Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Язмышын Ныртыга бәйләгән

    Шушы көннәрдә Нырты авылы җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Егорова Галина Николаевна гаиләсе, туганнары, якыннары белән үзенең туган көнен билгеләп үтте.

    Гомер юлындагы баганаларның илленчесен санап узганда, Галина ханымның күңел төпкелендәге хатирәләрнең күз яшен чыгарырдайлары да, елмаеп искә алырдайлары да шактый.
    Гаиләдә төпчек, сигезенче бала булып туган, мәктәптә яхшы билгеләренә генә белем алган кызның 10нчы сыйныфны тәмамлагач, Казандагы мәдәният институтына укырга керәсе килә. Әмма мәктәптәге һәр чараның үзәгендә кайнаган, оештыру сәләтенә ия булган Галинага хыялын тормышка ашырырга нибары ярты балл җитми. Югалып калмыйча, Кукмара тегү фабрикасына эшкә урнаша кыз, ул заманнарда гөрләп эшләп торган комсомол аны үз эченә бөтереп ала. Әмма әтисе авырып киткәнлектән, дүрт ел яратып башкарган хезмәтен, ияләнгән коллективын калдырып, кабат туган авылына әйләнеп кайтырга туры килә аңа.
    -Язмышым мине тууга ук Нырты белән ныклап бәйләп куйгандыр, шуңа күрә кире кайтканмындыр, - ди, яшьлек хатирәләрен барлаганда Галина Николаевна.
    Шулайдыр, мөгаен. Авылга кайтуга ук, бүгенге көндә А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей директоры, ул вакытта Нырты төбәгендәге комсомол бүлекчәсен җитәкләгән Любовь Степановна аңа үз урынын тапшыра.
    "Мине районга эшкә чакыралар, сиңа ышанам, син булдырачаксың", - ди ул, 22 яшьлек кызга дилбегәне биргәндә. Ә ул заманда Нырты совхозы "кайнап" тора: яшьләр күп, фермаларда, бу төбәктәге башка учреждениеләрдә эш гөрләп бара, авылларга газ керә. Кыскасы, баш-аягы белән комсомол эшенә "чума" Галина.
    Кызның бар яктан да өлгер, халык белән аралашырга, уртак тел табарга оста булуын күреп, ул чактагы Нырты авыл советы рәисе Роза Нуриева аны үз янына сәркатип итеп эшкә чакыра һәм ялгышмый. Инде менә өч дистә елга якын Галина Николаевна Нырты төбәгендәге халык белән бер булып эшли һәм яши.
    -Эшем күпкырлы, кем әйтмешли, тавык чүпләп бетермәслек булса да, хезмәтемне бик яратып башкарам. Шуңа күрә аның авырлыгы сизелми дә. Хәтта ял көннәрендә дә башкарма комитетка барып эшлим, шуннан күңелемә рәхәтлек табам. Иптәшем Юрий, балаларым да минем бу гадәтемә ияләнеп беттеләр инде, сүз әйтмиләр, - ди ул. - Җирлектәге 1030 кешенең, һәр баланың исем-фамилиясен, әтисенең исемен беләм. Безнең төбәк халкы үзенчәлеклерәк бит ул, әмма һәркайсы белән уртак тел табарга, кирәк чакта аңлатырга, юатырга, ничек булса да ярдәм итәргә тырышам.
    Авыл җирлекләренең эшчәнлеген Район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллинадан да яхшырак белүче юктыр, мөгаен. Галина Николаевнаны да бары тик яхшы яктан гына бәяли: "Бик белемле, халык белән актив эшли, үз хезмәтен булдырып башкара, халык арасында да, үз коллегалары арасында да абруе зур". Нырты авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәфыйк Заһидуллин да хезмәттәшенең эшеннән канәгать: "Үз эшенә җаваплы карый, законнарны белә, тиешле вакытта таләпчән дә, кешелекле дә", - диде ул.
    (Ахыры. Башы 1 биттә)
    Сөйләшә-сөйләшә янә хатирәләрне барлыйбыз.
    -Элек Дусай белән бер хуҗалык булганлыктан, сессияләрне бергә үткәрә идек. Ул чакта проблемалар хәтсез күп - юл, су юк, бөтенесе акчага барып тоташа, ә бюджетта акча юк. Шушы еллар эчендә ничә тапкыр гына сайлаулар узды икән - аның да эше шактый.
    Хәтерлим әле, 1995 елларда җирле үзидарәләр кертелгәч, хезмәтебез тагын да катлауланды. Берзаман пенсияләр түләүдә тоткарлыклар килеп чыкты, авыл халкы ил буенча шулай икәнен аңлаганга, зарланмый. Урта Азиядән кайтып төпләнгән бер апа гына көн саен почтага менеп, пенсиясен даулый: "Мин баш хисапчы булып эшләгән кеше, акчаның бетмәвен беләм", - ди. Берничек тә аңлата алмагач: "Гомер буе дуңгыз фермасында резин итек киеп эшләп кул-аяклары беткән, сызланулардан интегүче авылдагы 250 пенсионер апа-абый сабыр итә. Ә сез, җиләк-җимеш ашап, акчага туенып яшәгән кеше сабыр итә белмисез, - дип, гомеремдә беренче тапкыр тавыш күтәрергә туры килде, - ди ул.
    Ә бер очракны сөйләгәндә әңгәмәдәшемнең күңеле аеруча нечкәрде: "Авылдагы бер хатын эчәргә яратты, кечкенә баласы да бар. Әнисе карамагач, аны көндез балалар бакчасында я участок дәваханәсендә калдырабыз, өемә дә алып кайткаладым. Әнисенең аракыдан аерылырга исәбе юклыгын һәм баланың аңа кирәксез икәнен күреп, сабыйны приютка тапшырырга туры килде, аннан аны бер гаилә алды. Әнисеннән баланы аерып алдык бит, дигән уй ничә еллар үтсә дә, әле хәзер дә йөрәгемне телә. Әмма әлеге хатынның очрашканда: шул вакытта сез ярдәм итмәсәгез, кызым үлгән булыр иде, дип әйтүе генә күңелемә берникадәр җиңеллек китерә, - ди ул.
    Галина Николаевнаның үз хезмәтен яратып башкаруы һәр җөмләсеннән, елмаюлы йөзеннән күренеп тора. Чөнки нәрсә турында гына сөйләшә башласак та, сүзебез авыл тормышына барып тоташа.
    -Төбәгебездә күбрәк өлкән буын яшәсә дә, яшьләр дә тормыш алып бару өчен ил күләмендә бара торган төрле программаларда катнашырга омтылалар. Ә без аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Әмма төбәктә эш юклыгы, элеккеге гөрләп торган фермаларның бушап калуы күңелне әрнетә. 234 хуҗалыктан 200 кеше читкә чыгып эшли. Исәпләп караган идем, соңгы елларда гына авыл халкы тарафыннан төрле тармаклар буенча 50 миллион сумлык кредит алынган. Авылыбызда күп йортларны матурлый, ремонтлый башладылар, димәк, халыкка акча керә башлады дип сөенәм. 4 сугыш ветераны һәм 8 тол хатынга фатир өчен сертификат бирелде, 7 фермерыбыз бар. Нырты дәваханәсенең көндезге бүлеген ремонтлау өчен 2 миллион сум акча бирелде, анда эш бара. Урта мәктәпне ремонтлауга Федераль программадан 18 миллион сум акча күчерелде. Төркәштә балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, кечкенә булса да клубы бар. "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән авылның кайбер урам юллары ремонтланды. Кыскасы,төбәгебездә тулы канлы тормыш дәвам итәр дигән өмет бар.
    Әнә шулай, һәр көнне сөенеп каршы алып, киләчәккә өмет белән яши Галина Николаевна. Яраткан хезмәтенең әҗерен күреп, алга таба да эшләргә, яшәргә язсын аңа.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: