Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәйге айларда Кукмарада яшәүчеләр су җитмәүдән зарлана

Бигрәк тә бу турыда “Нур Баян” су зонасында яшәүчеләр зарлана.

Замана кешесе өчен су – тормыш кына түгел, ә уңайлы тормыш чыганагы да. Шуңа күрә Кукмараны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр соңгы елларда көн кадагындагы мәсьәлә булып кала бирә. Кемдер бу хәл даими кабатлана дип зарланса, икенчеләре су күп кулланыла торган ял көннәрендә генә су юк, ди. Соңгы атналардагы аномаль эссе һава торышы да чираттагы өзеклекләргә алып килде, һәм без, әлеге проблеманың тамырына төшеп, аның сәбәбен ачыкларга уйладык. Ни өчен өзеклекләр хасил була, бу су җитмәүдәнме, моның өчен җирле хакимият һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларны гына  гаепләргә кирәкме, дигән сорауларга җавап эзләдек.
Шунысы мөһим: әлеге проблема җәйге чорда – су сибү сезонында  гына барлыкка килә. Бигрәк тә бу турыда “Нур Баян” су зонасында яшәүчеләр зарлана. Һәр көн диярлек сусыз яшәүләре турында хәбәр итеп, алар редакциягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.
- Мин Рәниф Шәрипов урамында яшим. Җәй башыннан бирле диярлек, аеруча эссе көннәрне сусыз утырабыз, - диде бер ханым телефон аша шалтыратканда. - Халык эштә булган вакытта, ягъни көндез ул бар, ә менә кичке якта, сәгать алтыда, җидедә су күләме кими башлый һәм... бөтенләй туктый. Ял көннәрендә инде аеруча авыр. Суны җыеп куярга һәм  көнкүрештәге эшләреңне төнлә башкарырга туры килә. Шунысы аяныч: проблема инде ничә еллар дәвам итә, ә аны чишү юлы күренми. 
Ханымның бу шикаятен раслап, Мирсәй Әмир, Камил Шакиров, Зифа Басыйрова, Мәрьям Рахманкулова, Королев  урамнарында яшәүчеләр дә кул куяр иде.  “ВКонтакте” социаль челтәрендә бирелгән сораштыру буенча нәкъ менә әлеге территорияләрдә яшәүчеләрнең сусызлыктан интегүе ачыкланды. Сораштыруны да без социаль челтәргә юкка гына куймадык: проблеманы чишкәндә буш сүз булмасын өчен, нәкъ менә кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген аңлау мөһим бит.  Кызганыч, сораштыруда аз кеше җавап биргәнлектән, без үз теләгебезгә тулысынча ирешә алмадык. Берәм-берәм почмак саен зарланып йөргәнче, мәсьәләне бердәм күтәреп алып, аны киң җәмәгатьчелеккә игълан итү кулайрак юл түгелме соң?!
Су белән тәэмин ителештә өзеклекләр ни өчен бар, дигән сорауны “күтәреп”, иң элек “Водотехносервис” оешмасы җитәкчесе Наил Гыймадиевка мөрәҗәгать иттек. 
- Дөрестән дә, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр була. Әмма бу суга кытлык булудан түгел, ә халыкның ихтыяҗы арту белән бәйле, - диде ул. - Шәһәр үсә, шәхси йортларның саны да елдан-ел арта. Без хәтта үсеш темпы артыннан өлгермибез дә. Хәзер халык заманча уңайлыкларга ияләнде. Һәркемнең өендә кер юу машинасы бар, душ кабинасы урнаштырылган. Билгеле инде, алар су басымы көчле булмаганда тиешле дәрәҗәдә эшләмиләр. Ә инде кул белән кер юуны күпләр күз алдына да китерми, эссе кояшта тирләп кергәннән соң, душ астында да коенып аласылары килә. Су булмагач, әлбәттә, зарланучылар бар. Бәхеткә каршы, күп кеше су белән бәйле вакытлыча өзеклекләрне аңлый. Чөнки ул тәүлек буе түгел, ә берникадәр вакытка гына килми бит. Шуның өчен һәркемнең дә су туплап кую мөмкинлеге бар. Әлеге  өлкәдә эшнең торышын өйрәнеп, без бу проблеманы киләчәктә хәл итү  өстендә эшлибез: су белән тәэмин итү сыйфатын арттыру буенча мәсьәләләрне һәм эш планын район башлыгы игътибарына  тәкъдим итәбез.  Сергей Димитриевич үзе дә бу проблеманы хәл итүгә күп көчен куя.  Мәгълүм ки, район бюджеты хисабына гына без планлаштырылган эшләрне башкарып чыга алмыйбыз, дәүләт программаларында катнашып, республика бюджетыннан да финанслау кирәк. Ә моның өчен вакыт сорала. Эшчеләр тыкрыгы урамында су башнясын алыштыру, Степан                                    Разин урамында, “Төньяк” су зонасында су башнялары  урнаштыру һәм берәр скважина казу планлаштырыла. Алга куйган мәсьәләләрне тормышка ашыру су белән тәэмин итүдәге өзеклекләр проблемасын хәл итәр дип ышанабыз.
Җәйге сезон башлануга ук “Водотехносервис” оешмасының сату бүлеге начальнигы Тимур Иванов һәм контролерлар тарафыннан шәһәрдә су куллану буенча закон бозучыларны ачыклау максатында, даими рәвештә рейдлар уздырыла икән.
 - Рейдлар җәй буе бара. Һәркайсында диярлек берничә закон бозучы очрый. Кайберәүләр йорт, каралты-кура төзегәндә суны безнең оешма белән килешү төземәгән хәлдә, хисаплау приборыннан тыш файдалана. Андый гражданнарга, алга таба чара күрү өчен, актлар төзелә. Кызганычка каршы,  безнең килүне бик өнәп бетермәүчеләр дә очрый. Хуҗалыкларына кертмәүчеләр, борын төбендә үк ишекләрен ябып куючылар да бар. Бер гаебең дә юк, бар да тәртиптә икән, аңламыйм, нигә качарга? - ди Тимур Иванов. 
Шәһәребездә яшәүчеләр суны ничек куллана, чыннан да, өзеклекләр булгалыймы, дигән сорауларга җавап эзләп, без дә шимбә кичендә аларга кушылып рейдка чыктык һәм шәһәрнең Шаһвәли Башкиров, Киндеркүлнең Насыйбуллин урамнарында йөрдек. 
Контролерлар Гөлназ Хуҗина, Наталья Гыйльметдинова, сату бүлеге начальнигы Тимур Ивановлар кайсы хуҗалыкта су хисаплау приборы барлыгын, ә кайсында норматив буенча түләгәннәрен бик яхшы беләләр. Бу исә су чыгымнарының тиешенчә исәптә булуына ишарә ясый. Без күбрәк исәпләгечләр куелган йортларны сайладык. Контролерларның сүзләренә караганда, су чыгымы буенча күрсәткечләр шик тудырган, аларны киметеп әйтмиләрме дигән өйләргә ешрак керелә икән. “Мондый очраклар булмасын өчен, тикшерүләр оештырыла да инде”, - ди алар.
Шәхвәли Башкиров урамының 21нче йортында яшәүче Расим Галләмов билгеләп узганча, элегрәк су белән өзеклекләр булса, хәзер андый проблема юк икән.
 - Җәй көне, әлбәттә, судан файдалану арта. Әгәр кышын 6-7 кубометр су тотсак, сугару сезонында хәтта 20 кубометрга кадәр җитә, - ди ул.
Әлеге урамның каршы йортында яшәүче бер ир-ат машина юа иде. Әмма бу күренеш рейдка, ягъни су урлау фактларын ачыкларга  чыккан “Водотехносервис” оешмасы хезмәткәрләрендә кызыксындыру тудырмады. Чөнки әлеге хуҗалык  суга хисап приборы күрсәткече белән түгел, ә норматив буенча түли икән. Шуның өчен аны эштән бүлмичә генә юлыбызны дәвам иттек. Бу урамдагы йортларның берсе каршында өлкән яшьтәге хатын-кыз басып тора иде, безнең үзенә таба якынайганыбызны күргәч, ул тизрәк капкасыннан кереп китте һәм ишеген бикләп үк куйды. Билгеле инде, аның белән аралашып булмады. “Водотехносервис” хезмәткәрләре өчен бу гадәти хәл булып чыкты. Андыйлар бик күп икән. Ә менә Эльвира Федорова безне елмаеп каршы алды. 
 - Керегез, кер, рәхим итегез. Безнең хисап приборы подвалга куелган, яшерен бер эшебез дә юк. Су өчен үзвакытында түлибез, - диде ул. 
Шимбә көнне оештырылган рейд вакытында да, алдагы көнне “Нур Баян” су зонасы урамнарында йөргәндә дә су куллану буенча закон бозу фактлары һәм су белән өзеклекләр турындагы шикаятьләр булмады. 
Әмма бу су белән тәэмин итүдә проблема юк дип әйтергә җирлекме соң? Уйлап чыгарылган мәсьәлә түгел бит инде бу! Бәлки сәбәпне дөрес җирдән  эзләмибездер?
Газета укучылар белән кире элемтәгә без нык игътибар бирәбез. Чөнки чын күңелдән халыкның тормышы тагын да яхшырак булуын телибез, булган проблемаларны чишүгә вакытыбызны кызганмыйбыз. “ВКонтакте” социаль челтәрендә урын алган сораштыруда катнашып, су белән тәэмин итүдә өзеклек булу белән очраштык, диючеләрнең һәммәсе белән дә элемтәгә чыктык. Күпләр без юллаган хатларны игътибарсыз калдырды, ә кайберәүләр теләр-теләмәс кенә җавап бирде.                                     Респондентлардан: “Сезнеңчә су белән өзеклекләр булуга нәрсә китерә?” – дип тә сораган идек. Беркем дә кеше факторы турында искә алмады. Без барыбыз да судан тиешенчә һәм сак файдаланабызмы соң? Норматив буенча, суны тоту бер кешегә айга 3,63 кубометр тәшкил итә икән. Су өчен хисап приборы урнаштырганнарның аны кадерләп тотулары аңлашыла. Юкса, күпкә киткән очракта гаилә бюджетына кагыла. Әмма шәһәрдә андый төр исәпләү приборлары куелмаган йортлар да бар бит. 
Шәхси йортларда яшәүчеләрдән хисап приборын экономия ясау йөзеннән махсус куймаулары турында да еш ишетәбез. Бу аңлашыла да: бакча яны кишәрлекләре бар кешенең дә кечкенә түгел, мунча, даими рәвештә юу сорала торган шәхси автомобиль (кайберәүләрдә берничә) бар. Йортлар да иркен итеп, мөмкинлек булганда хыялдагыча итеп салына. Андый өйләрдә су чыгымнары да аз түгел, билгеле. Әмма аларда яшәүчеләр, экономияләү йөзеннән, суны норматив буенча түләүне хуп күрәләр. Түләү алай күп булмаганда кем инде башкаларны уйлап торсын: суны да рәхәтләнеп тота. Нәтиҗәдә берәүләр хәтта яңгыр алдыннан да өзлексез бакчаларын сугара, ә икенчеләрүз кирәк-яракларына тотарга да сусыз тилмерә. Шуныңөченәлеге проблема турында белеп, аны чишү юлларын эзләүчеҗирле хакимияттән, су белән тәэмин итүчеоешмалардан  зарланганчы, иң элек үзебезнең аңыбызны эшкәҗигәргәһәм башкалар турында да уйларга өйрәнергә кирәк. Чөнкиһәркайсыбызның гамәле башкаларның тормышына да кагыла.

Сергей ДИМИТРИЕВ, район башлыгы:
- Халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыру буенча без үзебезгә зур максатлар куябыз. Бүгенге көндә республикада 50дән артык программа эшләп килә. Күбесе – тулаем шәһәр, авыл халкының яшәү дәрәҗәсен үстерү өчен булдырылган программалар. Аларның барысы да районыбызда эшли. Бүгенге көндә иң глобаль проблемалар булып, су, газ, юл тора. Чөнки яңа урамнар, яңа йортлар барлыкка килә. Ә безнең максат – аларда яшәүчеләргә уңайлы тормыш шартлары тудыру. Су мәсьәләсенә килсәк, республикада бара торган “Чиста су” программасы кысаларында гына зур күләмле эшләрне башкарып бетерү мөмкин түгел, аларга зур суммадагы акчалар кирәк. Авыл җирлекләре, әйтик, Сәрдекбаш, Зур Сәрдек, Туембаш җирлекләре  үзара салым акчасына проектлар эшләп, үз төбәкләрен су белән тәэмин итүгә ирештеләр. Янил авыл җирлеге дә планда тора. Кукмарага килсәк, шәһәр 100 процент су белән тәэмин ителгән. Манзарас, Зур Кукмара авыл җирлекләренә керүче яңа микрорайоннарда исә бу 50 генә процентны тәшкил итә. Безнең бурыч – андагы йортларда яшәүчеләрне дә сөендереп, аларны чиста сулы итү.  
“Водотехносервис” оешмасы хезмәткәрләре тарафыннан июнь аенда су куллану кагыйдәләрен бозуның 46 очрагы ачыкланган. Шуларның 30ы – суны хисаплау приборыннан тыш файдалану, 11е – төзелеш өчен тоту, 5се – килешү төземәгән хәлдә куллану. Тагын 8 очрак буенча эш тикшерүдә. 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев