Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Язмышлардан булмый узмышлар...

    Важашур авылында туып-үсеп, бүгенге көндә поселокта гомер итүче Гарипова Факия Галим кызының шушы көннәрдә туган көне. Гомер бәйрәме уңаеннан әбекәйгә Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасы тапшырылды.

    Реклама

    Йөзгә якынлашканда күзлексез якты дөньяны күрү, колакларың ишетү, хәтерең яхшы, зиһенең ачык булу, үз аякларыңда йөрүне Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур бүләк дими ни дисең! Гомере буе авыр эштә бил бөккән, ирен, бердәнбер баласын югалту ачысын кичергән Факия әбинең картлыгы бик матур уза - ветераннарны, аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү буенча Федераль программа кысаларында бирелгән бер бүлмәле өр-яңа фатирда туганнан туган сеңлесе белән чөкердәшеп яшәп яталар алар. Үзләре әйтмешли, краннан су килеп тора, бүлмәләре җылы, якты, кибет якын - гомер көзендә мондый рәхәтлеккә тиешербез дип кем уйлаган!
    -Авылдагы йорт иске иде, утын ягып җылытасы, чишмәгә суга барасы. Үз йортың белән торгач, мал-туар да асрамыйча булмый. Монда исә - оҗмах. Безне шулай хөрмәтләгәннәре өчен җитәкчеләргә рәхмәтем чиксез, - ди юбиляр. - Янымда сеңлем Дамира булу да бик уңайлы. Үзе дә өлкән булуга карамастан, мине бик яхшылап тәрбия кыла, өрмәгән җиргә дә утыртмый, сау-сәламәт кенә була күрсен.
    Факия Галим кызы авылдан, туып-үскән нигезеннән унике яшендә чыгып китә. Нияте - Кукмарадагы ФЗУда һөнәр үзләштереп, әти-әнисе, туганнарына бераз булышу. Төскә-биткә чибәр, кем очраса шуның белән матур итеп сөйләшә белә, елмаеп кына торган "кычыткан чыпчыгы"ның тормышында бик тиздән яңа этап - хезмәт чоры башлана. Юбиляр белән акрын гына хәтер йомгагын сүтәбез:
    -Эшкә урнашкан беренче көннәрне һич онытасым юк. Хезмәтнең авырлыгыннан кул-аяклар ара, бил белән арканың сызлавына чик-чама юк, өстәвенә тамак ач. Эх, бөтен тормышта яшәсәк, ташлап авылга кайтып китәр идем дә, булмый шул - әтиемнең: "Кызым, итек түшәргә өйрәнеп кайтсаң, миңа ярдәм итәр идең", - дигән сүзләре искә төшә дә, тамакка килеп тыгылган төерне йотып, мөлдерәп тулган яшьле күзләремне сөртәм дә, тагын эшкә ябышам. Тешне кысып түзә торгач, тәки ияләндем. Ә инде итек фабрикасына күчкәч, хезмәтебез бермә-бер җиңеләйде - анда кул көче киметелгән, итек түшәү машиналары кайткан иде. 1936 елда аеруча яхшы эшләдек. Хезмәт хакына өстәп премия дә бирделәр хәтта. Шул акчага патефон сатып алуымны әле бүгенгедәй хәтерлим. Алдагы елда исә фабрикага гел начар йон кайтты, норманы тутырып булмый, яраксызлары күп чыга - тилмердек инде ул вакытларда. Өстәвенә бизгәк авыруы эләктердем. Биш көн эшлим, биш көн авыртып ятам. Сигезенче бригаданың бригадиры идем мин. Болай булмый, бераз дәваланып кайт, дип Васильево бистәсендәге шифаханәгә җибәрделәр. Анда да дәва тапмагач, табиблар һава алыштырып карарга кушты. Шулай итеп, теләсәм дә, теләмәсәм дә фабрикадан китәргә туры килде...
    Ул вакытта Лубянда яшәүче әти-әнисе янында авыл һавасын сулап, урман чикләвеге белән туклана торгач, Факиядә бизгәк авыруының эзе дә калмый. Җәен - кирпеч ясауда, кышын исә урман кисүдә эшли ул. Беренче һәм гомерлек мәхәббәте - Мамадыш районының Вахит авылы егете Исмәгыйль белән дә Лубян таныштыра аны.
    -Кавышабыз дигәндә генә сугыш башланды. Сабантуй бәйрәмендә мине алырга дип кайтырга йөргән Исмәгыйльне яу кырына алып киттеләр. "Вятка Аланына кил, Кукмарага хәтле булса да сөйләшеп барырбыз", - дип телеграмма юллаган иде миңа. Тиешле вакытка очар кошлардан да тизрәк - йөгерә-йөгерә килдем. Поездның китәр вакыты җитте, икәүләшеп елыйбыз гына бит, бер-беребездән һич аерылып булмый. Аны озату бик авыр булды, - дип искә ала ул вакытларны Факия әби.
    Кызның бәхетеннән авыр яралар белән булса да, туган якка кайта солдат. Кавышып, ике ел бик матур яшәгәннән соң, гашыйкларны язмыш тагын аера - бу юлы инде Исмәгыйль сөйгәнен һәм кечкенә улы Закирны ташлап мәңгелеккә китеп бара. Йөрәк парәсен күкрәгенә кысып тоткан хатынга туган авылы Важашурга кайтудан башка чара калмый. Улын ничек тә аякка бастырасы, кеше итәсе... Йөрәгенең сыкравын эчкә йота-йота көнне төнгә ялгап эшли дә, эшли ул: фермада сыерлар сава, бригадир, амбар мөдире вазыйфаларын башкара, авыл һәм район Советы депутаты итеп сайлана.
    -Кыш көннәрендә итек бастым, җәен исә күлмәкләр дә тектем әле. Югары Тәкәнештән заказлар аеруча күп була иде. Берьюлы 20шәр пар итек алып китәләр. Аллага шөкер, урлашып, кеше елатып, башкалар малына кызыгып яшәмәдем, - ди ул башын горур тотып. - Үз тырышлыгым белән көн күрдем, берьялгызым улымны үстердем. Баламның гына гомере кыска булды - армиядән кайткач, Донецк якларына шахтага чыгып киткән иде, шунда күмер астында калып һәлак булды. Гаиләсе, кызы бар иде инде ул вакытта. Оныгым Мәдинә тормышка чыгып ике бала тапты. Узган ел кайтып хәлемне белеп киткән иде, аны күргәч бигрәк сөендем - гомер буе миннән читтә яшәсә дә, үзебезнең кан бит...
    Әнә шулай үткәннәрен барлап, бүгенге матур тормышка сөенеп, шөкрана кылып яши әбекәй. Безне: "Тагын килегез", - дип озатып калды. Әлбәттә, Ходай насыйп итсә, йөз яшенә...


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: