Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ядегәрдә җирләнгән сугышчылар истәлегенә яңа монумент куелды

    Бөек Ватан сугышы чорында, 1941 елның декабреннән 1942 елның апреленә кадәр, Кукмарада 147нче укчы дивизиянең оешканы мәгълүм. Полклар авылларга урнаштырылып, сугышчылар шунда хәрби өйрәнүләр үткәннәр. Өйрәнүләр вакытында үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары да булган, дигән фикерләр яши. Ядегәр авылы зиратында әлеге дивизиянең 600нче полкы сугышчылары җирләнгән җиде кабер бар. Аларны биредә...

    Бөек Ватан сугышы чорында, 1941 елның декабреннән 1942 елның апреленә кадәр, Кукмарада 147нче укчы дивизиянең оешканы мәгълүм. Полклар авылларга урнаштырылып, сугышчылар шунда хәрби өйрәнүләр үткәннәр. Өйрәнүләр вакытында үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары да булган, дигән фикерләр яши. Ядегәр авылы зиратында әлеге дивизиянең 600нче полкы сугышчылары җирләнгән җиде кабер бар. Аларны биредә җыештырып, хөрмәтләп тоталар. Башка милләттән булуларына карамастан, барча мәрхүмнәрнең рухларына багышлап, догалар кылына икән. Бу хакта зират каршында гына яшәүче мәчет карты Гамбәр абый сөйләде. Аның белән каберләрне зиярәт кылып чыктык. Ачлы-туклы, ачы күз яшьле сугыш еллары корбаннары турындагы уйлар күңелдә авыр хисләр уятты.

    -Бу каберләрдә кемнәр ятканы күп еллар дәвамында билгесез кала бирде, - ди Янилдәге Кукмара аграр көллиятенең эзтабарлар отряды җитәкчесе Ринат Шакиров. Инде бакыйлыкка күчкән сугыш ветераннарының: "Без фронттан кайтканда һәрберсе өстендә язулар бар иде", - дип әйткәннәре истә.

    Вакыт үтү белән әлеге язулы такталар череп, җир белән тигезләнгән. Исемнәр онытылган.

    -Сугышта катнашкан Гариф абый Гатауллин сөйләгән иде: "Ядегәр дәваханәсендә яралардан вафат булган сугышчылар бу, Кукмара госпиталеннән алып кайтканда бик авыр хәлдә иделәр", - дип. Мәрхүмнәр яткан урыннарны да күрсәтте. Мөселман зираты булганлыктан, аларны бер кырыйга гына җирләгәннәр. Һәрберсен җир куенына иңдергәндә, мылтыктан атып, залп бирелгән, - дип истәлекләре белән уртаклаша Ядегәр урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Асия ханым Хәйруллина.-Укучылар белән без каберләр тирәли кирпечләр тезеп чыктык, ә берсе өстенә (анысында лейтенант дәрәҗәсендәге сугышчы ята, диделәр) кирпечләрдән өеп, монумент куйдык. 1980 ел иде бу. Каберләрне чистартып кайту, 9 майда чыгарылыш укучылары белән монумент янына венок кую, сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алу күркәм традициягә әверелде. Заманында без дә бу сугышчыларның кем булуларын, аларның язмышларын ачыкларга тырышкан идек, ләкин бу бик катлаулы эш булып чыкты.

    Әлеге сорау бик күпләрне борчыган. Янил, Олыяз эзтабарлары ярдәме һәм республикабызның "Ватан" берләшмәсе" яшьләр иҗтимагый үзәге белгече Рафыйк Сәләхиев тырышлыгы белән, ниһаять, 70 елга якын вакыттан соң, 5 сугышчының - ике мари, өч рус кешесенең исемнәре халык хәтеренә кайтарылган. Рафыйк әфәнде бу хакта менә ниләр сөйләде:

    -Кукмарадагы туганнар каберлеген күреп, җыештырырга баргач, Ринат Шакиров белән очраштым. Ул Ядегәрдәге билгесез сугышчылар каберлеге турында сөйләп, безне шунда алып барды. Шулчак каршыбызга имам-хатыйп Фаиз Якупов чыкты. Аның сөйләвенчә, биредә 11-12 сугышчы җирләнгән. Берсенең кабере өстендә пыяла астындагы фотосурәте дә булган. Сугыштан соңгы елларда марилар килгәләп йөргән әле монда. Үз вакытында мәгълүматларны теркәп-сорашып калучы булмаган шул. Сугышчыларның исемнәрен белү өчен Саклану министрлыгының үзәк архивыннан шушы полкның ничәмә-ничә том булып җыелган документларын алып, берәмтекләп карап утырырга туры килде.

    Ә инде исемлекне калайга яздырып, каберлек өстендәге монументка беркетү мәрхүм Фаиз хәзрәт җитәкчелегендә башкарылган.

    Менә кемнәр җирләнгәне билгеле булган Ядегәр зиратында (мәгълүматларны кыскача бирәбез):

    Реклама

    Глушков Иван Андреевич, кызылармияче, Мари АССР, 1912 -10.03. 1942,

    Корнев Павел Тихонович, кызылармияче, 1922-14.03.1942, Удмуртия;

    Наимушин Михаил Трофимович, туган елы билгеле түгел, 1942;

    Пруцаков Петр Иванович, Мари АССР, 1908-07.1942;

    Чикаев Яков Михайлович, Киров өлкәсе, кече хәрби техник, 1903-1942.

    Нәкыйпов Җәмил, кызылармияче, 1942.

    Шушы арада "Ватан" берләшмәсе Казанның "Ритуал" оешмасы белән берлектә, әлеге каберләр өсләренә бетон плитәләр куеп, элеккеге монумент урынына яңасын урнаштыруны оештырган. Бу изге эш Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан сугышчылар каберлекләрен төзекләндерү буенча республика программасы нигезендә башкарылган. Мәрмәр ташка уелып язган исемлеккә бу юлы татар - кызылармияче Җәмил Нәкыйпов исеме дә өстәлгәнен күрдек. Димәк, Бөек Ватан сугышы солдатының тагын берсе табылган!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: