Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яхшының чиге юк

    Вахитлеләр төрле дәрәҗәдәге делегацияләрне кабул итәргә күптән күнектеләр инде. Биредә күрше-тирә районнардан да, төрле өлкәләрдән дә тәҗрибә уртаклашырга еш киләләр. Узган атнада исә Санкт-Петербург шәһәрендәге "Агробалт Трейд"компаниясе җитәкчеләре һәм аларның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүче партнерлары булып киттеләр.

    Әлеге компания терлекләр өчен витаминлы минераль азык кушылмалары җитештерү белән шөгыльләнә. Вахитов исемендәге хуҗалык алар белән ике ел хезмәттәшлек итә, компаниянең галим-белгечләре күптән инде биредә үз кешегә әверелгәннәр. Хуҗалык җитәкчесе белән терлекчелек белгечләре үзләре дә узган ел Ленинград өлкәсендәге алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эше белән танышып кайттылар.
    Әлеге эшчәнлекнең нигезендә һәр терлекне продуктлылыгына һәм физиологик халәтенә карап аерым тукландыру ята. Сәламәт терлек үстерү, мул продукция җитештерү өчен рационның тиешенчә балансланган булуы мөһим. Моның өчен ике ай саен малларның канын алып, аның анализларыннан организмда нинди матдәләр җитмәгәнен ачыклап, рационны шул дефицитны тулыландырырлык итеп төзиләр. "Агробалт Трейд" компаниясе җитештергән азык кушылмалары әнә шуңа ярдәм итә. Яңа туган терлекләрне саклап калу, тана бозауларны сөт юнәлешендә үстерү, сыерларның продуктлылык чорын арттыруда да аларның ярдәме зур.
    -Витаминлы минераль азык өстәмәләре куллануның файдасы үзен бик тиз сиздерде, савым көнләп үсә башлады. Узган ел сөт җитештерү 2011 ел белән чагыштырганда 620 тоннага артты. 128 бозау күбрәк алынды. Сервис периоды 120 көннән 95 көнгә кыскарды. Әлеге компания белән хезмәттәшлек итүебездән без бик канәгать, - диде хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов.
    Әлеге кушылмалар сатып алу өстәмә чыгымнар таләп итсә дә, алар үзен аклый. Бүген хуҗалык көн саен 24 тонна сөт сата. Узган елны барлыгы 230 миллион сум керем алып төгәлләгәннәр. Шуның 85 проценты терлекчелектән кергән. Ә сөт сатудан кергән табыш барлык акча кеременең 45 процентын тәшкил итә.
    Әлбәттә, яңалыкларны кабул итү һәм тормышка ашыру җиңел түгел.
    -Эшне башлаганда бирегә кабат-кабат килеп өйрәтергә, кимчелекләрне төзәтергә туры килде. Зарланмадылар, һәр сүзебезне төгәл үтәделәр. Безнең белән көчле, авырлыклардан курыкмаган партнерлар гына эшли ала. Вахитов исемендәге хуҗалык үзен әнә шундый итеп танытты һәм алар белән хезмәттәшлек итүебезгә без бик шат, - диде компаниянең генераль директоры, техник фәннәр кандидаты Ирина Семенова.
    Кунаклар Вахит терлекчелек комплексындагы эшнең торышына гына түгел, авылларның төзеклегенә, халыкның тормыш-көнкүрешенә, яшәү рәвешенә, мәдәниятенә дә таң калдылар.
    -Безгә илнең кайсы гына почмагында булырга туры килми. Тузган йортлы, тормыш сүнеп барган авылларны күреп, күңел әрни. Ә сезнең якларда әнә нинди матур йортлар тезелеп киткән, социаль объектлар гөрләп эшләп тора. Авыл җирлегендә күпме һәвәскәр артистлар бар икән, ансамбльләргә хуҗалык ярдәме белән матур костюмнар тегелгән. Кыскасы, кайбер авылларга баргач, елыйсы килсә, биредә исә яшисе, тагын да җиң сызганып эшлисе килә башлады, - диделәр алар.
    Вахитлеләр кебек эшләүче хуҗалыклар күбрәк булса, илнең авыл хуҗалыгы тармагы аякка басар иде - очрашуда бу фикер күп тапкырлар яңгырады. Бу сүзләр районыбызга да кагыла. Хәзер көнгә 156 тонна сөт сатып, районыбыз республикада сөт җитештерү буенча өченче урында бара. Башкалар да вахитлеләргә тигезләшкәндә күрсәткечләребез тагын да яхшырыр иде.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: