриториаль принцип буенча гариза биргәндә, дәүләт теркәүчесе аларны электрон формага күчерә, тапшырылган документларны тикшерә, карап тикшермичә генә кире кайтару өчен нигез булмавы турында бәяләмә әзерли һәм төбәк территориясендә күчемсез милек объекты булган росреестр идарәсенә җибәрә. Документларны рәсмиләштергәннән соң, аларны үзең тапшырган күпфункцияле үзәктән килеп алырга мөмкин булачак.

    Тагын бер яңалык булып, агымдагы елда дәүләт хезмәтләре порталына иң кирәкле өч өземтә чыгарылу тора. Бу - хокукларның күчүе, объектның төп характеристикалары һәм күчемсез милек объектлары турындагы белешмәләр. 2021 ел ахырына кадәр Росреестр дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) өземтәләрнең барлык төрләрен дә урнаштырырга планлаштыра.

     - Алга таба тагын үзгәрешләр булачакмы?  

    - Перспективалар турында сөйләгәндә росреестрның “Дача амнистиясе 2.0” дигән шартлы исемдәге новацияләр пакеты эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. Россия Хөкүмәтенә кертелгән әлеге закон проектында капиталь төзелеш объектларын рәсмиләштергәндә хәбәр итү тәртибен юкка чыгару каралган. Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта шәхси торак йорт төзегән гражданинның төзелешкә хокукны рәсмиләштерүнең ике юлы бар: хәбәр итү тәртибе (башкарма комитет аша) яки гадиләштерелгән тәртип (“дача амнистиясе”). Мондый корылмаларга хокукны рәсмиләштерү тәртибе гади һәм аңлаешлы булсын өчен, яңа закон әзерләнә.

    Күчемсез милек өлкәсендәге барлык үзгәрешләр һәм проектларда катнашу росреестр хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын һәм тизлеген арттыруга юнәлдерелгән.

    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    фото: гаилә архивыннан

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: