Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яхшы эшләүнең чиге юк

    Быел Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык һәм Лельвиж агрофирмасының хисап җыелышында 18 кешене зурлап лаеклы ялга озаттылар. Алар адресына күп җылы сүзләр әйтелде, хуҗалык идарәсе акчалата бүләкләр әзерләгән иде. Хезмәттәшләре дә буш кул белән килмәгәннәр. Ә биш кешегә район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар арасында Вахит терлекчелек комплексы мөдире Рөстәм Гыйльмуллин...

    -Терлекчелек бик җаваплы, четерекле тармак булса да, коллективта үзара тату, аңлашып эшләгәч, хезмәтебез күркәм нәтиҗәләргә китергәч, эшнең авырлыгы сизелми. Хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан да игътибар, ярдәм зур. Фермабызда яхшы хезмәт шартлары булдырылган, терлек азыклары мул әзерләнде. Узган елны һәр сыердан уртача 7600 килограммга якын сөт савылды, - ди Рөстәм Сәгыйдулла улы.
    Әйе, күрсәткечләр чыннан да саллы. Хуҗалык узган елда продукция сатудан 215 миллион сум керем алган. Шуның 55 миллионы - саф табыш. Рентабельлелек дәрәҗәсе 40 процент тәшкил итә. Табышлы эшләү хезмәт хаклары, салымнар һәм башка түләүләр буенча вакытында исәп-хисап ясарга мөмкинлек бирә. Төзелешләрнең дә туктап торганы юк. Лельвиж һәм Поршур фермаларында терлек тораклары, Вахит авылының машина-трактор паркында сугару комплексын саклауга урнаштыру өчен склад сафка баскан.
    -Сезнең хуҗалыгыгызга һәрвакыт куанып киләбез, чөнки һәр тармактагы эшегез башкаларга үрнәк булырлык. Игенчелекне һәм терлекчелекне фәнни нигезгә таянып алып барасыз, яңалыкларны өйрәнәсез, аларны үзегездә кертү өчен акчагызны кызганмыйсыз. Моның нәтиҗәсе күз алдында: ирешкән күрсәткечләрегез республикада иң яхшылар исәбендә. Бу уңышлар беренче чиратта кеше факторына - җитәкчегә, урта буын җитәкче кадрларга, белгечләргә, механизаторларга, терлекчеләргә бәйле. Тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, вахитлеләрнең һәм лельвижлыларның хезмәтенә олы бәя биреп.

    Реклама

    Яхшы эшләүнең чиге юк аның. Күрсәткечләр никадәр югары булса да, хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов үз чыгышында ирешелгән саннарны кыскача гына телгә алып, күбрәк булган резервларга, күз уңаеннан читтә калган кимчелекләргә тукталды:
    -Көн саен продукция сатудан хуҗалыкка 587 мең сум акча керә. Әмма кассада акчаның җыелып ятканы юк, ул очын-очка ялгарга гына җитә. Күпләр моның сәбәбен авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләренең түбән булуы белән бәйләр. Анда да хаклык бар. Әмма чыгымнарның күп тотылуын, шуның нәтиҗәсендә җитештергән ит-сөт, ашлык, бәрәңгенең үзкыйммәте югары булуын да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Мәсәлән, хәзерге вакытта Белоруссия безнең илгә килограммы 4 сумнан бәрәңге кертә. Димәк, аның үзкыйммәте шуннан кимрәк дигән сүз. Ә бездә ул 4 сум 50 тиен тәшкил итә, без аны шуннан да арзанга сата алмыйбыз. Шуңа базарда үз урыныңны табу өчен продукцияне түбән бәягә җитештерергә кирәк.
    Хуҗалык узган ел 13 миллион сум запас детальләр сатып алган. Быел бу чыгымнарны 8,5 миллион сумга калдыру бурыч итеп куелган. Аны тагын да киметә алсалар, янга калдырылган акча механизаторларның, инженер-техник хезмәткәрләрнең үзләренә бүлеп биреләчәк. Басуларның уңдырышлылыгына карап, минераль ашламалар куллануны да киметергә җыеналар. Бу да 4 миллион сумны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Терлекчелектә дә әле файдаланылмаган резервлар бар. Сыерларның лактация чорын бер елга озынайтып, хәзер исә ул 3,8 ел тәшкил итә, ел саен 70 сыерны саклап калып була дип исәплиләр. Димәк, 70 тананы үз көтүләренә кертмичә, читкә сату мөмкинлеге булачак дигән сүз. Бер нәселле тананың 100 мең сум торуын исәпкә алсаң, хуҗалык кассасына өстәмә 7 миллион сум акча керәчәк.
    Югары табыш алу өчен әнә шулай акчаны бөртекләп санарга туры килә. Шуның нәтиҗәсендә хуҗалыкта эшләгән 480 кешегә хезмәт хаклары, салымнар вакытында түләнә, социаль мәсьәләләрне хәл итәргә - мәктәпләргә, балалар бакчаларына, клубларга, мәчет-чиркәүләргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә, бәйрәмнәр үткәрергә дә мөмкинлек табыла. Ел саен 30дан артык кеше хуҗалык исәбенә шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыта. 23 февраль, 8 март, Нәүрүз бәйрәмнәре уңаеннан март башында зурлап спорт бәйгесе үткәрергә планлаштыралар, анда җиңүчеләрнең берсе дә бүләксез калмаячак. Хисап җыелышында да бүләкләр күп өләшенде - хуҗалыкта беренче елын эшләүче яшьләр дә, яңа гаилә коручылар да, пенсиягә китүчеләр дә, хезмәт алдынгылары да игътибардан читтә калмады.
    "Бәхетне үзебездә эзләргә кирәк", - дигән иде Нәфыйк Факил улы үз чыгышында.
    Туган төбәкләрендә матур итеп эшлиләр, яшиләр - алар шуның белән бәхетле дә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: